|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2016 Спорт
Спортка гына килеп төртелгәнме әллә?Русия премьер-лигасы футболчыларының еллык хезмәт хакы игълан ителгән мәгълүматлар дөнья күрде газеталарда. Бу исемлектә күрсәтелгән футболчыларның еллык хезмәт хакы 1,5 миллион евродан башланып, “Зенит” футбол командасы уенчысыныкы 7 млн. евро булуы турында язылган иде. Бер евроның бәясен 85 сум дип санасак, иң аз хезмәт хакы алучы футболчының еллык хезмәт хакы 127,5 млн. сум, ә иң күп алучысының 595 млн. булып чыга түгелме соң? Безнең “Рубин” футбол командасының иң кыйммәтле уенчысы 2,5 млн. евро (212,5 млн. сум), ә иң аз алучысы 1,8 млн. евро яки 153 млн. сумга байый булып чыга. Минем аңлавым буенча бу аларның уен нәтиҗәләренә карамыйча, бер гол кертмәсә дә, чиста оклад кебек түләнә торган сумма дип фаразлыйм. Уен нәтиҗәләренә карап өстәмә түләүләр дә каралган бит әле. Футболчыларның эше җиңел түгел икәнен дә аңлыйм. Спорт аларның сәламәтлегенә файда китерә торган әйбер түгел икәнен дә беләм. Күреп торабыз ич, уен беткәч, алардан интервью алганда маңгайларыннан тир ага һәм алар сүзләрен дә көчкә генә әйтәләр. Уен вакытында җәрәхәт алу, хәтта егылып үлү очраклары да булгалый. Корбан Бәрдыев тренер вакытта “Рубин” командасы ике тапкыр ил чемпионы исемен алып, безне дөньяга танытып, шатландырган иде. Андый кешегә бездә эшләвен дәвам итәргә нишләп ярамагандыр, анысы нәмәгълүм. Әле без монда, спортның бер төренә генә дә күпме миллиардлар киткәнен күреп шаккаттык. Спортның тагын башка төрләрендә дә, читтән килгән уенчыларга киткән миллиардлардан безгә нинди файда бар икәнлеге уйландыра башлый.
Татарстаныбызда туып үсеп, үзебездә тәрбияләнгән, үзебезнең спортчыларыбыз ирешкән уңышлар булса, алар өчен шатланып, спортка киткән акчаларны санап утырмас идек.
Минемчә, миллиардлар “ашаучы” футбол командалары булмаса, моннан беркемгә дә зыян килмәс иде. Ә менә авыл җирендә яшәп, кешегә яшәр өчен кирәк булган ашау-эчү ризыклары җитештерүчеләр булмаса, кеше яши алмый. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары бик түбән – 7-8 мең. Әйбәт дигәндә, 15-20 меңгә кадәр акчага да төн йокыларын калдырып эшләргә мәҗбүр ителгән бит мескен авыл халкы. Пенсиягә кадәр яши алсалар да, аларның пенсияләре дә “минимальный” суммада гына. Монда бик зур гаделсезлек бар. Беренче чиратта, эт урынына эшләп, илне ашатучыларның хезмәтен бәяләргә өйрәнсеннәр иде ил җитәкчеләре.
--- |
Иң күп укылган
|