поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.03.2016 Спорт

Русия җыелма командасы составында безнең күрше егете Дамир Шәрипҗанов та уйнады

Узган ел азагы, Яңа елны каршылау һәм ашау-эчүле озакка киткән бәйрәм яллары бигрәк “валидол”лы булды. Болай да какшаган нервылар тәмам тузды, бәйрәм кайгысы калмады.

Кеше телевизордан Петросян белән Галкинны карап ләззәтләнсә, без экранга капланып хоккей карадык. “Менә, диваналар” дияргә ашыкмагыз, сәбәбе саллы – бу көннәрдә, ягъни 2015 елның 26 декабреннән 2016 елның 5 гыйнварына кадәр Финляндия башкаласы Хельсинкида хоккей буенча яшьләр арасында дөнья чемпионаты барды. Русия җыелма командасы составында безнең күрше егете Дамир Шәрипҗанов та уйнады. Күз алдында үскән малайның шундый югарылыктагы уеннарда катнашырлык спортчы булып җитлегүе белән ничек горурланмыйсың да, ничек уеннар барышы белән кызыксынмыйсың ди инде! Әле бит күршеләребез, Дамирның әти-әнисе – Алсу белән Әмирҗан, апасы Миләүшә дә, дәррәү кубып, Финляндиягә киттеләр. Күршеләрем чит илдән кайтып, бераз нервыларын тынычландырсыннар әле дип сабыр итеп йөрдем-йөрдем дә, ниһаять, ишекләрен шакыдым.
 
Алсу Мидхәт кызы – Түбән Каманың “Нефтехим” җәмгыятенең матбугат хезмәте белгече, Әмирҗан Салихҗан улы – “ТАИФ-НК” җәмгыятендә мастер, кызлары Миләүшә Казан төзелеш-архитектура институты студенты. Тыныч, ипле, тәрбияле, укымышлы күршеләрем, һич иренмичә, уллары хакында да, сәфәрләреннән алган тәэсирләре белән дә уртаклаштылар...
 
– Сезнең кечкенә улыгызны җитәкләп, хоккей кирәк-яраклары тутырылган дәү сумка сөйрәп көн дими, төн дими ничә еллар буе Түбән Каманың “Нефтехимик” Боз сарае юлын таптаганыгызга шаһитмын. Ни өчен нәкъ менә хоккейга бирергә уйладыгыз Дамирны?

Әмирҗан:
 
– Дамир кечкенәдән футбол-хоккейга кызыкты, шуңа күрә 7 яшендә үк, киңәшләштек тә, хоккей мәктәбенә язылып кайттык. Хоккейга бик тиз гашыйк булды улыбыз, әмма футбол белән кызыксынуы да көчле иде. Хоккей күнекмәләреннән соң футбол мәктәбенә чыгып йөгерә идек. Тора-бара икесен берьюлы тарта алмаячагын аңлады һәм өстенлекне хоккейга бирде.
 
– Минем хәтердә кечкенә Дамир бик йомшак күңелле, иркә бала булып калган. Хоккейны ташлыйм, туйдым дип җәфаламады бугай?

Алсу:
 
– Күңеле һаман йомшак аның, әмма кечкенәдән бик тә тырыш, максатчан булды. Беренче тренеры Геннадий Сергеев та, аннан соңгы остазлары Олег Яшин һәм Дмитрий Комиссаренко да Дамирның беркайчан да зарланмавын, яшьтәшләреннән физик яктан көчлерәк, түземлерәк, шуның өстенә уйлап эш итүчәнлеген әйтә килделәр, киләчәген дә бик матур итеп фаразлыйлар иде. Үз яшендәге, ягъни 1996 елгы яшүсмерләр арасында Русия чемпионатлары алдыннан “Ак барс” командасына үзләренең кайбер позицияләрен ныгытырга рөхсәт иткәннәр һәм башкала командасы улыбызны әлеге ил чемпионатында уйнарга чакырды. “Ак барс” составында Дамир ике тапкыр Русия чемпионы булуга иреште.
 
– Хоккейчы балаларга күнекмәләр белән бергә мәктәптә уку бик авыр икәнен беләм. Дамирның укуына зыян салмадымы хоккей?

Алсу:
 
– Хоккейчыларның тренерлары балаларның укуын да һәрчак контрольдә тоталар, үзебез дә улыбызга карата бик таләпчән булдык. Төн уртасында кайдандыр турнирдан кайтырга туры килсә дә, мәктәптә уку калдыруга юл куймаска тырыштык. Иртәнге күнекмәләре бик кыенлык китерә иде инде. Сәгать алтыда хоккей күнекмәсе, аннан соң мәктәпкә чаба. Әле бит ул укыган 31нче номерлы мәктәбебез МЧС, ягъни коткару хезмәте юнәлешендәге иде. Анда хәрбиләрчә төгәллек сорала һәм сигезенче яртыда укучылар сафта тезелеп торырга тиеш. Дамирга уку җиңел бирелде, аеруча физика-математиканы яратты (математик фикерләү сәләте хоккейчыга бик тә кирәк сыйфат, беләсегез килсә! – Р.Ш.). Укудагы тырышлыгы өчен укытучылары спорт белән шөгыльләнүен хуплап, ярдәм итеп тордылар. Дамир хәзер дә шәһәребезгә кайтуга мәктәпкә – класс җитәкчесе Миләүшә Ревалевна янына йөгерә. 10-11 классларны улыбызга бер елда тәмамларга туры килде. Бик авыр ел булды ул, репетиторлар ялладык, көне-төне БДИга әзерләнде. Шөкер, спортчы холкы формалашкан улыбыз чигенүне белми, барысын да уңышлы тапшырды.
 
 
Дамир дөнья чемпионатында финнар белән финал уены вакытында.
 
– Нилектән алай экстерн белән укып бетердегез соң мәктәпне?

Әмирҗан:
 
– “Ак барс” составында ил чемпионатында уйнаганда хоккей менеджерлары Дамирыбызның уенына игътибар иткәннәр. Соңрак, бу вакытта ул Түбән Каманың “Реактор” командасында уйный иде инде, танылган хоккейчы Наил Якуповның агенты Игорь Ларионов чылтыратты һәм Дамир белән эшләргә теләге барлыгын әйтте. Шул рәвешле, моннан өч ел элек, Канаданың Онтарио юниорлар лигасындагы “Оуэн Саунд Аттак” командасы (Оуэн Саунд шәһәре) сакчы-уенчысы булып китте ул.
 
– Бу вакытта Дамирга 17 яшь кенә иде бит. Бер дә рәхәт булмагандыр баланы океан артына чыгарып җибәрүе...

Әмирҗан:
 
- Бик кыен булса да рөхсәт бирдек. Баланың хыял канатларын кисәргә ата-ананың да хакы юк. Баруга ук авырлыкларны аз кичермәгән инде! Беренчедән, чит-ят мохит, бөтенләй башка менталитет, икенчедән, телне җитәрлек дәрәҗәдә белмәү. Мәктәптә дә, үзлегеңнән дә күпме генә өйрәнмә, шул телдә һәрдаим аралашмыйча чит тел үзләштердем дияргә һич ярамый бит. Әмма малайдан бер зарлану сүзе ишетмәдек. Бер командадашы белән икесен ике катлы коттеджда яшәүче әби-бабайга фатирга керткәннәр. Ашау-эчүне хуҗабикә әзерли. Безнең халык аш, шулпа ярата бит инде, ә анда ашау башкачарак икән, шуңа әнисенең токмачлы ашын сагынып интеккән.
 
– Безнең халыкта спортчыларны читтән сатып алуга карата тискәре караш яши. Дамир уйнаган Канада командасының составы ничегрәк соң?

Әмирҗан:
 
– Хоккейның ватаны Канадада әлеге уенга карата мәхәббәтне аңлатып кына бетерү мөмкин түгел. 25 мең генә кеше яшәгән шәһәрдә ике боз сарае бар. Халык уеннарга ябырылып йөри. Алар үз шәһәрләре командасындагы һәр уенчыны таныйлар, аны шулкадәр яратып сәламлиләр. Гәрчә, “Оуэн Саунд Аттак”та барысы да диярлек читтән килгән хоккейчылар. Улыбыз янында без дә ике атна кунакта булып кайттык. Команданың уенына беренче тапкыр баргач, безне ничек каршылаганнарын күрсәң! Алсу белән икебезне кунак кәнәфиләренә утырттылар, микрофоннардан бөтен стадионга уенны Дамирның әти-әнисе дә каравын игълан иттеләр. Халык кул чаба башлады, безгә утлар, видеокамералар төбәлде... Мондый хөрмәтне кайда күрәсең әле!
 
– Чит илгә киткән спортчыларга тизрәк “озын берлек артыннан” дигән ярлык тагарга да яраталар бит әле бездә. Минем дә тел шул сорауны бирергә дип кычытып тора, гафу...

Алсу:
 
– Иң беренче чиратта улымны бөтенләй бүтән югарылыкта уйнаучы хоккейчы булып үсү перспективасы әйдәде Канадага. Шәрипҗановлар акчага коена башлаганнар дип уйлаучылар ялгыша. Уенчылар тулысынча клуб карамагында, ягъни ашау-яшәү, киенү һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары өчен кирәкле сумма белән тәэмин ителәләр, күнекмәләргә йөртү өчен махсус машина да бирелгән үзләренә. Зур акчалар турында сөйләшергә бик иртә үсеш чорында.
 
Әмирҗан:
 
– Канада халкының үзләрендә уйнаган уенчыларга мөнәсәбәтенә тагын бер мисал китерим әле. Дамир Русия яшьләр җыелма командасы составында 2015 елда Канадада узган Канада–Русия Суперсерия уеннарына чакырылды. Уен башында һәр команда уенчыларын исем-фамилияләрен атап бозга чыгаралар ич, Канада командасының көндәше – Русия уенчыларын берәм-берәм игълан итә башладылар, Дамирны атагач, трибуналар алкышка күмелде...
 
– Менә бит, ипләп кенә Русия җыелма командасы уеннарына да килеп җиттек. Яңа ел каршылаган көннәрдә Финляндиянең Хельсинки каласындагы дөнья чемпионатында безнекеләр искиткеч матур көрәш күрсәтеп, көмеш медаль яуладылар. Трибунадагы җанатарлар арасында Шәрипҗановлар гаиләсе дә тулы составта утырды, без сезне телевизордан берничә тапкыр күрдек. Менә шул уеннардан алган тәэсирләрегез хакында ишетәсе иде.

Алсу:
 
– Дамирыбыз: “Бу чемпионат – минем тормышымдагы иң зур вакыйга!”– диде. Улыбызның Русия җыелма командасы киеменнән ил данын яклавын караудан ничек читтә калыйк инде?! Без дә, эшләребездән ике атналык ял алып, Финляндиягә киттек. Кызыбыз Миләүшә дә барды. Аның инглиз телен яхшы белүе бик тә ярап куйды. Бездән кала тагын 30лап әти-әни килде Русиядән. Хельсинкиның иң затлы Боз сарае “Хартвалл-арена” янындагы кунакханәгә урнаштык. Иртәнге аш кунакханә номеры бәясенә кертелгән иде. Туклану бик яхшы, күп итеп җиләк-җимеш бирә иделәр. Көн барышында якын-тирә кафеларда ашадык. Уеннарга билетлар белән Русия Хоккей Федерациясе тәэмин итте.
 
– Канада бик кунакчыл дидегез, ә финнар ниндирәк бу яктан?

Алсу:
 
– Финнар башка төрле, анда кешеләр ничектер җитдирәк, һәркем үз уе белән йөри кебек. Шулай да кырын караш сизмәдек. Кибетләрдә һәм транспортта да бәяләр безнеке кебек “сикергәли” икән. Әйтик, без килгәндә трамвай бәясе 3 евро иде, 1 гыйнвардан 3.5кә әйләнде. Ә бу, безнең акчага әйләндергәндә, 240 сум дигән сүз. Матчларга билет бәясе 38 евро. Шуңа күрә Хоккей Федерациясенә безне билетлар белән тәэмин иткән өчен бик рәхмәтлебез. Болай да Финляндиягә сәфәребез шактый шиңдерде гаилә казнасын...
 
– Миңа калса, Русия җанатарларыннан да ныграк тырышучы юк иде бугай трибуналарда?

Әмирҗан:
 
– Дөресен әйтсәк, безгә балаларыбызга психологик яктан ярдәм итү өчен бик нык тырышырга туры килде. Чөнки, командабыз кем белән генә уйнамасын – Чехия, Дания һ.б., трибуналардагы халык һич кенә русиялеләрне хуплап, рухландырып тавыш бирмәде шул. Бары тик АКШ белән уйнаганда гына бераз теләктәшлек күрсәттеләр шикелле. Ә бу уенны безгә, һичшиксез, отарга кирәк иде. Балаларга көч биреп кычкыра-кычкыра тавышсыз калып беттек, әмма американнарның тавышын күмдек, уен да безнең файдага тәмамланды. Соңыннан күбебез авырый башлады. Тавыш ярыларына көч килде, салкын тиде, температура белән уеннарга йөрдек. Әнә, Алсу һаман мантый алмый, йөткереп йөри...
 
 
Аэропортта Дамирны әнисе, апасы һәм әтисе Канадага озата.
 
Алсу:
 
– Аның каравы, без – русияле әти-әниләр, туганнар, шулкадәр дуслашып, туганлашып беттек ки, моны сөйләп, аңлатып та булмый. Бер-беребезне дәвалыйбыз, кемдә нинди дару бар бүлешеп, ярдәмләшеп яши башладык. Ни әйтсәң дә, ватанпәрвәрлекнең бер чагылышы бит инде бу. Командада Татарстаннан 5 егет уйнады: Казаннан – Фазлыев, Свечников, Лазарев, Әлмәттән – Дергачев, Түбән Камадан – Шәрипҗанов. Кечкенә генә республикабызның ил җыелма командасына биш уенчы тәрбияләве күп нәрсә хакында сөйли. Командабыз финалга җиткәч, нерв киеренкелегеннән күзгә йокы кермәде. Кызганыч, бу уенда финнар тарафыннан җиңелү ачысын татырга туры килде...
 
– Телеоператорлар ләззәтләнделәр инде русияле тамашачысының елаганын күрсәтеп ул вакытта. Күз яшьләре тамакка утырса да, көмеш медаль дә бик яхшы бит инде дип тынычландырдык үзебезне.

Шәрипҗановлар (бертавыштан):
 
– Әлбәттә! Финнарның бик тә көчле икәнен һич кенә дә инкарь итәргә ярамый! Безнекеләр финалда иң көчле команда белән белән “бил алышты”.
Бәлки егетләребез кайдадыр ялгышкандыр, аннан шунысын да онытмыйк, үз “өйләре”ндә уйнаучы финнарга җиңелрәк иде, барыбер. Өйдә стеналар да ярдәм итә, бүре дә үз өнендә көчле диләр.
 
– Егетебезнең киләчәктә яуларга теләгән үрләрен, ягъни планнарын да беләсе иде.

Алсу:
 
– Дамир дистанцион рәвештә Чаллы педагогия институтының физик тәрбия факультетында укый. Укуын уңышлы гына тәмамлавын бик тә телибез. “Русиянең спорт остасы” исемен бирүгә документлары тапшырылган дип ишеттек, түземсезлек белән уңай җавап көтәбез. Киләсе елда улыбыз Американың “Los Angeles” Милли хоккей лигасы командасы составында уйнаячак. Контрактка кул куелган инде. Спорт белгечләре Дамирның НХЛ командасына уйнарга потенциалы барлыгын әйтәләр. Шуңа да өметләребез аклансын иде дип телибез.
 
– Эш-уку-чемпионат-күнекмәләр... Ял итә беләме соң бу бала?

Алсу:
 
– Ял итү – сезон беткәч инде, Алла боерса! Җәйгә кайтыр дип көтәбез. Дамир үзе балык тотарга, Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче әби-бабайлары янына кайтырга ярата.
 
– Исән-имин йөреп кайтсын, берүк!
 
Дөнья чемпионатыннан соң Түбән Каманың үзәгендә зур баннер куелды, анда якташыбызның фотосы урнаштырылган һәм “Горурланабыз!” дип язылган.
 
Таза, озын, төз гәүдәле, якты карашлы, ачык йөзле күрше егетенең сау-сәламәт килеш туган җиргә кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Боерган булса, “валидоллы-адреналинлы” уеннар күрсәтеп, барыбызны да сөендерәсе алда әле бөркеттәй мишәр егетенең!
 
Шәрипҗановларның улларының дөнья чемпионатында яулап алган көмеш медален нинди саклык белән, яратып, кадерләп кулларына алуларын сокланып күзәттем. Бик кыйммәткә төшкән, тир түгеп, күпьеллык хезмәт нәтиҗәсендә ирешелгән бүләк бит ул! Дамирның үзенекеннән битәр, әти-әнисенең өлеше зур анда. Һич шикләнми әйтәм: һәр спортчы артында әти-әниләр фидакарьлеге, фатыйхасы тора.

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»