|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2016 Матбугат
Рәхмәт сиңа, Алсу!Шәлегә без шатланып, куанып кайтырга тиеш идек. Дөрес, күңелдә куаныч хисләре дә юк түгел иде. Бу сүзләрем никадәр мәгънәсез тоелмасын, Алсуыбызның туган көненә кайтканда, күңелнең бер почмагында шатлык-куану хисләре дә кыбырсый иде. Бер елыйм да бер көләм дигәндәй, мәрхүмә журналистның туган көнен бик зурлап үткәрергә кайтабыз бит. Шуңа күрә бу язмам да “ул шундый иде, ул мондый иде...” дип Алсуны кызганып зар елаудан гына торырга тиеш түгел дип уйладым. Күңел болай да күп сыкрады, күп елады инде. Алсуның әти-әнисе, туганнары күзләрендә яшь бүген дә кибеп бетмәгән әле. Бакыйлыкка күчкән кеше турында сөйләгәндә-язганда, аеруча эчкерсез булырга кирәктер ул. Алсу Хәсәнованың туган көне, шаулап-гөрләп, мәдәният йортында узасын белгәч, күңелдә икеле-микеле уйлар да тумый калмады. Үзара: “Нигә Коръән генә укытмаска иде инде”, – дип тә сөйләнгәләдек. Әмма мәдәният йортының шыгрым тулы залын, сәхнәдә күренекле артистларыбызны, Алсуның бихисап каләмдәшләрен, профессор Фоат Галимуллинны күргәч, “шикле” уйлар шундук юкка чыкты. Алсуыбыз әнә шулай зурлауга лаек иде. Барыбыз да, шул исәптән сәхнә осталары Зөһрә Сәхәбиева, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Алсуның остазы Фоат ага да: “Кайтмый калсак килешмәс”, – дип түгел, йөрәк кушуы буенча кайттык Шәлегә. Алсу үзе дә сәхнә кешесе иде. Матур җырлый иде ул, музыканы нечкә тоя иде. Газетабызның юбилее уңаеннан “Йолдызлар ышыгында” дигән аудиодиск чыгаруны да ул башлап йөрде.
Алсу сеңлем, хәтерлисеңме: “Җырламыйм, тавышым да юк, тыным да җитми”, – дип киреләнеп маташкач, син мине сүгеп ташлаган идең. Ә инде диск чыккач, сиңа рәхмәт укып йөрдем. Әле алай гына да түгел, синең белән икебезнең дискны чыгарырга да хыяллана башлаган идек. Авырып китмәгән булсаң, бу эшне дә башкарып чыга идең син. Чөнки үз сүзеңне сүз итми калмый торган гадәтең бар иде. Менә, үзем дә сизмичә, синең белән сөйләшә башладым, шулай дәвам итик мәллә, турчанкам?! Мин сиңа “турчанка” дип дәшә идем, ә син моңа ихлас елмая-көлә идең. Бу исемгә бөтен кеше шулкадәр ияләште ки, җеназаңа баргач та, берәү миңа: “Риман абый, менә турчанкаң да китеп барды”, – дип яшь аралаш елмайган сымак итте. Төрек телен яхшы белдең, төрек егетенә кияүгә чыктың, Ләвәнт белән әйбәт яшәдегез. Беркөнне үземнең дә Төркиядә булганымны, шунда “кызыл аш”ны, ягъни ясмык ашын бик ошатып кайтканымны сөйләгәч, син: “Менә Ләвәнт махсус синең өчен пешерде”, – дип эшкә кызыл аш алып килә башладың. Хикмәт “кызыл аш”та гына түгел, әлбәттә. Шактый усал кебек тоелсаң да, син кеше хәленә керә, ярдәм итәргә атлыгып тора идең.
Сәхнәдән дус-ишләрең дә сөйләде: “Үзенең хәле хәл була торып, безне кайгыртып йөрде ул”, – диделәр. Питрәчнең элекке җитәкчесе Шәйхулла Насыйбуллин сезнең гаиләне бик мактады: “Андый уникаль гаилә бик сирәк”, – диде. Хәер, мактамаса да беләм: “ВТ” журналистларынмы, әдәбият-сәнгать әһелләрен алыйкмы – сезнең өйдә булмаган кеше сирәк. Үзең вафат булгач та, әниең Миңзифа гел кунакка чакырып тора: “Алсу юк дип тормагыз, кайтыгыз!” – ди. Бигрәк киң күңелле инде сез, барын да сыйдырасыз. Хәтерлисеңдер, мин – әти-әниең белән яшьтәш кеше, кайчак синең белән эч серләремне уртаклаша идем. Нәрсәгә кирәк булгандыр инде бу, хәзер дә аңлап бетермим. Ихласлыгың белән үзеңә тарткансыңдыр, ахрысы.
Язмаларың да шактый чәнечкеле иде. Һәрвакыт кемнедер чеметкәләп алырга яраттың, хаталанган, ялгышкан чакларың да булды. Әмма, баш мөхәрриребез Миңназыйм Сәфәров әйтмешли, ялгышсаң да, ихлас ялгыша идең, Алсу сеңлем. Син кемнедер “кызык итү”, үч алу, “күсәк белән дөмбәсләү” өчен түгел, дөреслек эзләп, кемне дә булса хилафлык кылудан туктатып калыр өчен яза идең. Кайчак мин утырган өстәл янына килә идең дә, ике терсәгеңә таянып: “Йә, шулай дөрес буламыни инде ул, Риман абый?” – дип сораулы караш ташлый идең. Бу – киңәш сорау, фикердәш эзләү, үзеңнең хаклы икәнеңне миннән дә раслатырга теләү иде. Мин, гадәттә, дәшми кала идем. Каршы әйтеп, күңелеңне төшерәсе килмәгәнгә инде ул. Тирәнтенрәк уйланыр, үзе аңлар диюем иде бу. Ә син, кешедән сорасаң да, барыбер үзеңнекен эшли идең. Ай, үҗәт идең, Алсу сеңлем.
Әмма, Миңназыйм абыең әйтмешли, монысы да – яхшы үҗәтлек, журналист өчен бик кирәк сыйфат. Журналистика “ә” дигәнгә “мә” дип торганнарны яратмый. Шушы үҗәтлегең, көчле ихтыярың авыруны җиңәргә дә ярдәм итәр дип уйладык. Бүлмәбез белән, ягъни Фәния Әхмәтҗанова, Гөлинә Гыймадова, Рәшит Минһаҗ һәм мин моны үзеңә дә әйтә килдек. Күңел юату өчен генә түгел, савыгуыңа өметләнеп әйтә идек без. Кешене өмет яшәткәнен белә идек. Хәтерлисеңме, Шәлегә хәлеңне белергә баргач, ике авылдашыңа үпкәләвеңне әйтеп алдың. Алар сиңа: “Нишлисең инде, сеңлем, язмыштан узмыш булмый”, – дигәннәр. Ә син килешмәгәнсең, эчеңнән генә урысчалатып: “Не дождетесь”, – дигәнсең. Тормышка шулай үҗәтләнеп ябышуың синең гомереңне бераз озайткандыр да әле. Безгә һәрнәрсә өчен көрәшергә кирәк икәнен күрсәттең, рәхмәт сиңа, Алсу!
Соңгы көнеңә хәтле диярлек язудан туктамадың. Синең урында башка берәү булса, өметен өзеп, барысына да кул селтәп, күптән урынга егылыр иде дә әҗәл көтеп яткан булыр иде. Чөнки Казан табиблары сиңа фәлән ай гына яшәргә “рөхсәт биргәннәр” иде бит. Әҗәлеңнең якын йөргәненә үзең дә, без дә ышанмадык, дөресрәге, ышанасы килмәде. Чит илдә дәваланырга теләгең барын белгәч, Миңназыйм абыең иң югары дәрәҗәдәге җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать итте. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов синең диагнозыңа күз салгач һәм авыруыңның соңгы стадиядә икәнен белгәч, чит илгә баруның файдасы юк икәнен әйткән, әмма, шулай да көрәшеп карыйк әле дип, акча биргән иде, рәхмәт аңа. Бу хәбәрне ишеткәч, бик шатландык, аны Президентның журналистларга булган хөрмәте дип кабул иттек.
Әмма, ни кызганыч, сиңа Германия табиблары да ярдәм итә алмады. Син әҗәл белән күзгә-күз калдың, сеңлем. Әмма көн саен эшкә килдең. Кайчак без бүлмәдә югында өстәлгә капланып елаганыңны да күреп калучылар булган, тик без барында берни дә сиздермәскә тырыштың. Әниең Миңзифа да – бик көчле кеше. Кайчагында миңа: “Газиз баламны ничекләр генә җир куенына илтеп салыйм, Риман!” – дип еласа да, шулай ук кайгы-хәсрәтен сиздермәскә тырышты. Син соңгы сулышларыңның берсен алганда гына: “Әни, тырыштым, көрәштем, җиңеп булмады, ахрысы”, – дигәнсең. Хәтта соңгы көннәреңдә дә эш белән саташкансың.
Мин сине коеп куйган журналист дип мактарга җыенмыйм. Икейөзлелекне үзең дә яратмый идең. Әмма никадәр генә чәнечкеле булма, синең кешеләрне яратуың, журналистиканы яшәү рәвешенә әйләндерүең, һәрвакыт үз сүзеңне әйтергә тырышуың – күпләр өчен үрнәк һәм гыйбрәт, Алсу сеңлем.
Туган көн мәҗлесендә тагын шуны уйлап утырдым әле: син үлемең белән журналист һөнәрен бер баскычка югары күтәрдең кебек. Гомер буе уку-өйрәнүне, камилләшә баруны сораучы һәм җәмгыятьнең рухи халәте сагында торучы бу һөнәр ияләре дә зур ихтирамга лаек икәнне расладың. Рәхмәт сиңа!
Без әле Алсу Хәсәнова исемендәге премия булдырырга да йөрибез. Синең туган көнеңә баргач, Миңназыйм абыең бу хакта бөтен халык алдында әйтте. Бүләк, әлбәттә, журналист хезмәтен синең кебек үк яшәү рәвешенә әйләндергән, үз сүзен әйтергә омтылган, кеше белән бергә шатлана, бергә кайгыра белгән яшьләргә биреләчәк. Димәк, яшибез әле, Алсу сеңлем!
Гомереңнең соңгы айларында син: “Риман абый, мине догаңнан калдырма инде, яме!” – дип әйткәли идең. Калдырганым юк, Алсу сеңлем. Шуңа күрә дә төшләремә дә гел матур, чибәр булып, елмаеп керәсең. Димәк, урының оҗмахта, гүрләрең якты дип уйлыйм. Амин, шулай булсын иде.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|