поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.03.2016 Матбугат

Дирбияле яшелчәк, кәкрәчле пөрәннек

Апа бик шәп календарь бүләк итте әле. Исеме үк шундый – “Иң шәп календарь”. Тышлыктан соң титул битен ачу белән үк шәплеге күренә башлый: “Иң шәп тәкъвим” дип язылган. Тәкъвим сүзен бигүк аңламасам да (кая инде, гарәпчә белмәгәч! Наданмын, кичерә күрегез...), календарьдыр дип чамаладым.

Численник инде бу, урысча әйткәндә. Эчтәлеге ягыннан календарь, ә формасы белән – диварга элеп куеп, көн узган саен бер битен йә өзеп, йә бөкләп куя торган бик уңайлы китапчык, ягъни мәсәлән.

Календарьны алга таба актара башлагач, аны әзерләп бастырган иптәшләрнең ана телебез сагында үтә дә сизгер торуларына тәмам ышанасың! Раннур нәшрияты чыгарган әлеге тәкъвимгә тупланган язмаларда укучы бер генә дә урыс сүзе таба алмастыр, мөгаен. Тапса да, ул сүзләр кайбер язмаларга нимес ышпиуны кебек явызларча шуышып, качып-посып кына кергәндер. Һәм керү белән үк татар теле кагыйдәләренә буйсынып, безнеңчә рәвешкә килгән дә куйган алар: ыстакан, кәч-трүл, бүджит (бюджет бу, танымый тормагыз тагы, татар телендә бөтенләй дә очрамый торган ж авазы шундук “сата” аны), кәфүр эспирте (камфора спиртыдыр, мөгаен, тик нигәдер кәмфүр түгел), пәртвин (портвейн, гәрчә килеп чыгышы белән бу урыс сүзе түгел-түгелен, ләкин безгә ул, алкогольле эчемлек буларак, урыслар аша кергән, билгеле). Пәртвине булгач, кагор дигән шәраб исеме дә татарчага җайлашырга тиеш иде кебек, әмма монысы онытылып калган ахрысы, урысча әйтелештә кагор дип язылган, югыйсә, кагур буласы иде.
 
Календарьда аш-су әзерләү рецептлары күп. Менә, алма йөземлеге дип аталган берсенә тукталыйк. Исеме үк кызык әле моның: икесе дә җимеш затыннан булгач, алма йөземлеге дисәң дә, йөзем алмалыгы дисәң дә ярыйдыр. Әлеге ризыкны әзерләр өчен алынырга тиешле нәрсәләрнең барысын бер сүзгә сыйдырган да куйган календарьны төзегән иптәш – дирбия дигән. Бусы да гарәп сүзе бугай. Ләкин моңарчы без аны ат җигү, тугаруга бәйле әйберләрнең җыелма атамасы дип кенә белә идек – дилбегә, ыңгырчак, камыт, өзәңге, ә барысы бергә – дирбия. Календарь авторы белән бәхәсләшеп утырасы килми, дирбиянең гарәпчә тагы ниндирәк мәгънә төсмерләре барлыгын белмәгән башым белән!
 
Әлеге календарьны сатып алып, ел буена тәмләп кенә укып барырга ниятләгән кешегә шактый кыенга туры килмәгәе! Яшьлекләрен читтәрәк – Литвада, Украинада уздырып, Татарстанга гомерләре көзгә авышкандарак кайтып урнашкан апа белән җизни, әнә, безнең бүгенге газета, журналлар теленә һаман да күнегеп бетә алмыйлар. Мондагы халык җайлы гына кабул иткән күп сүзләрне алар өнәмиләр: “Бу нинди мөхәррир инде, нигә редактор дип язарга ярамый? Нигә мөстәкыйль дип язасыз, суверенлы дисәң әйбәтрәк аңлашыла бит!” – дип бәйләнәләр миңа. Ә мин монда ярты гомеремне татар матбугаты казанында кайнап үткәргән кеше була торып та, Раннур нәшрияты календарендагы “чын татарча” сүзләрне аңламыйча утырам әле! Гүләш (гуляш), фәсфәт (фосфат), тилифун (телефон), сикунд (секунд) рәвешендә язылган сүзләрне күз танырга карышыбрак тора. Чит телләрдән сүз алмыйча яшәп булмый, билгеле. Ул телләр техник алгарышлы булып, бөтен дөньяны үзләрендә уйлап табылган яңа нәрсәләр һәм шуларның ата-малары белән тәэмин итеп торсалар, бигрәк тә. Әйтик, бүген телебезгә кереп тулган гаджет, компьютер, айфон, смартфон, маркетинг, риэлтор, менеджмент кебек һәм башка йөзләгән сүзне, иң элек инглиз теленнән алмыйча, тагы каян аласың ди. Шуларны татарчага якынайтып, үз әйтелешебезгә җайлаштыргач, бераз тынычланып киткәндәй булабыз инде, әлбәттә. Ә үзебезчәсе болай да бар икән, андый сүзләрне чит телдән алып тормаска да була. Мәсәлән, самолетны нигә очкыч димәскә? Урысчасы да нәкъ шул мәгънәдә бит инде аның – үзе оча дип тәрҗемә ителә. Төрекләр әнә автомобильне әле дә булса араба (арба) диләр. Гарәптән кергән күп сүзләрнең туган телебез калыбына буйсынуын да уңай кабул итәм. Әйтик, әлеге календарьдагы шикелле, һәләк, сәләмәт, тәһәрәт, хәләт, бәлә дип язуга мин һич тә каршы түгел. Чөнки калынлы-нечкәле әйтелешле гарәп сүзләре – үзәккә үткән кыенлык инде ул безгә. Җәфа белән җафаланып, җәза белән җазаланып, сәламәтлек белән сәләмәтлекне бозып бетерә яздык. Хәттадагы хаталар хәттин ашты. Әмма, матдә шикелле сүзләр дә миләрне черетә. Соң, чыннан да, шуларны үзебезчә генә язып булмыймы икәнни – калын әйтелешлесен тоташ калын итеп, нечкәләрен янә нечкә генә итеп, әммә, мәтдә дип? Иң шәп календарь нәкъ шулай яза да.
 
Әле тагы әлифбага теге мең тапкыр чәйнәлгән калын әйтелешле хәрефләрне – каты к белән каты гны өстәмичә котылып булмый торган тозак бар. Бусы кадер, тәкъдим, гали, галим, җәмәгать кебек сүзләргә кагыла. Әнә, башкортлар, кирилл хәрефләрен кабул иткән чорда, теге гасырның утызынчы еллары азагында ук, безнең хатаны кабатламыйча, шул каты авазларны койрыклы хәрефләр рәвешендә алганнар да, бүген рәхәтләнеп кәдер, тәкдим, гәли, гәлим, йәмәгәт дип язалар (к белән г билгеләрендә койрык бар дип күз алдына китереп укыгыз, билгеле). Раннур да “усак яфрагы бер тиенлек кәдәр” дип язып куйган куюын, ләкин ул татар әлифбасында әлегә каты к хәрефенең юк икәнен онытып җибәргән бугай. Димәк, сүз нечкә әйтелеш алып, имгәнеп кенә калган. Мәшәкать дигән гарәп алынмасын да мәшәкәт дип язганнан гына татар теленең әлифбасы байый алмас шул, чөнки к хәрефе, сүздәге әләргә ияреп, нечкә әйтелештә кала бит. Сәдакә сүзе белән дә шулай килеп чыккан: катыкның әлифбада юклыгын онытып, календарь авторлары аны сәдәкә дип яза. Менә шул язылышта әйтеп карагыз инде! Мәрәкә килеп чыга, шулаймы?
 
Календарьны кулга тотып, андагы ашсу рецептлары өйрәткәнчә тәм-том әзерләргә уйласак та шактый кыен хәлдә калуыбыз бар. Исемнәренә генә игътибар итик башта. “Сыла балыгыннан “баттерфляй” дигәнен әзерләп багыйк. Безнең сүз булмаса да, баттерфляйны беләм әле мин: инглизчә күбәләк дигәнне аңлата ул, итальян композиторы Джакомо Пуччининың япон кызы язмышына багышланган “Чио-чио сан” операсын тыңлаганым бар чөнки. Мадам Баттерфляй ариясен дә җырлап бирә алам хәтта (юк-юк, дөрес язмадым бит – хәттә кирәк!) Ә менә сыла балыгын белмим, ни оят булса да. Татарча-урысчамы, төрекчә-урысчамы, төрекчә-татарчамы сүзлек актарырга туры килмәгәе...
Алтынсу татламалар дигәнен дә ачыклап бетерәсе булыр. Рецептны яхшылап укып чыккач, әлеге камыр ризыгының кош теле дигән ризыкка тәңгәл икәнлеге аңлашылды.
 
Ак шөкалатлы татлыма дигәнен (бу юлы татлама түгел, татлыма диелгән) бераз чамаладык. Шоколад сүзен татарчалаштырып шикалат дип язганны күргән бар, ул очракта уртадагы к урысча әйтелә. Ә менә шәп календарьдагы шөкалат сүзендә ул хәрефне берничек тә урысча к итеп әйтеп булмый, тел сына, димәк, калынлы-нечкәле сүз килеп чыга. Кыскасы, артыграк тырышып ташлаганнар егетләр...
Сылама ясау ни ул? Укыгач төшенәсең – массаж ясау була икән.
 
Шәмпиниуннар белән кыздырылган бикрә – шәп яңгырыймы? Француздан - урысларга, урыстан безгә күчкән гөмбә исемен татарчага бөккәч, ярыйсы ук үзебезчә сүз килеп чыга икән. Тик менә бикрә дигәнен күп кеше аңламый бит әле. Ярый, бу юлы календарьны төзүчеләр аның безгә таныш атамасын җәя эченә язып куйганнар – камбала балыгы икән ул. Бая мисалга китергән сыла дигәнен никтер язмаганнар иде. Тәки белми калдым нинди балык икәнен...
 
Шәфталулы коймаклар ашыйсыгыз килсә, иң шәп календарь өйрәткәнчә, он, шикәр, сары май, йомырка, эремчек шикелле таныш ризыклар аласыз да, шуларны – игътибар! – шикәрләндерелгән зәнҗәбил, шәфталу, кабык тасмасы белән бутап, пешерәсез дә куясыз. Җип-җиңел! Бер генә нечкәлеге бар – эшкә тотынганчы, зән-җәбилнең, кабык тасмасының, ә тома наданнар шәфталуның да ни икәнен белешергә тиешләр! (Дөрес, шәфталу күпләргә билгеле хәзер – персик була шикелле.)
 
Тәрәч бавырыннан яшелчәк ясарга ниятләсәгез, йәнә дә иң элек тәрәчнең нинди балык икәнен ачыкларга тиеш буласыз. Сүзлексез ашарга әзерләргә тотынасы да юк. Чөнки әле монда тагын бер сабак кәрәфес, аннары бер сабак туран да кирәк булачак бит. Шуларның ни икәнен белгәч, курыкмыйча эшкә тотына аласыз.
 
Унаяклы аш пешергәндә дә сүзлексез булмый: бердән, унаякның нинди җан иясе икәнен ачыкларга кирәк буласы. Осьминог булса, сигезаяк дияр идең, монда бит ун дигән! Аннары, бишбуынтык та кирәк була икән. Анысы нидер тагын? Сельдерей-мазар түгелме? Соң, тегеннән-моннан кергән сүзләрне татарчалаштыру тәҗрибәң барында, нигә анысын сәлдәрәй диебрәк язмаска инде? Яңгырашыннан булса да аңлар идек әле.
Казылык белән кырындык яшелчәге ясаганда, казылыгын табуы җиңел булыр, ә менә кырындыкны каян табарсыз икән? Ни икәнен белмәгәч дим...
 
Кәкрәч яшелчәге белән дә проблема килеп чыгуы бар. Ни соң ул – кәкрәч? Креветкадыр, мөгаен. Кәкрәебрәк тора бит ул.
 
Бер язмада чеби үстерү серләре шәрехләнә. Авторы чебиләрне ике төрле тартмага салып үстергән: беришен тәмәкедән бушаганга, ә икенчесен – пөрәннектән бушаган тартмага салган. Без перәннек дип яза идек. Хәер, ике варианты да урысча прянники дип атала торган ризыкның исемен татарчага “бөгештерү” генә инде. Раннурга ө хәрефе күбрәк ошый, күрәмсең.
 
Күпек дигән хайванның кешегә ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен укып белдем әле календарьдан. Тексттан, дөресрәге, контексттан гына чамаладым – бу хайван акула булса кирәк. Әй юк, сурәтләүләренә караганда, крокодилга да охшап куя. Сүзлек актарасы булыр инде тагын.
Бәдымҗан (баклажан), кинҗә (кинза), рәйханнарга (базилик), һөмәлсөнә (хмели-сунели), дәфнәләргә (лавр) инде аптыраган юк, боларына ияләшеп киләбез. Шуларга ияреп, бая әйтелгән шәфталулар, зәнҗәбилләр, бикрә һәм сыла балыклары да телгә кереп китмәс дип кем әйтә ала? Әлегә Раннур бу өлкәдә пионер булса да...
 
27 гыйнвар битен ачсак, ул – Тамгалык көне икән. Таможня диләр урысча. Ә бит бу сүз татарның тамга сүзеннән “азган”, димәк, көнен дә тамгалык дип тамгаласак, бик тә урынлы кебек. Күңелгә ятышлы тагын бер сүз бар әле календарьда, ул да булса – тазә сүзе. Юк, таза түгел, гәрчә тазәгә мәгънәдәш кебек тоелса да. Һәрхәлдә, икесе дә бер тамырдандыр дип уйлыйм. Әйтик, калын әйтелешлесе – таза дигәне, мисалга, таза савыт, ягъни чиста савытны, тазалык – сәламәтлекне, чирдән азат, чиста булуны, Раннурча язсак, сәләмәтлекне аңлата. Алай да, таза – тазәгә тәңгәл үк түгел: соңгысы без ничек әйтергә дә белмичә аптыраган свежий дигәнне белдерә ахрысы. Яңа гына өзеп алган кыярны, яңа сауган сөтне, яңа юып киптергән киемне әнә шул тазә сүзе белән янәшә куйсак, кыска да, оста да була, минемчә.
 
Чиста дигәннән. “Иң шәп...”ләр еш кына ару сүзен кулланалар. Аруландыру күбрәк суны чистарту йә булмаса чиста су эчүгә бәйле әйтелгән. Монысын инде кайсыбер текстларны керәшен ханым-туташлар җыйган йәки язгандыр, мөгаен, дип уйладым. Чөнки нәкъ менә керәшеннәрдә, дини йолаларга бәйле рәвештә, ару сүзе еш кулланыла. Ә нигә, бусы да үзебезнең сүз! Чиста, саф дигән сүзләрдән күпкә борынгырак та, төр-кирәк тә бугай әле ул.
 
Медицина терминнары безгә элек-электән Шәрыктан, йәнә күбрәк гарәпләрдән, фарсылардан кергән. Әлеге календарьдагы файдалы киңәшләрдә алар тулып ята. Фалиҗ – параличны, гасаб – нервыны, әгъзә (язылышы үзләренчә) – органны белдерә. Ләкин нервы системасы урынына гасаб төзелмәсе дип, паралич сугуны – фалиҗ сугу дип, холестеринны – һәлистир дип, җәрәхәт сүзен никтер һ белән, җәрәһәт дип яза башласаң, кайберәүләрнең, чистый ялкытты мондый сүзләр, дип, календарьны болгап атулары да бар! Тутыя, әзмәтдә дигәннәре ни аңлата тагы? Тутыя җитмәгәндә кабак төше, көнбагыш ашарга кушылган, шуннан чыгып, тутыя – селен буладыр дип фараз итик. Ә үз-мәтдә дигәнен, шулай ук контексттан чыгып, микрофлора дип фаразлыйк. Ләкин һәр укыган язманы адым саен тәрҗемәләп бара торгач, аның үз телеңдә язылган икәненә шикләнә башлыйсың шул.
 
Бордо сыекчасы ясарга да өйрәтә календарь. Моның өчен чәтрәп кирәк икән. Сүндерелгән-сүндерелмәгән дигән сүзләргә ияреп, чәтрәп сода буладыр ул, дип уйладым. Формуласы күрсәтелгән – СаО, димәк, химия китабын актарып баксаң, чәтрәпнең ни икәнен шундук беләсең!
Иң шәп календарьның шәп якларын да, бераз хөрти ягын да күрсәттек. Аны әзерләп чыгарган каләмдәшләрем үпкәләмәс дип өметләнәм: алар, татар теленең сүз байлыгын барлау, саклау юлында шактый ук җитди, күп урында – бәхәсле яңалыклары, мисаллары белән, безне бу хакта уйланырга, эзләнергә үзләре мәҗбүр иттеләр ич! Димәк, туган телен яраткан, аны кайгырткан һәр кешегә, шулардан да элегрәк – телче галимнәребезгә эш җитәрлек әле.

Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»