|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2016 Криминал
Интернетка урнаштырылган видеоязма нигезендә, көч кулланып вазифаи вәкаләтләрдән читкә чыгу маддәсе буенча җинаять эше тикшереләИнтернет челтәрендә Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәт формасындагы хезмәткәрләрнең хөкем ителгән затларны кыйнау күренеше белән видеоязма урнаштырылган. Әлеге видеога шәрехләмәләрдә “Казанның 19 нчы төзәтү колониясендә башбаштаклык, җитәкче хөкем ителгәннәрне кыйный” дип язылган. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 286 нчы маддәсенең 3 нче часте (көч кулланып вазифаи вәкаләтләрдән читкә чыгу) буенча җинаять эше кузгатылган. Якынча версия буенча, видео төшерелгән бина Җәзаларны үтәтү идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясе коридоры белән охшаш. Әлеге язманың 2009 нчы ел азагында төшерелүе фаразлана.
Хәзерге вакытта әлеге җинаятькә катнашы булган һәм зыян күргән затларны ачыклауга юнәлдерелгән кирәкле тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.
--- |
Иң күп укылган
|