поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.03.2016 Әдәбият

“Сөйли, җырлый, сагына торган...” материя (ХИКӘЯ)

16 март көнне элгән хикәянең ахырын эләбез. Рәхим итеп укыгыз.

Хикәянең башы монда: http://matbugat.ru/news/?id=14276

Әйе, чынлап та кеше материянең “Сөйли, җырлый сагына торганы.” Сагына шул, бик сагына газизен Элеонора.Сагынуларына юк чара. Шуңадырмы, күңеле бик нечкәрде, йомшарды аның.  Хәер, кеше бит каты таштан, салкын тимердән яратылмаган, туфрактан  ул, йомшак туфрактан яратылган  (шуңа да кире туфракка кайта), каты булу кешенең  табигатенә үк туры килми.

        Мондый кичерешләр белән хөкемдарлык һич яраша алмый иде. Элеонора эшен ташларга булды. Тик, күрәчәгенәдер, китеп өлгерә алмады – аңа сәяси җинаятьчеләр эшен карап, хөкем чыгарырга туры килде. Җинаятьчеләр дип, болар студентлар, әле балалыкларыннан да чыгып бетмәгән яшьләр иде. Алар  “Азатлык!”, “Табигый байлыкларны илнең һәрбер гражданына!”, “Прагматикларны хакимияттән куарга!” кебек шигарьләр күтәреп , университет мәйданына чыкканнар. Аларга башка яшьләр дә ияргән. Тикшерү материаллары буенча, оештыручылары бер кыз булып чыкты. Судта да барлык гаепләнүчеләр төп фигурант итеп аны атадылар. Шунда, суд барышында, Элеонора бу очракта бер дә кирәкмәгән шигъри юлларны исенә төшерде (кечкенә чагында әбисе җитәкчелегендә“Таз”дигән бу шигырьне  күрше балалары белән инсценировка итеп куйганнары бар иде):
 
        -Башчыбыз таз, бер заман без уйнадык...
 
        Әйе, уйнаганнар. Тик ахырын уйламаганнар. Тукай шигырендәгечә, балалар гына шул. Барысы да башларын игән, гаепләрен таныйлар, димәк. Чү, берсе башын горур тотып басып тора. Аның чыраенда үкенүнең әсәре дә юк сыман. Бу теге оештыручы кыз. Элеонора, аны яхшырак күрергә теләп, күзлеген киде һәм кинәт утырган урыныннан авып китә язды: нәкъ үз кызы Эльвинаныкы кебек куе зәңгәр күзләрнең акыллы карашы аңа төбәлгән иде. Өстәвенә кызның йөзе дә  таныш кебек тоелды. Таныш шул, әйе, таныш... Бу бит...бу бит кайчандыр, күптән инде, аның Эльвинасы белән бергә балалар бакчасына йөргән кыз. Дөрес, хәзер ул үскән, үзгәргән дә кебек, тик йөзеннән элеккеге сабыйлыгы чыгып бетмәгән. Аның Эльвинасына да хәзер шулай егерме яшь булыр иде...       Бу яшьләр инде университеттан чыгарылганнар, димәк, җәзаларын алганнар. Юридик күзлектән караганда” Non bis in idem”(бер җинаять өчен ике жәза каралмаган.) Ләкин болар гади генә түгел,  сәяси җинаятьчеләр иде шул. Ә андыйларга җәзаның катысы каралган, бигрәк тә оештыручыга – теге горур кызга , димәк. Боларны төрмә, ә оештыручыны арктик киңлекләрдә яки сусыз чүлләрдә гомерлек сөрген көтә.   Озак баш ватты Элеонора. Теге кызны сөргенгә җибәрү үз кызын җәзага тарту белән бер иде аңа. Ниһаять, ни булса, шул булыр дип, төркемдәгеләрнең барын да зур штрафка тарту белән чикләнде – ун ел буе хезмәт хакларының дүрттән берен “Прагматиклар” фиркасенең исәп-хисабына күчереп барырга тиеш иде болар.
 
     Сәяси җинаятьчеләрне канун нигезендә хөкем итмәгәне өчен җәза озак көттермәде – Элеонораны егерме биш елга сөргенгә хөкем иттеләр. Егерме кешелек мәхбүсләр төркемен тимер рәшәткәле ябык фургонда башта Архангельскийга алып килделәр, аннан очкыч белән Баренец диңгезе белән Карское диңгезе арасындагы Яңа Җир архипелагының Көньяк утравына озаттылар. Димәк, Элеонораның калган гомере боз диңгезендә – мәңгелек төн иле булган караңгы, коточкыч салкын урында үтәчәк икән. Хәер, калган гомере озын түгел инде – булса, алты-җиде ай булыр. Аның укыганы бар: мондагы уран шахталарында эшләүче тоткыннар шуннан да озакка тарта алмый.
 
      Очкыч  Амдерма-е дигән хәрби аэродромга төшеп утырды. Тоткыннарны сафка тезеп, номерлап санагач, конвой башлыгы Элеонораны үз янына чакырды.
 
        -Сезгә  бер ай госпитальдә эшләргә,- диде ул фәрман биргән кырыс тавыш белән. (Менә гомере бер айга озыная булып чыкты)
 
        Бәхетсез мәхбүсләрне амфибиягә төяп, архипелагның Төньяк утрауына озаттылар, ә Элеонораны Белушья Губа дигән поселокка алып киттеләр.
 
        Монда аны конвоир тиешле документлар нигезендә баш табибка тапшырды. Илле-алтмыш яшьләр тирәсендәге (нишләп  ирекле баштан  алла каргаган җирдә эшли икән бу олы яшьтәге кеше, дигән уй узды хатын күңеленнән.) табиб Элеонораның әле гүзәллеген җуймаган йөзенә  бер генә күз ташлады да:
 
    -Сез шәфкать туташы булып эшли алырсызмы?-диде. Гомере кыл-җеп өстендә торган хатын юк дип әйтә аламы соң?! Ябык мәктәптә аларны беренче ярдәм күрсәтергә, укол ясарга өйрәттеләр. Әнисенең табибә булуы да аны бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар итә, ә латин телен ул су урынына эчә иде.
 
      Госпитальдә шәфкать туташлары болай да җитешми икән, өстәвенә икесе декрет ялына киткән. Элеонораны  монда җыештыручы итеп  теркәделәр, чөнки сәяси тоткыннарга табиб яки шәфкать туташы булып эшләү тыелган. Табигый сәләте, тырышлыгы, медицина өлкәсендә булган кадәр белеме аркасында ул  эшенә бик тиз төшенде. Ике атна да үтмәде, аңа инде операция барышында шәфкать туташы булып эшләргә туры килде. Тик...менә инде ай үтеп бара. Тиздән, бик тиздән аңа да нурланыштан газап чигеп үләчәк мәхбүсләр сафын тулыландырырга туры киләчәк.
 
      Кызының һәлакәтеннән соң аның яшисе килмәгән чаклары күп булды. Менә хәзер, үлем күзенә карап торганда, яшисе килү теләге көчле. Нишләпләр шулай икән? Нинди гаҗәп нәрсә син тормыш! Яшәпләр  туеп булмый. Кем белә, бәлкем, язмыш аңа тагын бер тапкыр мәрхәмәтле булыр: уран шахталарына җибәрмичә, бакыр базларына, марганец, кара кургаш, цинк шахталарына яки Карское диңгезе шельфындагы нефть промыселларына гына озатыр.
 
       Чынлап та, язмыш аңа тагын елмайды. Кемнәрдәндер үтенеп, ялынып, әгәр ул дигәнчә булмаса, контрактны өзеп кайтып китәчәген ультиматум итеп куеп, баш табиб аны  бер елга калдыруга ирешкән булып чыкты. Бу турыда хезмәттәшләреннән ишеткән Элеонора аларның бу вакыйгага карата фикерләрен дә белде. “Нинди кайтып китсен,  ятим калган дүрт оныгын аякка бастыру өчен акча эшләргә килгән бит, китәме соң”,- диештеләр.
 
       Менә , ул-бу булмаса, гомере тагын бер елга озайды. Эшлә дә , эшлә. Хәер, эштән кала аның башка юанычы да юк иде. .Ул госпиталь бинасында карават белән өстәл генә сыярлык чолансыман караңгырак бүлмәдә яши. Китап укырга, язарга ярамый, интернет турында,билгеле инде, хыялланырга гына кала. Туклануы - тоткыннар паегы, сирәк кенә пешекчеләр авырулардан артып калган ашауны бирештерәләр.  Элеонорага персонал белән дә, авырулар белән дә, эшкә кагылышлы темалардан кала, аралашу тыелган. Авыруларның күбесе хәрбиләр булганлыктан, аңа ир-атлардан сүз кушучылар күп, ләкин хатын ләм-мим дәшми иде. Аңа госпиталь территориясеннән чыгып йөрү дә тыела. Чыгып та, кая барасың. Диңгездәге моржлар, тюленьнәрне, диңгез казларын  карыйм дип, яр буена ак аюлар янына  төшсәң генә инде. Ак аюлар үзләре дә кайвакыт поселок урамнарына килеп чыгып, монда яшәүче хәрбиләрне, төзүчеләрне куркуга салган очраклар бар икән. Поселокта төпләнеп яшәүчеләр булмаганлыктан, балалар тавышы ишетелми, бу да гайре табигый тоела. Элеонора тәрәзәгә карады.  Салкын, фәкыйрь табигать күренеше бәгырьләрне кискән  сагышны тирәнәйтә генә иде. Аяк астын мүк, лишайниклар каплаган, анда санда күренгән кәкре-бөкре кәрлә каеннар, җиргә ята төшеп үрмәләп үскән таллар, кыска гына үлән сабаклары бер дә тынып тормый торган ачы, кискен җилдә менә-менә үләм-бетәм дигәндәй сыгылалар, ярдәм өмет итеп, җиргә сырышалар. Кыш турында инде әйтеп тә торасы юк. Мондагы күп санлы күлләрне, елгаларны төбенә кадәр катыра торган, җелегеңә үтәрдәй  кырык-илле градуслы салкыннар, өстәвенә  ураган җилләре, җитмеш көнгә сузылган караңгы төн. Җәйләрендә –мәңгелек туң, территориянең шактый өлешен каплаган калын боз катламы, фәкыйрь флора. Шушыларның барысы өстенә монда үткән гасырларда үткәрелгән атом-төш сынауларының кара шәүләсе төшкән кебек. Әллә инде Карское диңгезе төбендә күпләп күмелгән радиоактив калдыклар шундый шом таратып тора, белмәссең.
 
      Ел да үтте. Элеонора,  алдагы язмышы турында уйларга да куркып, эшләде дә, эшләде. Ике елдан аның коткаручы фәрештәсе булган баш табиб тә континентка кайтып китте. Яклаучысыз калган хатынның күңеленә боз салкыны йөгерде: нишләтерләр аны, исләренә төшеп, шахтага озатырлармы? Ләкин ел арты ел узды, аны килеп алып китүче күренмәде, Элеонора дамоклов кылычы астында эшләвен дәвам итте.
 
      Менә инде шушы боз диңгезендә Элеонора тугызынчы җәен каршылады. Аңа кырык сигез яшь тулды. Нишләп адәм дигәнең шушы авыр шартларда да тормышка ябышып ята икән? Кызы-газизе күптән теге дөньяда. Ире, бәлкем, исәндер. Әти-әнисе исән микән соң? Алар картлар иде бит инде. Элеонорага бу газап утравында ни калган? Әллә теге чакта юлдаш мәхбүсләреннән аерылып калып, ялгыш эшләдеме? Гәүдәсе күптән инде крематорийда яндырылып, җаны кош булып очкан булыр иде бит. Шулай уйлана торган булды  үлмәс борын боз тәмугына эләккән ана. Тик дөнья куласа: бер әйләнә, бер баса дип юкка гына әйтмәгәннәр икән.
 
      Июль азагында Элеонораны, башка мәхбүсләр белән очкычларга төяп, һаман шул Амдерма-е аэропортыннан  Воркутага алып киттеләр. Монда аларның кулларына документ һәм беркадәр акча күчерелгән банк картасы биреп (калганын компенсация рәвешендә өйләрегезгә кайткач алырсыз, диделәр), тараттылар. Илдә зур сәяси үзгәрешләр булып, хакимият алышынган, “Прагматиклар” фиркасе куып таратылган икән.
 
         Элеонора өйләренә икенче көнне төш турында  гына кайтып җитте, чөнки аларның шәһәренә вакуум поезд (капсулалар эчендәге пассажирларны труба буенча ярты сәгатьтә мең чакрымга илтеп куя торган) ике көнгә бер генә йөри икән. Кодны җыеп, зур тимер капканы,  ачты. Баскычтан күтәрелеп, өй ишеге янына килде. Һаман шул өч төймә урынында тора. Элеонора үзенең төймәсенә бармагын тидерүгә, ишек акрын гына бер якка шуышты. Хатын эчкә атлады. Тып-тын иде, ире дә, хезмәтчеләр дә күренмәде. Ул, юл киемнәрен дә салмыйча, залга узды. Зал нәкъ ул киткәндәгечә, бары тик түр диварга кызының-бәгырь кисәгенең зурайтылган фотосурәте эленгән. Яшь тулы күзләре белән ана баласына текәлде,калтыранган куллары белән рәсемне сыйпады, аннан карашын кызының “Кыр чәчәкләре” дигән натюрмортына күчерде – ул иске урынында эленеп тора иде.
 
  Кинәт сабый елавы ишетелде. Хатын, бу ни бу, дип уйларга да өлгермәде, залның йокы бүлмәләре ягындагы ишеге ачылып китеп, кулына бала күтәргән яшь кенә хатын-кыз килеп чыкты. Ул да, Элеонора да, соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп, бер тын бер-беренә карап тордылар.  Элеонора, аңына килгәндәй булып:”Сез кем?”- дип сорады. “Ә сез?”-диде теге хатын сорауга сорау белән җаваплап һәм шунда ук, нәрсәдәндер курыккандай, тиз-тиз “Сез Элеонорамы?!”- дип өстәде. Яшь хатынның тавышы да, йөзе дә таныш кебек тоелды. Соң бу…соң бу...аларда бакчачы булып эшләгән кешеләрнең  кызы бит. Ә бала? Элеонора сабыйга күз төшерде: ике  яшьләр чамасындагы малай коеп куйган бәләкәй Ян иде.
 
     Элеонора дәшми-тынмый стенадан кызының натюрмортын алды да саубуллашмый- нитми борылып чыгып китте. 
 
      Инде кызларын исән килеш күрүдән өметләрен өзгән ата-анасы, Элеонораны күргәч, бәхет-шатлыкларыннан күз яшьләренә күмелделәр. Ни гаҗәп, монда да зал идәненә җәелгән калын келәмдә өч яшьләр чамасындагы кызчык уйнап утыра иде. Сабый башта Элеонорага ятсыныбрак карап торды да аннан, йөгереп килеп,  аның итәгенә ябышты: “Әни, әнием, сагындым! Нигә озак кайтмый тордың?”-дип елап иркәләнә башлады. Гаҗиз калган хатын, баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Кызчык Элеонораның әнисенең сеңлесенең оныгы икән; өч ай элек әти-әнисе, әбисе авиакатастрофада һәлак булганнар.
 
      Элеонораның хәлләреннән бераз хәбәрдар булганнан соң, әти-әнисе, кыенсынып кына, Ян турында сүз башладылар. Ябыгып, ярты гәүдәсе генә калган саргайган йөзле кызын йөрәге белән жәлли-жәлли, үзләрен дә гаепле санап, әнисе сыкрый –сыкрый сөйләде дә, сөйләде.  Хатыны өчен Янны да буш калдырмаганнар: фиркадән чыгарып, отставкага җибәргәннәр. Элеонораны бик сагынган, юксынган ул. Тик инде аның мәңге кайтмаячагын уйлап, биш елдан соң өйләнергә булган –нишләрсең, ир кешегә  ялгыз яшәве читен..
 
      -Кирәкми,-диде Элеонора, аны бүлдереп,- Ян да, сез дә гаепле түгел. Язмышымдыр. Ходай тәгалә бәхетен дә, бәхетсезлеген дә үзе ала, үзе бирә. Менә бит, гомерем бетмәгәч, тәмугтан да исән чыктым, бәхетемә тагын бер кыз да бирде, әйеме, бәбекәем, дип хатын баланы кочып сөйде, тегесе көмеш кыңгыраучыклар чыңлаган яңгыравыклы тавыш белән көлеп җибәрде.
 
      Икенче көнне Ян үзе дә килде. Ярабби, элеккеге ир солтаны урынына Элеонора каршында газаплы тормыштан  тәмам бетәшкән  карт басып тора иде. Кая киткән аның киң җилкәләре, шәмдәй төз буе? Тирән буразналар каплаган сөйкемле чыраена  аптырау галәмәте чыккан Ян да хатынының йөзендә  элеккеге - бер кашык су белән йотардай Элеонораны күрергә теләп булса кирәк, гаҗәпләнебрәк текәлеп карап тора иде. Икесенең дә күзләрендә яшь күренде, алар балаларча, үксеп дигәндәй, елап җибәрделәр. Иргә дә, хатынга да авыр, бик авыр иде.
 
      Елап туйгач, Ян Элеонорага зур гына шкатулка сузды. Хатын аны таныды: монда ул бәхетле чакларында алтын балдакларын,беләзекләрен, зөбәрҗәт, рубин кашлы йөзекләрен, энҗе муенсаларын, бриллиант кашлы алкаларын саклый иде. Элеонора сак кына шкатулканы ачты.  Зәркән әйберләре элеккечә шунда ята.
 
      - Йорт - җирне бүлешүгә килгәндә...- дип авызын ачкан Янны хатын бүлдерде:      -      -     
 
      - Кирәкми, миңа хәзер шушысы да җитә,- дип, шкатулкага ымлады.
 
     -Рәхмәт,-дип кенә әйтә алды Ян, нишләптер каушап.
 
       Элеонора яңа тормышына  кыеннан ияләште. Аңа һаман, комендатурага барып, билгеләнеп кайтасы, ярым ач килеш авырулар белән процедуралар үткәрәсе, дәшми-тынмый чукрак кешедәй  йөриседер кебек тоела,  өстәвенә менә-менә, һау-һаулап этләр ияртеп, конвоирлар килеп чыгар төсле. Ул йоклый алмый, элеккеге борчу-хәсрәтләре аңа һич кенә дә тынгылык бирми. Бу хәлендә ул эшкә дә урнаша алмый иде.  Аптыраганнан, Элеонора кичерешләрен телефонындагы сайтына төшерә башлады. Яза торгач,  бер ел дигәндә тулы бер роман килеп чыкты. “Ураганнар илендә” дип атады аны элеккеге тоткын. Романны укучылар шактый күп булып чыкты, җәмәгатьчелектә аның белән кызыксыну киң таралыш алды. Ә өч елдан роман буенча “Боз тәмугында” дигән зур популярлык алган фильм эшләнде. Фильмның презентациясе, зурдан кубып, тантаналы шартларда үткәрелде. Анда хатыны белән Ян да чакырылган иде. Элеонораның тулыланып, түгәрәкләнеп киткән нурлы йөзенә, шатлыктан балкып торган күзләренә сокланып карап торган Ян да ничектер үзен бәхетле сизде; ул чын күңелдән Элеонораны зур уңышы белән котлады...  Тормыш үз асылына кайтып дәвам итте.
 

Нурания ТӨХБӘТУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 20.03.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»