|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2016 Җәмгыять
Без кечкенә чакларда-1 (60 нчы еллар истәлекләре)
«Чәрли Чәплин» Чәрли Чәплин (безнең телдә шулай иде) кыланмышларыннан көлә-көлә хәл беткәч, бөгелеп килеп, урындыктан егылып төшәсең, аннан идәндә тәгәри-тәгәри көләсең. Сулыш алуы авырая, һава җитми башлый... Ходайның рәхмәте, клубтан барыбыз да исән чыктык, әмма алган тәэсир хәтердә гомерлеккә калды. «Күп серияле фильм»
Йоклап китәр алдыннан мин стенаны һәм түшәмне күзәтергә ярата идем. Карап ята торгач ботаклы түшәм такталарында һәм стена бүрәнәләрендә нинди генә сурәтләр, җанварлар, кеше башлары пәйда булмый. Ул сурәтләр көн саен үзгәреп тора, әллә кайдан гына яңалары пәйда була, кыскасы, «күп серияле фильм»ның көн саен дәвамын карыйсың.
«Культуралы ял»
Бакчадан кайтышлый без еш кына районның культура һәм ял паркына уйнарга кергәли идек. Башта галәмәт зур көпчәк рәвешендә ясалган чыгырлы коеның тоткычларына асылынып уйнап, аны әйләндереп, мәш киләбез (ничек коега төшеп китмәгәнбездер. Хәер, ниндидер бер күңелсез хәл килеп чыккач, ул коены күмдерделәр, көпчәк-чыгыры да юкка чыкты). Аннан ачык эстрада сәхнәсенә менеп, «ревизия» ясап төшәбез. Аннан биек итеп эшләнгән бию мәйданчыгының астына мүкәләп кереп чыгабыз, анда кайчагында идән ярыгыннан аска төшеп киткән вак акчалар табыла. Кыскасы, культура һәм ял паркында «культуралы ял» итәбез.
Аяклар тыңламый
Шул паркта сәрви куагы (безнеңчә әкәзи – акациядәндер инде) тирәли куышлы уйнап йөргәндә, күп чабудан аякларның хәле бетеп, бик акрын хәрәкәтләнә башладылар. Үзем тамчы да армадым, хәлем дә бетмәде, ә аяклар миңа буйсынмыйча артка калалар да калалар. Бу бик сәер хәл булып, хәтеремә уелып калган. Хәзерге акылым белән чамалыйм, ул вакытта аяк буыннары ныгып җитмәгән булган, күрәсең.
«Ашый торган чәй»
Кесәгә каян да булса бераз гына тиенле акча керсә, без кибеттән 10 тиенлек (шулай дип хәтердә калган) какао шакмагы сатып алып, шуны бик тәмләп кимереп йөри идек. Әле тагын такта чәй рәвешендәрәк төргәкләнгән, дөрес, аннан бермәбер калынрак «фруктовый чай», безнең телдә «ашый торган чәй» була иде. Бөтен бала-чага шуны бик яратып кимерә иде. Ә аптекада рәвеше белән бераз шоколад плиткасын хәтерләткән гематоген дигән тәмле әйбер бар иде. Акча булганда аны да алып суыра идек.
«Тормыш кирәк-яраклары»
Акча димәктән, безнең бакчада акча исәбен бик шәп белүче бердәнбер малай Петер Фәрите иде. Кесәдә тиенле акчалар чылтырый башласа, без аның янына консультациягә киләбез: «Фәрит, боларга нәрсәләр килә?» – дип сорыйбыз. Ул тиеннәргә бармагы белән төртә-төртә аңлатып бирә: «Монысына – бозгыч, монысына – дәфтәр, монысына – карандаш, монысына каләм...» Бакчадан кайтышлый без көтүебез белән китап кибетенә керәбез һәм бөтен булган байлыкны туздырып, «тормыш кирәк-яраклары» җыеп чыгабыз.
«Валюта»
Ул вакытта безнең инештә әле балык бар иде (ташик белән этлин һәм сирәк кенә чабак та эләгә иде). Балык бар, ә кармак юк – дефицит. Дәфтәр бите эченнән алынган тимерчыбык беркеткечтән әмәлләнгән кармак белән әллә ни майтарып булмый, аннан балык ычкынып китә. Чын кармак юнәтим дисәң, үтил җыючы Галиәхмәт абыйга (хәзер төгәл хәтерләмим, бәлки фамилиясе Галиәхмәтов булгандыр) сөяк җыеп алып киләсең. Ул синең сөякләреңне күзе белән генә үлчи дә, кесәсеннән шырпы тартмасы чыгарып, аның эченнән елкылдап торган бер яки ике кармак алып, учыңа сала. Сөяк ул вакытта валюта дәрәҗәсендә йөрде, шуңа күрә ул аяк астында аунап ятмый, аны табу өчен бик нык эзләнергә туры килә иде.
7 тиенлек килька
Кармак димәктән, аңа бит әле калкавыч та кирәк. Монысы өчен хәсрәтләнәсе юк, Фатыйма кибете янына барсаң, аның артында аяк асты тулы бөке була иде. Нинди бөке дисәгез, ул заманда аракы шешәсенең авызы бөке белән томаланган һәм сургучланган була иде. Өч борынга керүчеләр кибет артына кереп, аракы шешәсенең төбенә учлары белән бөдәүгә, бөке пылт итеп атылып чыга иде. Кабымлык күбесенчә килька була. Кибеттә, гадәттә почмакта ике мичкә тора: берсендә – селедка, икенчесендә – килька. Селедкасының бәясен хәтерләмим, ә менә кильканың килосы 7 тиен иде. Сатучы өч борынга керүчеләргә килька үлчәп пычранмый, калын кәгазьдән кап ясап биреп: «Әнә, алыгыз шуннан үзегез!» – дип, мичкәгә ымлый иде.
Сүз уңаеннан. Ул елларда «Чаян» журналында һәм газеталарда исерекләр сурәтләнгәндә, алар янәшәсендә, һичшиксез, селедка скелеты һәм бушаган аракы шешәсе ясала иде.
«Трактарис, майлы керич...»
Балалар бакчасы ишегалдында уйнап йөргәндә урамнан трактор узып китсә, без барыбыз да бакча рәшәткәсе янына йөгереп килеп, рәшәткә арасына авызны тыгып:
Трактарис, майлы керич,
Башымны хур иттең ич! – дип кычкырып кала идек.
Тагын бер такмак хәтердә сакланып калган. Анысы болыт арасыннан кояш килеп чыккач әйтелә иде. Бик үк әдәби булмаса да, искә алып китәсе килә:
Кояш чыкты, ялт итте,
Мәче күте чалт итте!
Кылт итеп тагын бер такмак исемә төште:
Тау астында бүрәнә
Чылтыр-чылтыр әйләнә.
Әйдә, дуслар, җыйналыгыз,
Норма Мәҗит өйләнә!
Мин моны нишләп җырлаганмындыр, чөнки Мәҗит абый өйләнгән кеше, аның минем белән бер үк елда, бер үк айда һәм бер үк көндә туган Фәрит исемле улы бар иде. Шуңа да карамастан, ул мине урамда очратканда, яки безгә кергән чакларда шул такмакны җырлата һәм, сизүемчә, моннан нишләптер әйтеп-сөйләп бетергесез зур ләззәт ала иде.
Бәхетсез кавын һәм шымытыр
Без, бала-чага арасында бер-береңне бәхетсез кавын дип битәрләү гадәте бар иде. Ул сүз, гадәттә, имгәк, пешмәгән, җебегән мәгънәсендә кулланыла иде. Мин нишләп кешегә алай дип әйтәләр, кавынның бәхетлесе яки бәхетсезе була микәнни, нигә нәкъ менә кавын, нигә карбыз яки кыяр түгел дип аптырый идем. Нигә шулай дип әйткәннәрен югары класска җиткәч кенә аңладым: ул кавын түгел, ә кавем дигән сүз булган икән, без, мәгънәсен аңламыйча, аны бозып әйткәнбез.
Шымытыр сүзе белән дә шулайрак килеп чыкты. Бервакыт безгә Дәү апай килеп керде. (Безнең туганнар арасында ике Алма апай һәм бер Дәү апай бар иде).
– Әйдә, Дәү апай, мактап йөрисең икән, чәй эчәргә утыр, – диде аңа Дәү әни.
– Юк, кыстый күрмә, әле генә чәй яныннан торып чыктым, – диде Дәү апай.
– Чәйне нәрсә белән эчтең?
– Шымытыр белән!
Аның бу җавабын ишеткәч, мин – бала-чага күңеленә бу сүз чәй эчкәндә өстәлгә куела торган шомырт шикеллерәк ниндидер тәмле бер әйбер булып кереп калды. Шымытыр белән чәй эчүнең чәйне бер нәрсәсез эчү икәнлеген шактый үскәч кенә аңладым.
«Бер корсакта яткансыз»
Алма апай димәктән, ике Алма апайның берсе – Дәү әниемнең сеңлесе безнең бакчада аш пешерүче булып эшли иде. Берзаман Дәү әнинең туганнан-туган энесе – Салих абый мине сораштыра: «Алма апаең бакчада сиңа конфет бирәме?» – ди. Мин: «Юк», – дип әйткәнмендер инде. Шуннан ул мине син аңа менә болай-болай дип әйт дип, өйрәтеп җибәрде. Бакчага баргач, мин ул өйрәткәннәрне, өтерен дә төшереп калдырмыйча, Алма апайга җиткердем: «Алма апай, син бит минем Дәү әни белән бер корсакта яткан кеше. Шулай булгач, нишләп синең миңа бер тапкыр да конфет биргәнең юк? Балалар авызыннан кысып калган ул конфетларны кая гына куеп бетермәкче буласың?»
Минем бөтен тирәнлеге белән аңламый әйткән бу сүзләремә Алма апай көлмәде дә, ачуланмады да, әмма бик җитди кыяфәттә: «Алай икән...» – дип кенә куйды.
«Бомба шартлату»
Җәй урталарында эссе көннәр озакка киткәндә авыл урамын тубыктан тузан баса иде. Без – бала-чагага шул гына кирәк тә, тузанлы урамда «бомба шартлатып» рәхәт чигәбез. Ул болай эшләнә: «тузанны» газетагамы, бүтән төрле берәр кәгазьгәме яхшылап төрәсең дә – һавага чөясең. «Бомба» җиргә әйләнеп төшеп шартлый.
Бервакыт иртән уянып китеп тәрәзәдән карасам – малайлар урамда «бомба шартлаталар». Бераз сәерсенсәм дә (бу уен, гадәттә, кич белән генә уйнала иде), йөгереп урамга чыгып киттем. Бераздан ачыкланды: бу иртә түгел, ә кич икән. Мин аргач кереп бераз ятып торган җиремнән йоклап киткәнмен дә, уянгач, икенче көннең иртәсе җиткән дип буталганмын.
«Шикәренә кызыгып эчә»
60 нчы еллар башларында күп кенә өйләрдә, бигрәк тә ишле гаиләләрдә шикәр кытлыгы зур иде. Берәр бала, әбисенә ияреп күршеләргә керсә, билгеле инде, чәй куела һәм, олылар янына утыртып, аңа да чәй ясыйлар. Ул бер чынаяк эчә, ике чынаяк эчә, өч чынаяк эчә. Хуҗабикә: «Тагын эчәсеңме?» – дип сораса, «әйе» дип җавап бирә дә, тагын эчә. Аптырагач, әбисе: «Кызый, син моңа бүтән ясама, ул эчәсе килгәннән түгел, шикәренә кызыгып эчә», – дип, оныгын өстәл янында рәхәт чигеп утырудан мәхрүм итә иде.
Театр җене
Берзаман безне бөтен бакча белән клубка экскурсиягә – Казаннан килгән курчак театры карарга алып бардылар. Бу спектакль миңа могҗиза кебек тәэсир итте. Аның эчтәлеген инде хәтерләмим, әмма бу тамашада ниндидер замана бабай, елан-аҗдаһа, егет белән кыз бар иде бугай. Шул көннән миңа театр җене кагылды: өй алды ишеге уемына куна тактасы куеп, шуның артыннан күрше малайларына теге тамашаны кабатлап күрсәтә башладым. Хәзер үзем дә шаккатам: спектакльне ятлап калганмын булып чыктым, андагы сүзләрнең берсен дә төшереп калдырмыйча, рольләрне берүзем «уйнап» күрсәтә идем.
Искәндәр СӘЛМӘНЕВ |
Иң күп укылган
|