поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.03.2016 Матбугат

Татар каналы бетәчәкме әллә?

Әгәр федераль үзәк йөз белән борылмаса, инде 2018 елда телевизор аша “Татарстан – Яңа Гасыр” каналын карый алмаячакбыз. Ул түләүлегә әверелергә мөмкин. Мәскәү бушлай телевизион мультиплекска урыс булмаган каналларны керттертми.

2018 елдан телевизион эфир башка ысул белән эшли башлаячак. Цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле, ул тагын да  яхшы сыйфатта эшли башлаячак дип вәгъдә итәләр. Әмма татарча тапшырулар карый алырбызмы, юкмы – бусы билгесез. Ике мультиплекска 20шәр федераль канал тупланачак. Аларны тамашачылар бушлай, бернинди каршылыксыз карый алачак. Өченче мультиплекс та була, ул бары тик күңел ачу каналларыннан гына торачак. Боларын да бушлай карарга мөмкинлек тудырылачак.  Һәм иң кызыгы –  өч мультиплексның берсендә дә урыс булмаган каналларга урын табылмады. Мәскәү моны үзе кабул иткән канун нигезендә башкарды. (Шулай инде, Мәскәүгә кирәкме соң татарча сөйли торган телевидение?!) Телевизион экраннан туган телнең югалуы, үз телендә тапшырулар әзерләгән урыс булмаган һәр халыкка яный.
 
Дөрес, башта һәр мультиплекста төбәкнең ике һәм муниципалитетка караучы бер канал да керергә тиеш иде. Әмма аңа кайбер депутатлар (аеруча ЛДПРчылар тырышлык салды) каршы чыкты һәм төбәкләрдәге каналларга кабель яки спутник аша гына эшләргә тәкъдим ителде. Тик бу очракта  каналны карыйм дисәң, кесәдән акча чыгырып салырга туры киләчәк. Ярый, бездә – Татарстанда кабель сузылган, ди. Ә менә Саха, Ханты-Мансилар зар елый, авыл аралары бер-берсеннән ерак,  бер канал да чыбык сузып йөрмәячәк, чыгымнарын каплый алмаячак, дип аңлаталар. Аннары, туктагыз әле, Россия Конституциясендә Россиядә һәр кеше үз телендә мәгълүмат алырга хокуклы, дип язылган икән, ник әле дәүләтнең өч мультиплексына татар белән башкортның милли каналлары кермәскә тиеш, ди?! Безнең дә ана телебездә хәбәрләрне дә, концерт-спектакльләрне дә карарга хокукыбыз бар. Ник Мәскәү шушыңа да күпсенә?
 
Шушы көннәрдә 12 млн аудиторияне колачлаган төбәкләрдә эшләүче милли телеканалларның язмышы хакында Татарстанның “ТНВ”, Башкортстанның “БСТ”, Саханың “НВК”, Ханты-Мансийскиның “Югра”  телекомпания башлыклары Казанда очрашып сөйләште. Алар федераль үзәккә ачык хат белән мөрәҗәгать итте. РФ Дәүләт Думасы, РФ Федерация Советы, РФ Президенты Администрациясе, РФ Хөкүмәтенең телерадиовещание үсеше комиссиясе, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникация министры, төбәк парламентларына юлланган хатта: “Телевидениене цифралаштыру ерак авылларда яшәп, 2-3 канал гына карарга мәҗбүр булган һәм шәһәрдә күп канал карый алучылар арасындагы тигезсезлекне юкка чыгарырга тиеш иде. Әмма яңа ысул белән эшли башлау, киресенчә, хокукларны  боза булып чыга. Бу аеруча милли республикаларга кагыла. Республика халыклары, Россиядәге милләттәшләр туган телендә тапшырулар караудан мәхрүм калачак. Татар, башкорт, саха, удмурт, чуашларның һ.б. ана телендә мәгълүмат алу хокуклары  бозыла”, – диелә.
 
Милли каналлар башлыклары массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы федераль законга үзгәреш кертелергә тиеш, дигән бердәм фикердә тора. Өстәмә маддәләр булган очракта төбәкләрдәге милли каналлар, мультиплексларга кертелеп, тамашачылар өчен каршылыксыз бушлай эшли алачак. “Ярар, безнең каналлар беренче мультиплекска эләкмәсен, ди, ләкин икенчесенә дә, өченчесенә дә ризабыз. Законны үзгәртер өчен ихтыяр көче генә кирәк. Бүтән берни кирәкми. Барлык милли каналларның да ешлыклары да алынган, эшләргә мөмкинлек тә, куәт тә бар. Бары тик карар булуы кирәк”, – ди “ТНВ” телерадиокомпания генераль директоры Илшат Әминов.
 
Мәскәүнең әлегә җавабы юк. Әмма өметсез шайтан гына. Төбәкләрдәге эшләүче милли каналларга ябылу янаганда, Татарстан депутатлары соңгы көнне булса да Федераль законга үзгәрешләр керттерүгә ирешеп, коткарып калды. “Мәйдан”, “Туган тел”, “TMTV”, “Курай” эшләвен дәвам иттерә. Бу юлы да Мәскәү мәсьәләне игътибарсыз калдырмас дип ышаныйк.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»