17.03.2016 Хәвеф-хәтәр
Юкка чыккан 15 яшьлек Буа малаен тапканнар
Үсмернең сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый, диелә. Буада яшәүче 15 яшьлек малай өеннән 14 мартта иртәнге сәгать 6да чыгып киткән җиреннән юкка чыккан иде. Туганнары фаразлавынча, ул автобус, электричка, маршрутка яисә очраклы машинага утырып, Казанга чыгып киткән булырга мөмкин, диелде.
Аны Яшел Үзән хокук сакчылары төнлә тапкан. Аның белән барысы да яхшы, дип хәбәр ителә.