|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2016 Мәдәният
Нәбирә Гыйматдинова: "Беркайчан да иҗат дип үземне корбан итмәдем"Татарның яраткан прозаик язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән әңгәмә. Әсәрләр күбрәк кайчан языла, китап бастыруның кыенлыклары, Язучылар берлегенең ярдәме һәм башка темаларга ачыктан-ачык сөйләшү. — Нәбирә ханым, әсәрләр күбрәк кайчан языла?
— Әсәрнең төгәл язылу вакыты юк, кемнең кайчан җае чыга, мөмкинлеге була, шунда яза. Төнлә язам, дигән нәрсә, бәлки, шагыйрьләргә хас нәрсәдер. Мин, прозаик буларак, күбрәк ял вакытларында язарга тырышам. Күңелгә җыелганнар кайчан да булса бер тишелергә тиеш, аның билгеле сәгате юк. Китапны талант булганда гына язарга мөмкин. Шундый талантың, әйтер сүзең бар, күңелеңә нәрсәдер җыелган икән, аны тизрәк кәгазьгә бушатасың.
— Язучы хатын-кызның гаиләсенә вакыты каламы?
— Язарга күпмедер вакыт бирәм дигән нәрсә миндә юк. Минем өчен гаилә беренче урында тора. Беркайчан да иҗат дип үземне корбан итмәдем. Бу миңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер миссия кебек. Үземне иҗатка гына багышлап, балаларны кайгыртмасам, нәрсә булып бетәр иде икән? Бу минем өчен фаҗига булыр иде, ул хәлләрдән соң бер генә китабым да дөнья күрмәс иде.
— Китапларны бастыруда чират бармы?
— Бүген нәшриятта теләсә кемнең китабын бастыру мөмкин түгел. Ул бит тауар буларак басылып чыга. Аны укучыга ирештерергә дә кирәк бит әле. Китап кибетләрендә 5-10 ар ел сатылмый яткан әсәрләр дә бар. Нәшрият тауарның сатылуына да карый, аның да үз планы бар. Әйбәт язылган, укучы көткән әсәр икән, ул чират көтеп ятмый, планга кертелә.
— Язучылар берлегенең матди ярдәмен тоясызмы?
— Юк. Язмалар күтәреп барганым юк. Анда күбрәк иҗат дөньясына яңа аяк баскан язучылар килә. Аларның язмаларын тикшерәбез, ул бастыруга бара икән, хат юллыйбыз, андый чакларда Язучылар берлегенең ярдәме кирәк була.
— Элек әсәрне табага салганчы, Тукай клубында 7 кат иләк аша уздыралар иде. Бүген акчасы булган һәркем, андый кысаларны читләтеп, китап бастыра ала. Бу чынбарлык профессиональ язучыларны ни дәрәҗәдә борчый һәм моның нинди тискәре яклары бар?
— Талантсызларда әрсезлек көчле. Хаталары тикшерелмәгән, эшкәртелмәгән китаплар басылуны, китап чыгаруның табыш алуга корылуын берничек тә туктатып булмый. Бу гамәл кешенең намусыннан тора. Шуңа моның өчен бик борчылмыйм. Минем үз укучыларым бар. Булачак китабымны әдәби, әхлакый яктан, гомумән, бар яклап та карыйм, шуңа да 3 елга бер генә китабым чыга. Бүген китап белән алыпсатарлар акча эшли.
— Китапны укучыга илтеп җиткерү кыенмы? Бу максаттан нәшриятчылар да ярдәм кулы сузамы?
— Бүген китап сату дәүләткүләм авыр мәсьәлә. Бездә 10 лап нәшрият бар, алар үз бәясен куеп сата. Нәшриятта басылган китапларның 75 %ы китапханәләргә китә, калганы кибетләргә чыга.
--- |
Иң күп укылган
|