поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.08.2009 Хатлар

ОЛЫ ХИСЛӘР ҮЛМИ...

Көне буе телевизор карап утырырга вакыт юк, тик ни хикмәттер – очраклы рәвештә генә элдереп җибәргән арада иң шәп, файдалы, мәгънәле тапшыруларга эләгәм. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Эш урыным – салкын базардан өшеп-туңып кайтып кердем. Күгәрчен тәпиедәй кызарган кулларымны җылыткан арада гына карап алыйм әле дип телевизорны кабызган идем, экранга терәлеп каттым. Анда ниндидер бер иске фотодан дөньяның бар кайгысы саркып торган чынаяк төсле тирән күзләр карап тора иде. Габделфәт Сафин тавышы ишетелде. Милли җәүһәрләребез турында шундый матур фильмнар төшереп саваплы эш башкарганы өчен Габделфәт Сафинга аерым рәхмәт.

Безнең базарга Таһир Якуповны якыннан күреп, күршеләр булып яшәгән Роза килгәли. Роза безгә, базарда эшләүчеләргә, телеңне йотарлык өчпочмак, гөбәдия, кыстыбыйлар пешереп алып килеп ашата. Мин аның белән бик тиз уртак тел таптым, чөнки ул да минем шикелле газета-журналлар укырга ярата, милли сәнгатебезне сөя. “Кырын ятып укырмын,” – дип, Роза миннән журналлар да алыштыргалый. Беркөнне кош тоткандай сөенеп килеп җиткән бу: “Сөембикә”нең менә бу санын үземә калдырыйм әле, ә? Анда минем укытучым – Таһирә апа турында язылган.”

 

Таһирә апа гомере буе 80 нче мәктәптә укыткан. Мәкаләдә аның тормышы, фронтта катнашуы, мәхәббәте тарихы бик тәсвилләп язылган. Ә иң кызыгы – Таһирә апа Гомәр Бәшировның “Кем җырлады” әсәрендәге төп герой Таһирәнең прототибы икән! “Кара әле, – мин әйтәм, – мәкаләдә Таһирә апаның Таһир Якуповның укытучысы булганлыгы турында да язылган. Син шул хакта белә идеңме?”

 

– Әйе, Таһирә апа гел сөйләп көлдерә иде, – диде Роза. – Менә мондый вакыйга турында сөйләгәнен хәтерлим: “Бервакыт класска дәрес бирергә дип килеп керсәм, Таһир партага сәхнәгә шикелле менеп баскан да, җырлый. “Тамашачылар” – классташлары авызларын ачып тыңлап утыралар. Тәки җырчы булып китте бит шул Таһир!”

 

Роза сөйләгәннәрнең иң гаҗәбе алда иде әле. Баксаң, аларның гаиләсе Таһир Якуповларның күршеләрендә генә яшәгән һәм Роза яшь чагындаТаһир Якуповка гашыйк булып та йөргән. Шул турыда миңа менә нәрсәләр сөйләде ул:

 

– Таһир абыйлар безнең астагы күршеләребез иде. Ә алардан да астарак катта Азат Аббасовлар торды. Бездән ерак түгел атаклы биюче Фердинант та (атаклы булса да, фамилиясен хәтерләмим) яшәде. Мин ул вакытта 10-15 яшьлек үсмер кыз. Без ул йортка күченеп килгәндә Таһир абый инде танылган, бөтен халык ярата торган җырчы иде. Ул йортта без алты елдан артык яшәдек. Әти-әнием дә аның җырлаганын бик яраталар иде. Аскы каттан көне-төне җырлаган тавыш ишетелә иде дип хәтерләмим. Радиодан Таһир абый җырлый башласа, әти безгә шылт та иттермәде. Онытылып, бирелеп тыңлый иде. Тыңламаслык түгел иде шул...

 

Күршеләр белән күңелле яшәдек. Таһир абыйның әнисе Фатыйма апа минем Әсмабикә әбием белән дуслар иде. Керешәләр, йөрешәләр, авыр чакларында бер-берсенә бурычка да кереп йөргәннәрен хәтерлим. Әнием белән дә бик дус иде Фатыйма апа.

 

Таһир абыйның соңгы, күңелсезрәк чакларын хәтерләүчеләр бик күп. Мин аны алай итеп хәтерләмим. Бик күркәм, матур итеп хәтерлим мин Таһир абыйны. Мин бит үсмер кыз бала көе үз гомеремдә тәүге тапкыр яшерен генә нәкъ менә шул кешегә гашыйк булып йөрдем. Үсмер чак бит, йөрәгеңә “ярамый” дип әйтеп кара! Таһир абый матур, пөхтә итеп костюмнан чыгып китә, матур итеп кайтып керә иде. Һәрвакыт яңа, матур ботинкадан. Кайвакыт кемнедер көтеп торган чакларына туры килә идем. Авыр портфелемне өстерәп, мыштым гына яныннан үтеп китәм, тиз генә подъездга кереп югалам. Җиргә төбәлгән карашым үтеп барышлый җырчының ботинкаларына төшә... Басып торышларына кадәр дөрес иде. Асылынкы-салынкы түгел, аяк башларын бераз як-якка каратып, бер аягын алгарак чыгарып, нәкъ артистларча... Хәер, Ак ком асты урамында аңа яшерен хисләр белән янып йөрүче кызлардан бер мин генә булмаганмындыр инде. Кызык, Таһир абый моны үзе сизенгән микән, безнең мәхәббәт тулы карашларны тойган микән? Кыюсызрак, оялчанрак кеше иде ул. Шуңа күрә безгә, бала-чагаларга сүз катып, игътибар итеп азаплаганы булмады. Кечкенә булсам да, бик Олы Хисләр кичергәнмен инде үземчә. Елап ятканнарымны да хәтерлим.

 

Абыем белән икебезне әтием җәйнең матур көннәрендә Ак пароходлар карага дип елга портына кадәр җәяү алып бара, җәяү алып кайта иде. Шулай бер көнне куанышып кайтып керсәк, бөтен ишек алды халкы әллә нишләгән – елыйлар, һәммәсе дә кайгылы. Таһир абыйның кыз туганы Асия апа суга батып үлгән! Әниләре Фатыйма апа сөйли: “Ашамыйча да чыгып йөгерде. “Чәй булса да эч инде!” – дип артыннан кычкырырга гына өлгердем. “Юк, дус кызым көтеп тора!” – диде дә, ишектән әйберләрен ташлап элдертте генә.” Дусты – марҗа кызы бата башлагач, Асия апа аны коткарам дип, үзе батып үлгән. Ә дус кызы тыпырчына торгач, ничек тә ярга чыга алган. Бик аянычлы үлем булды ул. Таһир абый ул вакытларда үтә нык кайгылы йөрде. Әтисе Габдулла абый – шак-шок килеп таяк белән генә йөргән тома сукыр абзый – бу хәлләрдән соң бөтенләй биреште. Нәкъ шул чорда алар үзләренең менә дигән өч бүлмәле фатирларын каршы йорттагы ике бүлмәле фатирга алыштырдылар. Акча хәлләре мөшкелрәк иде, күрәсең.

 

Озакламый без дә ул урамнан күченеп киттек. Алар шунда яшәп калдылар. Таһир абыйның кыек атлап йөрүләре юк иде әле. Юлдан язулары кайчан башлангандыр, белмим...

 

Мәктәпне бетергәч, Мехчылар комбинатында эшләдем. Үземне ошатып йөрүче егеткә, ышынычлы кеше дип, кияүгә чыктым, ике кыз бала алып кайттым. Берничә елдан соң ирем фаҗигале төстә үлде, бакча яшендәге ике баламны кочаклап ялгыз калдым. Шуннан бирле бүтән кияүгә чыкканым булмады. Сабыйларыма хыянәт итермен төсле тоелды.

 

Ак ком асты урамыннан күченеп киткәннән соң, Таһир Якуповны бик озак еллар күрмәдем. Ә соңгы күрүем болай булды. Мехчылар комбинатына баручы трамвайны көтеп тора идем. Янәшәмә мескен генә кыяфәтле бер кеше килеп басты, янында кечкенә генә эте дә бар. Нидер чамалап, игътибарбеләнрәк итеп карасам – Таһир Якупов! Таһир абый инде бик картайган, начар гына киенгән, таушалып беткән бер кешегә әверелгән иде...Бөтен кыяфәте, көчкә чайкалып басып торуы белән миндә бик нык кызгану хисе уятты ул. Кая киткән мәгърур кош шикелле Таһир Якупов?! Таһир абыйны күреп бик каты тетрәндем. Дөньялар каралып киткән шикелле тоелды: чарасызлык, аңа ярдәм итә алмау, өметсезлек... Яшьлегемдәге хис-тойгыларым янәдән исемә төшеп, бугазыма таш кебек килеп тыгылды. Нишләдең син, Таһир абый?! Сиңа ярдәм итүче булмадымени? Күңелем актарылып, килеп туктаган трамвайга да игътибар итмичә, елый-елый җәяү киттем.

 

Таһир Якуповның җырлаганын хәзер дә тыныч кына тыңлый алмыйм. Аның җырларын башка берәүләр башкарса, шундук сизелә – нинди зур аерма! Нишләп бу җырны Таһир Якупов башкаруында гына тапшырмыйлар, ник җырны интектерәләр икән дип уйлыйм.

 

Таһир Якуповның чибәр, матур чакларын хәтерләүче дуслары, ут-күршеләре күп әле. Җырчының яралы язмышы сәбәпләрен белүчеләр дә юк түгелдер. Таһир абыйның эчкечелек юлына басуында чордаш артистларның да гаебе бар дип уйлыйм. Әллә көнләшү булмаган дисезме? Аны юлдан яздырыр өчен, йомшаклыгыннан файдаланып, баштагы чорда махсус сыйладылар, эчерделәр. Репетиция ахрында сәхнә артында гына көтеп торучы җырчы “дуслары” шешәләрен пинҗәкнең эчке кесәсеннән генә чыгарып күрсәтә тораган булганнар. “Эчмәсәң, сиңа берәү дә егып салмый”, – дип әйтүе генә җиңел, ә чынлыкта шул басымга каршы килеп кара син! Бер тапкыр, ике тапкыр, өч тапкыр каршы килерсең. Дүртенчесендә сине барыбер “сындыралар”, Таһир Якупов кебек йомшагракларны бигрәк тә. Меңәрләгән татар кызларын үзенә гашыйк иттереп тә, үз вакытында төпле, тормыш терәге булырдай хатын кулына эләкмәгән ул.

 

Эчеп, егылып йөргән чакларын күрмәгәч, Таһир Якупов минем хәтеремдә чиста-пөхтә, тәртипле, горур кыяфәтле, чибәр күрше абый буларак саклана. Ялтырап торган ботинкалар кигән Таһир абый турында хәтирәләрем мине гүя яшьлегемә кайтара, беренче мәхәббәт хисләремне яңарта...

 

И, язмыш...Йөрәкләрдә бары моң-сагыш,

Олы хисләр үлми, онытуны белми...


Динә ӘХМӘТОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»