поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.03.2016 Шоу-бизнес

Эльмира Кәлимуллина тары боткасы ашап утырган Путинга ничек билет тапшырырга дип баш вата

Татар моңында, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев музыкасында тәрбия­ләнгәнгә, мин эстрада җырчыларыннан күпне өмет итәм. Шуңа күрә еш кына кис­кен фикерләр дә әйткәнем булды. Әмма Сәйдә Мөхәммәтҗанова кебек яшь талантлар барында өметсезлеккә биреләсе килми. Балалар, яшьләр кечкенәдән аның җырларын тыңлап үссә, тора-бара тамашачы да бүгенге кебек талымсыз булмас иде.

Бу – Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина фикере. Матбугат конферен­ция­сендә ул беренче концерты турында гына түгел, мәдәният өлкә­сендә үзен борчыган проб­лема­лар хакында да сөйләде. 
 
Бүген концерт белән шаккатырып булмый. Студентлар да, үзешчәннәр, профессионаллар да тамашачыны җәлеп итәр өчен ниләр генә кыланмый, нинди генә концерт оештырмый хәзер. Ә менә Эльмирага сольный концерт оештырыр өчен байтак вакыт кирәк булган. Мин моңа “Голос” проектыннан бирле әзер­ләнәм, диде ул.
 
Сөйләүләреннән чыгып, та­машаның затлы булачагын шәй­ләп була. Әйтик, сәхнәгә “Голос” проектының беренче сезонында финалга үткән һәр җырчы чыгачак.
 
– Без ул чакта якынаеп, дуслашып калган идек. Кайчан да булса бергә җыйналу, сәхнәдә берләшү һәрберебезнең хыялы булды. Ул хыял 31 мартта чынга ашачак. Динә Гарипова, Анастасия Спиридонова, Маргарита Позоян һәм мин бергә җырлаячакбыз. “Голос. Дети” проектында финалга чыккан  Сәйдә  Мөхәм­мәтҗа­нова белән буыннар алмашын күрсә­тергә җыенабыз. Миңа Фи­лүс Каһиров та ярдәм итәчәк. Һәрбер концертның нигезе  – ул музыка. Безнең нигез ныклы, әсәрен­дергеч дияр идем мин. Анна Гөлишамбарова җитәкләгән “Яңа музыка” оркестры, пианист Андрей Руденко җыйган төркем аңа биеклек, яңа үр булыр дип өметләнәм.
 
Сәйдә Мөхәммәтҗанова исә “Йолдызлык” фестиваленең рес­публика турына үтүе, “Татар мо­ңы” бәйгесенә әзерләнүе турында сөйләде. Быел ул төрле концертлардан баш тартырга тырыша икән. Моның сәбәбен укуга басым ясавы белән аңлатты:
 
– Мин сигезенче сыйныфта укыйм. Тагын бер елдан имтиханнар башлана. Әти, чананы җәйдән әзерләп куярга кирәк, дип әйтер­гә ярата, мин дә имтиханнарга алдан ук әзер булырга телим. Җыр күп көчне ала, шуңа күрә “биш­ле”ләр янәшәсендә “дүртле”ләр дә алам. Укытучылар җырлый дип кенә билгене күтәрми, мин дә моны кабул итә алмас идем. Җыр – минем гомерлек юлдашым. Сәхнәгә һәрчак озын толымлы, милли киемле кыз булып чыгачакмын. Нәрсә генә дисәләр дә, әлеге образдан баш тартырга теләмим. Әмма җыр – җыр белән, минем ки­ләчәктә берәр җитди һөнәр дә үзләш­терәсем килә. Шуңа күрә 11 сыйныфка кадәр укып бете­рергә уйлыйм.
 
Очрашуга Маргарита Позоян да килгән иде. Ул Эльмираның, Сәйдәнең татар моңында үсүләре турында сөйләгәннәрен сокланып тыңлады. “Аларга карап үз кимчелегем турында да әйтми булдыра алмыйм. Мин Эльмира, Сәйдә кебек үз телемдә иркен сөйләшә алмыйм.  Моның зур югалту икәнен аңладым, киләсе очрашуда әрмәнчә сөйләп күр­сәтергә хыялланам. Хәзер мин сезне үз телемдә сәламлим. Ул – бик матур, сыгылмалы тел”, – диде Маргарита.
 
Эльмира нык дулкынлануын, төшләренә дә шушы концерт ке­рүен сөйләде. “Беркөнне тө­шем­дә Владимир Путинны күр­дем. Минем каршымда тары боткасы ашап утыра икән. Шуннан, ниш­ләп миңа чакыру билеты юк, дип сорады. Менә хәзер ничек аңа чакыру билетын тапшырырга дип баш ватам”, – дип көлдереп тә алды.
 
Тамашачыны ниләр белән шаккатырырга уйлыйсыз дигән сорау исә җырчыга бөтенләй оша­­мады:
 
– Без фәкать җыр, тавыш бе­лән генә шаккатырырга җые­на­быз. Алайса, ияләштеләр нәр­сә­­­дер шартлатканга, нәрсәләр­нең­дер очып китүенә, гитара эченнән кеше атылып чыгуына. Нәрсәгә кирәк бу? Концертка “Дю-Солей” циркының ни катнашы бар? Җыр­ны бәяләү бөтенләй онытылдымыни?
 
Эльмира Кәлимуллина чын җыр нинди була дигән сорауга җавап бирергә  һәм бәя алырга омтыла. Чын җыр дигәнгә татар халык җырларын кертүе һәм концертта татар җырларының да булуы чыннан да сөендерде.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»