|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2016 Мәдәният
Илһам Вәлиевнең кичәге концертыннан ФОТОрепортаж15 мартта Татар Дәүләт филармониясендә Рәшит Ваһапов фестиваленең чираттагы бәйрәме – Екатеринбургтан килгән тенор Илһам Вәлиев концерты Казан тамашачысын шок хәлендә калдырды. Иң югары ноталарда да бертигез яңгырашлы көчле һәм шул ук вакытта милли төсмерләргә бай тавыш, җиз иләктән үткәрелгән классик репертуар, югары башкару культурасы – Илһам Вәлиевның бу сыйфатлары Казанны әсир итте. Күпләрнең фикеренчә, мондый алкышларны хәттә Казан да сирәк ишетәдер. Кыскасы, Илһам Вәлиев Казанны “алды”. Фотоларда: И.Вәлиев концертыннан кайбер мизгелләр.
--- |
Иң күп укылган
|