поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.03.2016 Милләт

Самара татарлары өчен бик тә якын Камышлы районы юбилей бәйрәм итә (ФОТО)

Горурлыгыбыз син, Камышлыбыз! Бу сүзләр Камышлы районының яңадан оештырылуына 25 ел тулуга багышланган юбилей чараларында еш яңгырады.

Камышлы авылы, Камышлы районы Самара өлкәсе татарлары өчен бик тә якын, чөнки биредә халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, күп гасырлар аша үтеп, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Ә инде бу як минем кебек кешенең туган җире булса, аның нинди зур илаһи көчкә ия булуын аңлавы кыен түгел. Юкка гына Камышлы төбәгендә туып үскән күренекле татар шагыйре Әнвәр ага Давыдов үзенең бер шигырендә:

Күпме илләр, башкалалар
 
гиздем,
 
Шомарып бетте юлда
 
өзәнге.
 
Ләкин миңа, әй, Камышлым
 
минем,
 
Син һаман да җирнең үзәге, - дип горурланып язмагандыр.
 
Әле үткән гасырның хәвефле егерменче еллары ахырында, утызынчы еллар башында баштан Байтуган районы буларак оештырылган, аннан Камышлы дип аталган бу районга күп кыенлыклар, үзгәртүләр аша үтәргә, сугыш афәтләрен, сугыштан соңгы авырлыкларны кичерергә, ә инде алтмышынчы елларда (1962 елда) бөтенләй таркатылып, әле бер районга, әле икенчесенә кушылып яшәргә, эшләргә туры килгән. Тик биредә яшәүчеләр, бигрәк тә аларның алдынгы фикерлеләре, бу гаделсезлек белән беркайчан да килешмичә, районны яңадан кайтару турындагы хыялларыннан баш тартмаганнар һәм, ниһаять, егерме сигез елдан соң бу хыял тормышка ашкан. 1990 елда төбәкнең иң абруйлы кешеләренең берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар төрле җаваплы урыннарда хезмәт иткән, соңгы елларында Камышлы интернат-мәктәбе директоры булган Абдулла Закир улы Акчурин җитәкчелегендәге унҗиде кешедән торган инициатив төркем күп өлкә, Мәскәү түрәләре бусагаларын таптаганнан соң, ниһаять, 1991 елның 4 мартында РСФСР Югары Советы Президиумы указы буенча Камышлы районын яңадан торгызу турында карар чыгарылды.
 
Бу көннәр әле дә исебездә. Без “Бердәмлек” газетасында ул Указны тулысынча, ә аның кырыенда Камышлы районының картасын да бастырган идек. Өлкәбездә оештырылган “Туган тел” татар оешмасы әгъзалары да бу хәбәрне хуплап каршы алып, яңа районны оештыру эшләренә ярдәм итә башладылар.
 
Менә шул Камышлы районын яңадан торгызу турында карар дөнья күргәннән соң 25 ел гомер үтеп тә киткән. Бу турыда янып-көеп йөрүчеләр Абдулла Акчурин, Наил Сафин, Вагыйз Сабиров, Мәхмүт Баһаутдинов, Рәшит Хәлиуллин, Фәретдин Таһаутдинов, Мария Мелешкина кебекләре инде бакыйлыкка күчәргә өлгергәннәр. Ә күбесе, шактый олы яшьтә булуларына карамастан, әле һаман туган районнарын үстерү, күтәрү уе белән яшәп ята.
 
Камышлы районы яңадан торгызылган туксанынчы еллар иң авыр үзгәртеп кору чорына туры килү сәбәпле, бу кешеләргә, бигрәк тә җитәкчеләргә бик авырга туры килгәндер, мөгаен. Мин аларның кайберләрен әле юбилейга багышланган тантаналы җыелыш башланыр алдыннан район Мәдәният йортының фойесында оештырылган халык осталарының кул эшләре күргәзмәсе белән танышып йөргәндә үк күреп алдым. Әнә каршыма яшь чагындагыча төз басып, инде 79 яшен тутыручы, озак еллар Балыклы авылында күмәк хуҗалыкны җитәкләгән Хәбибулла Гайзулла улы Нигъмәтуллин килә. Ул мине кочаклап ук алды. Дәүләткол авылында туып үскән авылдашым, район яңадан торгызылган көннәрдә зур “Мир” колхозы белән җитәкчелек иткән Саҗит Зәкиулла улы Галимуллин да нык үзгәрмәгән, йөзендә шундый ук елмаю балкый. Камышлы район хастаханәсенең элеккеге баш табибы, бер үк вакытта атаклы Камышлы халык драма театрының режиссеры да булып торган Атлас Мөхтәбәр улы Төхбәтовны да исән-имин күрү үзе бер шатлык иде.
 
Хәбибулла абый Нигъмәтуллин белән сөйләшкәндә аның йөзендә бәйрәм уңаеннан балкыган куанычлы хисләр белән беррәттән ниндидер борчу да чагыла иде кебек. Районда колхоз буларак сакланган, хәзер аның улы җитәкләгән бердәнбер хуҗалыкның элеккеге еллардан калган чыгымнарыннан арына алмыйча, банкротка әйләнүенә йөрәге әрни икән аның. Юбилей вакытында мондый күңелсез хәлләр турында сөйләргә кирәкми иде дә бит. Нишләтәсең, әйтмичә дә мөмкин түгелдер, күрәсең.
 
Нәкъ шушы һәм башка борчыган мәсьәләләр буенча район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновның тантана башланыр алдыннан бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунаклар белән очрашу вакытында да (алар арасында Россия Федерациясенең Дәүләт думасы депутаты Виктор Казаков, Губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, өлкә губернаторы һәм хөкүмәте вәкиле, спорт министрының беренче урынбасары, районның кураторы Андрей Харин, Самара, Оренбург өлкәләренең, Татарстанның чиктәш күрше-тирә районнары башлыклары да бар иде) сүз булып алды. Рафаэль Камил улы соңгы вакытларда районда бу җитешсезлекләрне бетерү өстендә эш алып барылуы турында хәбәр итте. Әнә, күп еллар чәчелмичә яткан элеккеге “Мир” колхозы җирләренә дә быел инвестор табылган икән. Бу, әлбәттә, киләчәккә яхшы өмет уята.
 
Күпләр әйтүенчә, соңгы вакытларда, җитәкчелеккә Рафаэль Камил улы Баһаутдинов килгәннән бирле, районның социаль-экономик үсеше күпкә яхшыра төшкән, халыкның көнкүреше, яшәү шартлары уңай якка үзгәргән.
 
Мөхтәрәм кунакларны Камышлының яңартылган урамнары буйлап та йөрттеләр, үткән елда гына ачылган яңа мәһабәт мәктәп бинасы белән дә таныштырдылар. 750 укучыга исәпләнгән бу бинада әлегә 450ләп кенә укучы белем ала. Аларга уку һәм спорт, сәнгать белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Кунакларның фикеренчә, мондый мөмкинлекләрне әлегә кайбер шәһәр мәктәпләрендә дә күреп булмыйдыр, мөгаен.
 
Татарстаннан килгән кунакларны Камышлыда татар телен укыту мәсьәләсе дә кызыксындырды. Шунысы аяныч, соңгы вакытта биредә никтер бу эшне факультатив рәвештә генә үткәрә башлаганнар икән. Димәк, уйланырга урын бар, дигән сүз. Юбилей тантаналарыннан соң район башлыгы бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде.
 
Ә бәйрәмгә килгәндә, ул Рафаэль Баһаутдиновның тәбрикләү сүзләреннән һәм районны оештыруда беренчеләрдән булып йөргән инициатив төркем әгъзаларын, районның атаклы кешеләрен, шушы елларда аңа даими ярдәм күрсәтеп килгән җитәкчеләрне юбилей медальләре белән бүләкләүдән башланып китте. Инициатив төркем исеменнән чыгыш ясаган районның беренче башлыгы Саҗит Зәкиулла улы Галимуллин бу зур хезмәтнең “чишмә башында” торучыларны онытмаулары өчен үзенең олуг рәхмәтен, киләчәктә Камышлы районының тагын да зуррак уңышларга ирешәчәгенә ышанычын белдерде.
 
Камышлы халкын шушы зур юбилей белән спорт министрының беренче урынбасары, районның кураторы Андрей Харин тәбрикләде, өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинның котлау сүзләрен җиткерде һәм район халкына исемләнгән Рәхмәт хатын район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка тапшырды.
 
Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, губерна Думасы депутаты Владимир Субботин шулай ук район халкына, район һәм авыл җирлеге башлыкларына, аерым хезмәткәрләргә үзләренең оешмаларының Рәхмәт хатларын җиткерделәр, бүләкләрен бирделәр. “Самаратрансгаз” оешмасы җитәкчесе Владимир Субботин Камышлы район үзәгенең ял паркына уен комплексы сатып алу өчен 300 мең сумлык сертификат та тапшырды.
 
Бу җитәкчеләр дә, Самара татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин һәм мин, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин да, шулай ук, Камышлы районының 25 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләндек.
 
Бәйрәмдә катнашучыларны Самара өлкәсе мөселманнары исеменнән региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин тәбрикләде һәм район башлыгы Рафаэь Баһаутдиновка затлы намазлык бүләк итте.
 
- Намазлыкка бас, шул чакта үзеңнең дә, районыгызның да уңышлары бермә-бер артыр, - диде ул.
 
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының матбугат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи оешма рәисе Ринат Зиннур улы Закировның котлавын җиткерде һәм бүләккә 200 данә татарча китаплар алып килүе турында белдерде.
 
- Анда якташыгыз, күренекле татар шагыйре Әнвәр Давыдов китаплары да бар, - дип шатландырды Гөлназ Шәйхи.
 
Күрше тирә-яклардан килгән район башлыклары да тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясап, бүләкләрен тапшырдылар. Бигрәк тә Кләүле районы башлыгы Николай Соловьевның тәбрикләве үзенчәлекле булды. Ул Кләүле һәм Камышлы районнарының бүленү тарихына тукталып, бөтен кыенлыкларны да уртак тырышлык белән җиңеп чыгуларын билгеләп үтте.
 
- Ике район чигендә ике чабышкы ат тасвирланган бу рәсем кләүлеләрнең һәм камышлыларның дуслык символы булып тора, - диде ул.
 
Камышлыга күрше Татарстанның Баулы һәм Лениногорск районнары җитәкчеләре Рамил Гатиятуллин һәм Рәгать Хөсәеновлар да берсе - барометр, икенчесе сәгать бүләк иттеләр.
 
Бүләкләүләр һәм тәбрикләүләр үзешчән артистлар башкаруындагы җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдән тамашачыларны Шенталы районының Денис авылыннан “Чулпан” фольклор ансамбле, Балыклыдан яшь җырчы Вәсимә Фәрдиева, Самара турында үзе иҗат иткән җыры белән автор-башкаручы Ленар Абсаттаров сәламләде. Кулларына чәй касәләре тоткан биюче кызлар белән бергә башкарган бу җырны тамашачы көчле алкышларга күмде.
 
Бәйрәм сәхнәсеннән төрле милләт вәкилләре - Степановкадан “Сударушка” рус, Никиткинодан “Шевле” чуваш фольклор ансамбльләре башкаруында милли халык җырлары яңгырады, биюләр күрсәтелде. Һәрвакыттагыча Иске Ярмәк авылының “Ак каен” фольклор ансамбленең кече, урта һәм олы яшьтәге бию коллективлары башкаруындагы “Ярмәк вагы” биюе зур уңыш казанды. Шул ук Ленар Абсаттаровның яңа гына “табадан төшкән”, районның 25 еллык юбилеена багышлап язылган “Яшә, авыл!” җыры да бик урынлы яңгырады.
 
Яшә авыл, яшә халкым,
 
Яшәгез әле шулай...
 
Камышлыма, дусларыма
 
Озын гомер бир, Ходай!
 
Ә инде ике егет сәхнәгә чыгып ике тавыш белән “Туган тел” җырын җырлап җибәргәч, аягүрә басып, аларга бөтен зал кушылды.
 
Кичә башлап җырлаучылар Гөлчәчәк Гатауллина һәм Альберт Мингалимов һәм барлык коллективлардан торган җыелма хор башкаруындагы “Гордая моя Россия” җыры белән тәмамланды.
 
Яшә, Россия, ә аның бер кисәкчеге булып, мәңге яшә, безнең Камышлыбыз!
 
 
Мөхтәрәм кунакларны каршы алу
 
 
Рафаэль БАҺАУТДИНОВ районны кайтаруда актив катнашучыларның берсе - хезмәт ветераны Хәбибулла НИГЪМӘТУЛЛИНга юбилей медале тапшыра.
 
 
“Шевле” чуваш фольклор ансамбле.
 
 
Сәхнәдә – атаклы “Ак каен” фольклор ансамбле.

 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 22.03.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»