поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Гыйнвар
  • Артур Гыйниятуллин - саксофончы
  • Фарыйх Мадьяров - самбочы
  • Мурат Сиразин (1957-2021) - фермер
  • Рәфыйк Таҗетдинов (1961-2017) - музыкант
  • Азат Аббасов (1925-2006) - җырчы
  • Гаяз Максуди (1891-1942) - җәмәгать эшлеклесе
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
20.03.2016 Шоу-бизнес

Яшь башкаручы Айнур Галләмов сольный концертларын башлый (ВИДЕО)

Чирмешән егете, яшь-башкаручы Айнур Галләмов зур максатлар белән “Күзләреңә гашыйк булдым” дип аталган сольный концертын башлый. Безгә дә аның беренче концертында булырга насыйп булды.

“Минем алдымда ике юнәлеш бар иде: спорт факультеты яисә сәнгать университеты, ләкин күңелемә сәнгать университеты якынрак иде, шуның өчен әлеге юнәлешне сайладым”, - диде Айнур. Бу юлны сайлаганына ул һич үкенми. Укырга кергәндә нота белмәсә дә, ике ел эчендә гармун төймәләренә баса-баса, үзе өйрәнеп, хәзерге вакытта җырларына көйләр яза, төрле концертларда чыгыш ясый.

Бөтен нәселләре төрле өлкәдә эшләсә дә, уллары әти-әнисе юлыннан китмәгән... “Улыбыз җырга сәләтле. Ул инде 6-7 яшеннән үк караокеда барлык җырларны да җырлый иде, ә иң яраткан җырларының берсе “Су буенда учак яна” җыры булды. Нота белмичә, инструментларда уйнамыйча, үзе көйләп, аранжировка ясаучыларга җибәрә иде. Безнең тормышыбыз “көпчәкләр өстендә” үткәч, аның да безнең язмышны кабатлавын, авыр юлдан китүен теләмәдек. Без бит дәүләткә эшлибез. Акча аз түлиләр. Яшьлекнең үткәнен, баланың үскәнен сизми дә, күрми дә калдык. Хәзер генә ул музыкантлар да, җырчылар да үзләренә эшлиләр. Матди хәлләре дә яхшы”, - диде Айнурның әнисе Галия апа.
 
Күрәсең, Айнур да әти-әнисенең киңәшен тыңлап, спорт уеннарында зур җиңүләр яуласа да, яраткан шөгыле булып, җыр сәнгатен беренче урынга куйган. Кечкенә чактан ук үз-үзенә хуҗа булган Айнурга, югары уку йортына кергәч, укытучысы – Лидия Алеексевна зур ярдәм иткән.
 
Яшь-башкаручыны үзләрендәге район мәдәният йортына чакыру көтмәгәндә була. Сольный концерт белән кайтырга кушкач, Айнурда “иҗат канатлары” ачыла. Концерт алдыннан нинди генә хисләр кичерсә дә, продюсеры булмаган яшь талант иясенә, зур таяныч булып, әти-әнисе һәм бертуган апасы Алинә тора.
 
 
“Ял итү турында хәтта уйлаганым да юк, хәзер җырга кимендә 4 сәгать китә. Репертуарга килгәндә, үзем көйләр язганга күрә, проблема юк. Гел яңа көйләр белән шатландырасы килә. Тик, әйтергә кирәк, яхшы шигырьләр бик аз. Җыр популяр булсын өчен аның бит сүзләре дә, көе дә әйбәт булырга тиеш. Ә инде минем җырларга сүзләрне Галия апа Сафиуллина яза. Аллага шөкер, җырлар языла, илһам килеп тора. Җырлап бетерергә вакыт кына җитсен”, - диде яшь башкаручы.
 
Чирмешәндә тулы заллар җыйган Айнур Галләмовны, районның Илһам Шакировы дип атый, Галия апа Сафиуллина.
 
Иҗатташ дусты, тыйнаклыгы һәм яхшы куелган тавышы белән игътибарны җәлеп иткән Ранис Гатауллин да, Айнурның иҗатына сокланып карый һәм аның белән горурлана. Болай гына да түгел, автор-башкаручы буларак, Айнурдан үзенең җырларына көйләр дә көтеп кала.
 
Эстрадада җырчылары күп булуга карамастан, профессионализмны берләштергән, вокал яктан дөрес, тирән мәгънәле җырлар җырлаучы, шулай ук Айнурны илһамландыручы - Филүс Каһиров үзе икән.
 
 
Чирмешәнгә кире кайтсак, Айнурның сольный концерты “югары нота” да үтте. Иң күп алкышларны, халыкта игътибарын “Күзләреңә гашыйк булдым” җыры алды.
 
Киләчәктә дә Айнур шундый ук дәртле, көчле гыйшык утында янып, башкаларга чын мәхәббәт үрнәге булып калсын иде. Концерттан әлегә тиңнәрен очратмаган егетләр-кызлар тиз арада сөйгән ярларын табу теләге белән, ә инде парлылар бер-беренә карата тагын да көчәйгән татлы хисләр белән кайтып киткәннәрдер. Ә Айнурның: “Безнең туган телебез, ата-бабаларыбыз саклап килгән милләтебез, динебез, данлы тарихыбыз, җырыбыз һәм кабатланмас моңыбыз бар! Шулай булгач, без - горур халык, бер-беребезне саклыйк!” дигән хушлашу сүзләре йөрәкне бигрәк тә ялкынландырды.
  
 
 
 

 
 

Илсөяр НУРЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 20.03.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы