• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

23.03.2016 Әдәбият

"Иң ахыр көнгәчә телемнән язарга язмасын" (Шәмсия Җиһангирова белән әңгәмә)

- Шәмсия ханым! 2016нчы елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар арасында сезнең исемегезне күреп, без бик тә шатландык. Чөнки иҗатыгыз яхшы таныш.

- Дөресен әйткәндә, Рәмис, туган ягым - Мөслим районыннан миңа шундый тәкъдим булгач, бераз югалып калдым. Габдулла Тукай исемендәге әлеге премия иң мәртәбәлеләрдән санала. Һәм әгәр сине шул премиягә лаек дип табалар икән, бу инде иҗат кешесе өчен иң югары бәя. Шүрли калдым гына түгел, узган иҗади юлыма әйләнеп карап, “байлыгымны” барлый башладым. Китапларым сирәгрәк дөнья күргәндер бәлкем. Бу һич тә нәшриятлар гаебе түгел, үземнеке. 23 ел радиода эшләп, китап чыгару, газета-журналларга шигырьләр илтеп бирү түгел, обед ашарга, элекгрәк, бухгалтерлар телевидениедән махсус килеп хезмәт хакы биргәндә, хезмәт хакын кул куеп алырга вакыт тапмаган чаклар күп булды. Ләкин һәр дөнья күргән китабым үз укучыларын табып, тиз арада сатылып бетә барды гына түгел, Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырылучы “Елның иң укылган китабы” бәйгесендә дипломнар белән бүләкләнә килде. Шигырьләремә иҗат ителгән җырлар турында әйтеп тә торасы юктыр, алар көне-төне халык телендә. Ул җырларны сездә дә бик теләп башкаралар. Әле укучыларга барып ирешмәгән, балалар өчен язылган шигырьләрем дә нәүбәт көтеп тора. Проза әсәрләрем дә шактый. Шулай булгач, эшләнгән эшләр күләмле генә җыела кебек... Көчемне сынап, иҗатыма бәянең ниндилеген белеп карарга кирәктер дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм, якташларым тәкъдиме белән, ризалаштым.

Бәһасез охшашлык
 
Шагыйрем! кодсиятең
 
булсын синең күңлеңдә сер;
 
Дөньядан шагыйрь икәнеңне
 
яшер, дустым, яшер...
 
Г. Тукай
 
Эзләп-эзләп табалмас
 
миннән гайре һичкем
 
бу байлыкны:
 
Рифмалап куям менә хәзер
 
Җаек илә Баекны!
 
Таң калырлар кемсәләр
 
бу Җаек берлән Баекка -
 
Көнләрләр, диеп: “Ник без
 
түгел лаек бу байлыкка?!”
 
Биреп китим аңлатма: бу
 
байлык синдә булсын өчен
 
ни кирәк -
 
Туган вә үскән җирең Баек
 
булу кирәк!
 
Дөрес, тырышсаң, башка
 
охшашлык та табып була:
 
Аның - атасы, минем -
 
бабамның аты ич Гарифулла!
 
Күп ятимлек, җәбер-золым,
 
уй-фикерләр безем уртак...
 
Ни булыр йә булмас иде икәү
 
бер заман тусак?!
 
Бу кадәресе безем акыл
 
җитмәслек хәл менә! -
 
Кемнәрне кайчан бирмеш йә
 
алмышны бер Ходам белә...
 
“Ник алар икәү?!.” дип, йөрмәсенгә хөсетләр үпкәләп,
 
Биргән ул Тукайны миннән
 
бер гасыр иртәрәк...
 
Бар җиһан таныган вә
 
табынган хәлдә Тукаебыз
 
бөегенә,
 
“Мөтәшагыйрь” димәсләр
 
аңы бик зурлар мине дә.
 
Бу икәведә тоеп шагыйрәнә
 
уртаклык (көн килсә!),
 
“Ходай рәхмәте лә бу!..” - дип
 
сөрән сугар әле берәр кемсә.
 
...Бу заман һәркемгә мәгълүм
 
Тукай кем дә! мин фәкыйрә
 
кем, -
 
Мең охшашлык табарлар,
 
ахырда килеп, көннән көн!
 
Ничек карыйлар бүген
 
“Тукай...” дип Җаекка,
 
Шулай карарлар берзаман
 
“ШәмсеҖиһан” дип Баекка!
 
Ә бүген?! Чабыш вә бүлештә
 
“Тукай...га кем лаек?”ны -
 
Мин яшим бары рифмалап
 
Җаек илә Баекны...
 
Сизәм: шартларга җитте
 
бәгъзеләр үзенә мондый
 
форсат-җай юкка...
 
Мин көләм бары: карыйм да
 
илаһи Җиһан, Җаек... аннары
 
Баекка!
 
- Җырлар турында әйтеп тә торасы юктыр, дигән сүзегез белән килешмим. Әйтергә кирәк. Хәзер бит радио-теле-видениедән булсын, концерт сәхнәләреннән булсын, җыр авторлары әйтелми, әйтерсең алар инкубаторда чыгарылган. Сезнең “Илаһият” шигырьләр җыентыгы һәм шигырьләрегезгә язылган “Бәхетең үз кулыңда” дигән җырлар җыентыгы Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән бит. Җырларыгызның төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңеп, дипломнар яулаганын да ишетеп торабыз.
 
- Әйе, бар андый куанычлы хәлләр. Иң әүвәл, 1994 елда ук әле, “Ак күлмәгем” җыры мине беренче дәрәҗә диплом белән куандырган иде. “Без мәңге синеке, Казан!” җыры Казанның 1000 еллыгына язылган җырлар арасында җиңүче дип табылуы, 2013 елда Казанда Мөселман кинофестивален кызым Гөлназ Җиһангирова белән уртак иҗат җимешебез булган “Болгарым-Казаным” җыры белән ачу, 2010 елда берьюлы ике җырымның “Алтын барс”ка лаек булуы... Яңа шатлыклар да өстәлә тора: Кытайдан килеп, Казан консерваториясендә укучы Базарбай Бикчәнтәевнең Кытай композиторы Чин Ирдан минем шигыремә иҗат иткән “Тамырыңны бел, татар” дигән җырны башкаруы, Екатеринбургта яшәүче Хәйдәр Гыйьфанов башкарган “Татар кызы” дигән өр-яңа җыр... Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Зөһ-рә Сәхәбиева, Римма Ибраһимова, Рөстәм Маликов, Салават Фәтхетдинов... Алар янында башка танылган һәм танылып килүче яшь җырчыларның барысының да диярлек исемнәрен санап чыксаң да, дөреслеккә хилаф түгел. Композиторлар белән дә шул ук хәл. Чорыбызның иң танылган аһәңсазлары шигырьләремә берсеннән берсе матуррак җырлар иҗат иттеләр. Хәзер дә, шөкер, яңа җырлар көн дә диярлек туып тора. Сан артыннан куудан килеп чыккан нәтиҗә түгел бу. Аллам сакласын! “Җыр языгыз” дип беркайчан да йөргәнем юк. Кайчак йә радиодан, йә сәхнәдән шигыремә җыр ишетеп, сискәнеп-куанып китәм. Сәхнә дигәннән, кемнеңдер пьесасы буенча куелган спектакльләрдә дә яңгырый җырларым. Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява”сы белән шулай булды. Анда җырланган “Ач күзеңне, дөнья бу!” җырының минем шигыремә икәнлеген күпләр белми дә калды. Илгиз Зәйнинең “Люстра”сы белән дә шул ук хәл. Яңа җыр туганын үзем белми дә калган булам. Менә шунысы куанычлы да!

- Казандагы иҗат кичәләрегез, концертларда чыгыш ясаганыгызны күп мәртәбәләр күргән кеше буларак, мине тамашачыларның чыгышларыгызны аеруча яратып, күз яшьләре белән кабул итүе, көчле алкышларга күмүе таң калдыра. Һәм бу мәхәббәт сүнми-сүрелми, елдан-ел арта, көчәя генә баруының сере нидә дип уйлыйсыз?
 
- Дөресен генә әйткәндә, бу хәл минем үземне дә таң калдыра һәм куандыра гына түгел, уйландыра да. Шунысын ышанып әйтә алам - татар халкы эчкерсез, гади һәм бик тә самими. Халык каршына үзеңне әллә кем итеп тоеп, кәпрәеп, масаеп чыгып басып, һавалы гына кыяфәттә йә шигырь укыйсың, йә җырлыйсың, йә биисең, йә спектакльдә ниндидер роль уйныйсың икән, беттем диген! Шулай икәнен белгәнгә, үземне халык ярата торганча тотам икән дип ялгыш уй уйлый күрмәгез. Мин табигатем белән (мактанып әйтүем түгел!) эчкерсез, ихлас һәм бик гади, бик тыйнак кеше. Шуны халык тоя күрәмсең. Һәм мөгаен шуның өчен дә яратадыр... Сер түгел, юбилейлар уңаеннан кичә үткәрергә җыенганда, кемнәрдер иң әүвәл залда кеше булырмы өчен борчыла. Чакыру билеты белән дә зал тутыра алмаучылар күп. Минем, шөкер, андый проблема булганы юк. Күпме халык, залга керә алмыйча, кире борылып китә. Шигырьләремне халык яратып кабул итүнең тагын бер сәбәбе: кеше нинди халәттә шигырь укый? Күңеленә юаныч, үз хисләренә аваздашлык эзләгәндә. Һәм ул, шигырь китабын кулына алуга, үзе дә сизмәстән, җаны теләгән шигырьләрне эзли башлый. Без бит барыбыз да фани дөнья коллары. Кайгы-борчулар, шатлык-бәхет хисләрен бертөрлерәк аңлыйбыз, бертөрле кичерәбез. Әгәр сәхнәдән автор ши-гырьләрен үз күңел җылысы белән укып, тамашачыга ирештерә алса, әлбәттә, күздән яшь таму аңлашыла булса кирәк.
 
- Матди байлыклар рухи байлыктан өстен куелган заманда яшибез түгелме?! Кешеләрнең җаннары тупасланды шикелле. Бер-береңнең хәленә керү, кемгәдер, үзеңә калдырмыйча, соң тәгамеңне бирү кебек ата-бабаларның горефләре дә югалып бара. Шундый заманда шигъри сүзгә мохтаҗлык бар дип саныйсызмы?
 
- Мин сезнең сорауга “ана телебезгә хөрмәт кими бара, татар телен күпчелек яшьләр кирәксенми” кебегрәк зарларны да өсти алыр идем. Г.Тукай, Г. Ибраһимов, К. Насыйри, Г. Исхакыйлар заманындагы зарларны исебезгә төшерик әле. Бераз гына үзгәлекне исәпкә алмаганда, шундый ук хәл. Сезнең белән килешкән хәлдә, бу хәлләрнең сәбәпчесе һәм аннан чыгу юлларын мин бары тик гаиләдә генә күрәм. Нинди генә заманда да, бик нәнидән, хәтта ана карынында яралгы хәлендә булганда ук, чын тәрбия мәсьәләсе фәкать гаиләдән тора һәм гаиләдә генә дөрес хәл ителә ала дип саныйм. Дөрес, бәлигъ булгач, әйләнә-тирә мохит, аралашкан кешеләрнең ниндидер йогынтысы булырга мөмкиндер. Вакытлыча. Ләкин гаиләдәге тәрбиянең нигезе нык икән, адәм баласы гомере буе шул нигезгә таяначак. Йорт төзегәндәге кебек инде монда да: нигезе тиешенчә төзелмәгән икән, соңыннан, күпме генә сипләсәң дә, ул йорт, бер көн килеп, җимереләчәк. Шул - гаиләдә алган тәрбиялелеккә сыеп бетә инде барысы да: матди байлыкка табынмау, кеше хакын хаклау, гореф-гадәтләрне онытмау һәм, әлбәттә инде нәзәкәтле шигъри сүзгә, ягъни руха азыкка даими мохтаҗлык та... Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән “Илаһият” китабымның халык соравы буенча 5000 данә тираж белән дөнья күрүе сүзләремнең хаклыгын исбатлаучы дәлил була ала, минемчә.
 
Әнкәем карынында
 
Яралган чагында
 
Мин туган телемне
 
Салганмын җаныма! -
 
Әнкәем сөйләгән сүзләрдән,
 
Әнкәем көйләгән көйләрдән
 
Бердәнбер телемнең,
 
Нәзберек телемнең,
 
Аһәңле телемнең,
 
Иң аңлы телемнең,
 
Иң саллы телемнең,
 
Иң татлы телемнең,
 
Иң газиз телемнең
 
Җаныма сеңгән бар мәкаме.
 
Шул мәкам, шул аһәң
 
Телемдә тирбәлә
 
Сөләшә башласам
 
Мин әнкәм телендә!
 
Бүген дә иртәгә,
 
Алда да - мәңгегә! -
 
Иң ахыр көнгәчә
 
Телемнән язарга язмасын!
 
Киткәндә ахырда
 
Фанидан бакыйга,
 
Күземне ачмаска йомганда,
 
Җанымны тәнемнән
 
җуйганда,
 
Үз әнкәм телендә,
 
Үз әткәм телендә
 
Насыйп ит тәкрарны һаман
 
да:
 
“Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!
 
Лә иләһа илләллаһ!!!”
 
- Әгәр Тукай премиясен сезгә бирсәләр?
 
- Инде мин шул мәртәбәле бүләкне дәгъва кылучылар исемлегендә икәнмен, бу үзе генә дә зур дәрәҗә. Һәм, бирәләр икән, иҗатчы буларак сиңа тагын да зуррак җаваплылык өстәлә, начар, урта кул әсәрләр язарга синең хакың юк дигән сүз бу. Иҗатта гына түгел, яшәү рәвешең, үз-үзеңне тотышың, кигән киемеңә, иренеңнән өзелеп төшкән һәр кәлимә сүзеңә дә кагыла ул җаваплылык. Калган гомерең буе. Минем кулдан килерлек хәлләр болар. Шулай булгач, нигә өметләнмәскә ди әле! Чыннан да, нинди генә хәлләргә тарганда да , адәм баласын нәкъ менә өмет яшәтә, аягыңда нык басып торырга, якты, матур киләчәк турында хыялланырга, алга, гел алга барырга өнди, шуңа өметләндерә. Амин, шулай булсын!
 
Самараның “Бердәмлек”, Ульянның “Өмет” татар газеталары укучыларына да гел шулай бердәмлеккә, якты киләчәккә өметләнеп яшәргә язсын.

Рәмис САФИН
Бердәмлек
№ --- | 23.03.2016
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar