|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2016 Җәмгыять
Бала караучыларга кагылышлы закон кирәкме?Үзбәкстаннан килеп, Мәскәүдә бала караучы булып эшкә урнашкан хатын-кыз дүрт яшьлек нарасыйны үтерүдә гаепләнә. Әлеге хәбәр шаккатырды. Берәүләр, бала караучыларга кагылышлы закон кирәк, дип чаң сукса, икенчеләр, гомумән, мондый ярдәмчеләрдән катгый рәвештә баш тартырга кушкан. Акча артыннан куган заманда, әти-әниләр арасында баласына вакыт таба алмаучылар артканнан-арта. Ябык ишек артында баланы кем тәрбияли? Әбәттә ял итәләр
Подъезд төбендәге игълан тактасында белдерүләрнең нинди генә төре юк. Тәрәзә дә алмаштыралар, ишек тә куялар, телисең икән, бусага төбенә кадәр әле генә мичтән чыккан камыр ризыклары да китереп бирәләр хәтта. Иртән эшкә барырга чыккач, кызыл хәрефләр белән язылган игъланга күз төште. Белдерүне яңа гына элгәннәр. Ак кәгазь ялтырап тора, телефон номеры язылган буй-буй кәгазь кисәкләре дә ертылмаган. “Балагызны бакчадан, мәктәптән алып кайтам. Дәресләрен әзерләргә булышам. Сез өйдә югында карап торам” диелгән анда. Бәясе дә бар. Бала караган өчен бер сәгатькә 150 сум сорыйлар. Көне буе эштә йөреп әлеге белдерү турында онытып та бетергән идем. Кич өйгә кайтканда теге кызыл хәрефләр тагын күзгә “килеп бәрелде”. Ни гаҗәп, телефон номеры язылган кәгазьләрнең берсе дә калмаган, шуңа күрәме, номерны белдерү өстенә кулдан язып куйганнар. Димәк, баласын чит кеше кулына ышанып тапшырырга теләүчеләр, һәрхәлдә, бу турыда уйланучылар җитәрлек.
Рәсимә күрше йортларның берсендә яши. Аңа – 28 яшь. Белеме буенча тәрбияче-психолог. Балалар бакчасында да эшләп караган. Бүген исә өйдән чыкмыйча гына акча эшләү җаен тапкан. Кече яшьтәге балалар өчен төрле йомшак уенчыклар тегә икән. Арада сабыйларның сәләтен үстерү өчен махсус уйлап табылганнары да бар. “Баланы өйгә килеп тә, үземә алып кайтып та карыйм, – дип аңлатты ул. – Әти-әниләргә күрсәтергә паспорт һәм уку йортын тәмамлау турындагы дипломым гына бар. Күбесенчә таныш-белешләр, күршеләр аша ишетеп-белүчеләр мөрәҗәгать итә. Аларга бернинди кәгазь дә кирәкми. Таныш түгел кеше баласын ышанып тапшырырга ашыкмый. Атнага өч-дүрт көн бала карыйм. Сәгатьләрен санасаң, төрлечә туры килә. Көненә ике-өч сәгать тә, биш сәгать тә булгалый. Әти-әниләр ике атна алдан мөрәҗәгать итеп куя. Төшке аш тирәсендә кечкенә бала белән утырырга тәкъдим итүчеләр, баланы мәктәптән алып, төрле түгәрәккә кадәр алып барып куярга сораучылар күбрәк”.
Ашыгыч тәрбияче дә бар
Психологлар исә бала карау өчен чит кеше яллаганда ашыкмаска киңәш итә. Гаиләгә чит кеше кертү – сабыйның үсешенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип кисәтә алар. Баксаң, өч яшькә кадәр нарасыйны, гомумән, әти-әнисе һәм якын туганнары гына карарга тиеш икән. Әби-бабай, апа-энеләрегез юк икән, сабый караваты янында үзегезгә утырырга туры киләчәк. Мәсьәләнең тагын бер ягы бар: бала караучы яллау кесәгә сугарга мөмкин. Башкалада хуҗалык буенча ярдәмчеләр табарга булышучы агентлык хезмәткәре сүзләренә караганда, авыруны караучы һәм “ашыгыч няня” (ярдәмчеләрнең әнә шундыйлары да бар!) сорап шалтыратучылар күбрәк. Белгечләр иң яхшы хезмәткәр табып бирергә вәгъдә итә.
Бала караучыга карата таләпләр дә шактый. Аның физик һәм психик сәламәтлеген, белемен, балалар белән уртак тел табу осталыгын, телләр белү дәрәҗәсен һәм башкаларны тикшерәләр. Агентлык тәкъдим иткән бала караучыларның алдагы эш урыныннан белешмә документлары да җитәрлек. Бәясе исә сәгатенә 250-300 сумнан башлана. Иң элек нинди ярдәмче кирәк икәнен ачыкларга киңәш иттеләр. Баланың яшенә, тәүлекнең, көннең кайсы вакытында карауга, ашыгыч булу-булмауга карап, бәяләр дә төрле. Агентлыкка нигездә хәлле гаиләләр мөрәҗәгать итүен дә яшермәделәр. Яшь әниләр “ашыгыч няня”ны үз итә икән. Андый ярдәмчеләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бала янына килеп җитәргә әзер.
Салым түләсеннәр!
Очсызрак ярдәмче эзләп табарга теләүчеләргә исә саграк буласы гына кала. Мәскәүдә килеп чыккан фаҗигадә дә гаепне кемнән эзләргә? Белгечләр әйтүенчә, Үзбәкстаннан Мәскәүгә эш эзләп килгән хатын-кыз рус телендә дә “ватып-җимереп” кенә сөйләшкән. Аның үзе белән документлары булмаган, дигән мәгълүмат та бар. Әти-әниләр бу хакта хәбәрдар булган. Хәзер җинаять эше буенча тикшерү бара.
Әлеге хәлдән соң бала караучы эшенә лицензия бирә башларга кирәк дигән тәкъдим җиткергәннәр. Бер яктан, рәсми документны алу өчен таләпләр исемлеге төзелсә, икенче яктан, акча эшләүчеләрдән казнага салым да җыя башламакчылар. Тик ярдәмче хезмәткәрләр һәм әти-әниләр үзләре моңа риза булырмы? Баланы вакытлыча карап торырга дип ерак туганыңны, күршеңне чакырырга беркем дә тыя алмый бит.
--- |
Иң күп укылган
|