поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.03.2016 Язмыш

Мин белгән һәм белмәгән Хәмидә

Сентябрьнең “әбиләр чуагы” дип аталган алдавыч иртәсендә дустым Хәмидәне эзләп, бакчасына киттем. Ничә транспортка утырганымны, нинди маҗараларга юлыкканымны язсам, озынга китә. Тиешле тукталышка килеп җиткәч тә “Коры Елга” дигән җирдән керә алмый хәйран матавыкландым.

Хәмидә: “Такси белән кил, акчасын үзем түлим”, – дисә дә, маҗаралы сәяхәтләрне өстен күрәм, авырлыкларны җиңү миңа рухи канәгатьләнү бирә. Элек балаларны экскурсияләргә алып барып, аларны текә ярлардан, урман чытырманлыкларыннан, тар басмалардан йөртә идем. Ә хәзер йөртеп кара, башың төрмәдә черер, билләһи.

...Барам шулай бакчачылык ширкәте сукмагыннан тирә-юньне күзәтеп, ташландык бакчаларны күреп, халык ялкауланды дигән нәтиҗә чыгарып. Хәер, сәбәпләре күптер инде. Әнә, никадәрле алма юл читендә череп ята, Коры Елгага йөге-йөге белән черек алма китереп аударганнар. Дәүләт йә эшмәкәрләр бакчачылык ширкәтләренә килеп, җиләк-җимеш, яшелчәне арзанрак бәягә булса да җыеп, балалар, картлар йортларына, инвалидлар интернатларына тапшырсалар, йә эшкәртү цехлары ачсалар, никадәр савап һәм табыш алырлар иде дә соң... Аннан табиблар да үзебездә үскән ризыкны ашарга куша бит. Хәер, безнең күрше Әнисә черегән алманы бәрәңге бакчасына тарата. Ул бәрәңгене җир астында черүдән саклый икән. Шулайдыр, быел күп кешенең бәрәңгесе череде, ә Әнисәләр бакчасында бер черек бәрәңге юк иде (чүпләшергә кергән идем, хәзер дә идән астында да әйбәт саклана диде).
 
Хәмидә мине каршыларга килде. Юл уңаенда үзләренең бакчачылык ширкәтендәге халыктан зарланып алды: “Әнә тегендә 8 метр тирәнлектәге матур, искиткеч чиста сулы күл бар иде. Чишмәгә, тирә-юненә чүп ташлый торгач, күлне тәмам тончыктырдылар...” Куе агачлар арасыннан сөйләшеп килә торгач, ике катлы, җыйнак кына бакча йортына килеп җиттек. Янәшәдә – мунчасы. 
 
“Татарстан яшьләре”н укучыларга күбесенчә “Бакчачы почмагы” рубрикасы аша таныш Хәмидә Гарипова электрон газетада эшләүче ире Рәис белән (“Татарстан яшьләре”ндә аның сканвордлары да чыга) кечкенә генә бакчаларында нәрсә генә үстермәгәннәр! Участоклары шактый уңайсыз, тау сыртына урнашкан, тау итәген киртләп-киртләп түтәлләр ясаганнар. Җиргә капланган пластик шешәләрнең күплегенә аптыраган идем, “хонорик” дип аталган корткыч җәнлекләр ясаган тишекләрне шулар белән томалаганнар икән (төскә-биткә матур, әмма бакчага галәмәт зыян салучы ул хайваннар турында Хәмидә “Т.Я.”га язып та чыккан иде). Явыз җәнлекләр Хәмидәләрнең тир, акча түгеп үстергән уңышларының шактыен юк итәргә өлгергән иде.
 
Төшкә кадәр ялт иткән кояшлы көн кинәт бозылып, җилләп-давыллап яңгыр ява һәм бакча йорты түбәсенә шыбыр-шыбыр алма коела башлады. Ә өй эчендә җылы, рәхәт. Яшьлек дустым белән сый тулы чәй табыны янында хатирәләргә чумып шактый озак утырдык.
Казанга укырга килгәч, без Хәмидә белән өч ел бер бүлмәдә яшәдек. Ул Казан дәүләт педагогика институтының татар мәктәпләренә рус теле мөгаллимнәре әзерләүче бүлектә укыды, ә мин – татар теле, тарих бүлегендә. Тулай торактагы 113 нче бүлмәдә дүрт кыз яшәдек. Бергә укыдык, бәйрәмнәрне бергә үткәрдек, аерылмас дусларга әйләндек.
 
Хәмидә буяу-фәлән күрмәгән сап-сары чәчле, озын толымлы, ябык кына кыз, мин аңа прическа ясап рәхәтләнә идем. Аның егете Рөстәм белән танышуына да шул толымнары сәбәпче. Химия-технология институты тулай торагына танцыга баргач, Хәмидә бер егетнең икенчесенә татарчалап: “Күр әле бу кызның толымнарын, алардан болын чәчәкләре исе киләдер, мөгаен, иснәп карарга иде!” – дигәнен ишеткән (безнең чор егетләре нинди романтик булган!) Ә вальс көе яңгырагач, тәвәккәлләп, егет аны биергә чакырган.
 
Институтны тәмамлагач та бер-беребезне югалтмаска тырыштык. Шулай да моңарчы болай иркенләп, алмалар “симфониясен” тыңлап, сөйләшә алган юк иде әле. Горурлыгы сәбәпле, яшьли сөйгән яры белән кавыша алмыйча, бүтән иргә барып, Хәмидә шактый кыен ашаган икән. Булачак иренә: “Мин сине яратмыйм”, – дисә дә, тегесе: “Минем сөюем икебезгә дә җитәр, күтәреп кенә йөртермен үзеңне”, – дигән. Әмма сүзендә тормаган. Ни теләсә шуны эшләп үскән түрә улының максаты горур кызны буйсындыру, үзенеке итү генә булгандыр, күрәсең. Каенана – түрә хатыны, улының бай кызга өйләнмәвенә үрсәләнгән, киленен бик рәнҗеткән.
 
Яшь укытучы Хәмидә бөтен көчен эшкә биргән. Тырышлыгын тиз күргәннәр, бәяләгәннәр: директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәктәп директоры, мәктәптән тыш тәрбия үзәге директоры итеп билгеләгәннәр. Шуңа өстәп өйдә ике бала, юл фаҗигасенә эләгеп гарипләнгән ир, абзар тулы мал, ярты гектарлы бәрәңге-яшелчә бакчасы, тавык чүпләп бетермәслек җәмәгать эшләре, иҗат... “Казанга баргач башта чәчне, тырнакларны ясата идем, аннан авыл күчтәнәчләрен кыстырып, Мәгариф министрлыгындагы кызларга отчет бирергә китә идем”, – ди Хәмидә, ул көннәрне искә төшереп. Кайбыч районы оешкач, эшкә батыр хатынны мәгариф бүлеге мөдире итеп куйганнар. Шатлык белән кайгы янәшә шул, хезмәттә күтәрелсә, шәхси тормышында бәхетсезлек башланган. Ире бакыйлыкка күчкәнгә ун ел тулган көнне Кайбыч районы Эчке эшләр бүлегендә 11 ел оперуполномоченный булып эшләгән олы улы фаҗигале төстә үлеп киткән. Икенче улы да явыз бәндә һөҗүменнән каза күргән. Өсте-өстенә килгән кайгылардан саулыгы какшап, үзе дә әҗәл белән шактый вакыт тартышкан ул. Тиң ярын табып, әнисен оныклар белән сөендергән улы әнисе, туганнары ярдәме белән генә тернәкләнеп аякка баскан.
 
Авыр сынаулар үткән кеше йомшак күңеллегә, игелек эшләргә атлыгып торучанга әйләнә. Хәмидә улы үлгәннән соң яшьли тол калган килененә кабат аякка басарга ярдәм иткән, хан сарае кадәрле йортын башка иргә кияүгә чыккан килене белән оныгына калдырып, Казанга күчеп килгән. Монда аны берәү дә колач җәеп каршы алмаган, кеше почмакларында яшәп, берничә эштә эшләгән. Кайчандыр КДУның журналистика бүлеген тәмамлавы Казанга күченгәч ярап куйган. Ул журналистлык хезмәтендә үз урынын тапкан, “Шәһри Казан”, “Известия Татарстана” газеталарында, “Татарстан” журналында бүлек мөхәррире булып эшләгән.
 
Ә иң мөһиме – Хәмидә Казанда үзен аңлап, санлап, кадерләп яшәрлек газиз кешесен – Рәисен очраткан. Яшьлек дустым бүген гомеренең яңа баскычына күтәрелеп, көн-төн иҗат итә. Илһам бирүчесе, канатландыручысы – ире Рәис. Алар күз карашларыннан аңлашалар. Хәмидә бүген икенче яшьлеген кичерә. Аның һәр язмасы – тормышының бер кыйпылчыгы. Әле кайчан гына “Синең хакка гына түзелгән...” дип аталган шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарган иде. Куен кесәсендә генә йөртерлек итеп җыйнак эшләнгән, бай эчтәлекле әлеге китапның бер өлеше таралып та беткән икән.
 
Хәмидә чын эш аты. Кайчан гына чылтыратсаң да, ул йә хикәя, йә мәкалә язып утырыр. Әле төрле газета-журналларда басылган проза әсәрләрен туплап, китап чыгару хәстәре белән йөри икән. Тәрҗемәче дә бит әле ул. “Татарстан” һәм “Татарстанда җирле үзидарә” журналларындагы язмаларны татарчага да, урысчага да тәрҗемә итә. “Ел директоры”, “Халык талантларының бөтенрусия бәйгесе” лауреаты, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” мактаулы билгесе иясе дә ул.
 
Дустымның мин хөрмәт иткән тагын бер ягы – ул “журналист этикасы” дигән төшенчәгә бик игътибарлы. Язмада геройларының язмышларын ахырынача селкеп салмый, аларга катгый хөкем чыгармый, моны укучыларга калдыра, геройларына хөрмәт белән яза. Кем белә, Хәмидә язмышы гел бәхет-сәгадәттән генә торса, аңарда язучылык сәләте ачылмаган һәм республиканың әдәбият-сәнгатькә гашыйк халкы аны белмәгән дә булыр иде, бәлки. Мин аның язмаларын төрле газета-журналлардан эзләп алып укыйм. Ул шулкадәр тиз, күп һәм тормышчан яза, укып-бәяләп өлгерермен димә.
 
«Минем җаным таудан яратылган,
Кошлар кебек хөрлек сөямен.
Диңгезләрдән килә бунтарьлыгым,
Сөю тулы назлы йөрәгем», – дип язган дустым “Автопортрет” шигырендә.
 
Моннан тыш, Хәмидә искиткеч бакчачы, уңган хуҗабикә дә. Бер кышта кунакка баргач, алар фатирында ямь-яшел үсентеләргә күмелеп утырган тартмаларның күплеген күреп, хуҗаларның шул тартмалар арасында калган тар гына сукмактан йөрүләрен белеп исем киткән иде. Чыннан да, бакча җене кагылган аңа. Кечкенә бакчасын тутырып, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк үстерү өчен ел саен 6-7 мең сум акча түгә, орлык, туфрак, ашлама ала икән.
 
Хәмидәләр фатирының кабат яшеллеккә күмелер вакыты җитте. Язларын-җәйләрен бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, кышларын шәһәрдәге фатирларында шул хезмәт җимешләре белән сыйланып, дустым Хәмидә ире белән парлап бәхетле, озын гомер кичерсен, укучыларны киңәшләре, матур әсәрләре белән әле озак куандырсын иде.
 

Студент Хәмидә иптәшләре белән (алда утырган, ә артта сулдан беренче – язма авторы).

Югардыгы фотода хәзер ире Рәис белән. 
 
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА. Балтач районы, Югары Шубан авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»