• 27.09-30.09 Фирдүс Тямаев. УНИКС. 18:30
  • 01.10 "Хикмәт әкиятләре", Кариев театры, 18:30
  • 02.10 "Йомрыбаш" 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.10 "КОРТ", Кариев театры, 18:30
  • 09.10-10.10 Илсөя Бәдретдинова. "Вирусыңны сатыйм". Чаллы. С.Садыкова концертлар залы. 19:00
  • 17.10-18.10 Иркэ. Тормыш жиллэре hэм "Бэйрэм" ансамбле. УНИКС. 17:00
  • 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 27 Сентябрь Сәрия Сабурская
  • 27 Сентябрь Рамил Вәҗиев
  • 28 Сентябрь Рәшит Зәкиев
  • 28 Сентябрь Әхмәтһади Максуди (1868-1941)
  • 28 Сентябрь Габдулла Сәгыйтов (1909-1943)
  • 29 Сентябрь Рәйсә Борһаниева
  • 29 Сентябрь Хәлил Әбҗәлилов (1896-1963)
  • 29 Сентябрь Лилия Муллагалиева
  • 30 Сентябрь Фаил Гыймадов
  • 30 Сентябрь Алия Мостафина
  • Мәскәүдә 1 бүлмәле квартира сдавать итәм, барлык уңайлыклар белән, эчми-тартмый торганнарга.
  • 2 булмэле фатир сатыла. Остановка "Океан" янында. 89509488227. Собственник. РИЕЛТОРЛАР ТЫКШЫНМАГЫЗ!
  • 240920 Нагорныйда 2этажга кешелэр кертэбез озак вакытка барлык унайлыклар бар 89196877099
  • Казаннын Мэскэу районы,Гагарина остановкасында булмэ ,21.8 кв.м.Янэшэдэ генэ метро Северный вокзал.Восстания,Гагарина,Ибрагимова остановкалары.Центрга 15 минут.Булмэ бик якты,чиста,жылы,матур.Су кертелгэн,кайнар суга бойлер,душ,туалет бар.Барлык жихазларны,кер юу машинасын(автомат),микроволновканы сатып алучыга калдырабыз.Булмэдэ яшэр очен бар эйбер дэ бар,бэясе 1 500 000.Тел: 89393937375.
  • Чәчәк балы.3л.банка - 1500 сум. Кәрәз - 1 килосы - 600 сум. Телефон- 8 987 264 42 65
  • Продаю ВАЗ 21110 2003 г тел 89534004870
  • БИКЭЧ БОЗАУ САТЫЛА БАЛЫК-БИСТЭСЕ.89393347194
  • Камское устье швейная машинка сатам тел 89376119575
  • Кама тамагы районы Борынгы Тегу машинасы сатам 2 штук тел 89376119575
  • Продаю швейная машинка 2 штуки в рабочем состоянии старинная всё вопросы тел 89376119575

 
 

 
Архив
 

               

16.03.2016 Шоу-бизнес

Газинур Фарухшин атказанган исемен 60 яше тулгач кына бирүләренә үпкәләмәгәнме? (ФОТО, ВИДЕО)

14 мартта узган гасырның 80-90 нчы еллар эстрадасының иң танылган, популяр җырчысы Газинур Фарухшинга 60 яшь тулды. Зур юбилеен ул Казанның Филармония сәхнәсендә билгеләп үтте. Кичәдә җырчы өчен көтелмәгән яңалык булды: аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Газинур Фарухшинны әлеге зур вакыйга белән котлап, үзенә шалтыраттык.

 - Газинур абый, бик сирәк җырчылар туган көн көнендә концерт куя. Гадәттә, аны якыннар белән генә билгеләп үтәләр.
 
- Филармония җитәкчесе Кадыйм Нуруллин 14 мартта концерт залының буш булуын әйтеп, концерт оештырырга тәкъдим итте. Нәкъ ул көнне туган көнем! Шуңа күрә бу һич уйламаганда, очраклы рәвештә килеп чыкты. Барлык оештыру, әзерләнү эшләре белән Кадыйм Назыйрович үзе шөгыльләнде. Миңа бары тик яңа костюм гына аласы булды. Ә якыннар белән исә бүген Казанның бер ресторанында утырачакбыз.
 
- Газинур абый, ничә еллар буе халыкка иҗат итеп, яңа гына Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булдыгыз. Алданрак бирмәгәннәре өчен үпкә сакламыйсызмы?
 
- Минем бернинди үпкәм дә юк, киресенчә, шатланам! Бәлки аның артыннан йөрисе булгандыр, үзем гаепледер. Мин беркайчан да исем сорап йөрмәдем. Ул исемнең хәзер кирәге дә юк инде, әнә шул 80нче елларда кирәк иде ул...
 
- Концерттан канәгать калдыгызмы, үзегезгә ошадымы?
 
- Мин көткәннән дә күңеллерәк узды ул. Мин бит халык теленнән төшми торган җырчы түгел, зал тулы тамашачы күрү - зур сөенеч, әлбәттә. Концертта бергә укыган дустым Фердинанд Сәлахов катнашты. Соңгы вакытта искиткеч шигырьләре белән сөендерүче, нечкә күңелле Георгий Ибушев, заманында мине Филармониягә эшкә алган Сәнифә Рангулова һәм бик күп яшь җырчылар килде. Халыкка да бик ошады кичә. Филармония тарафыннан бүләк ителгән гаҗәеп зур тортны күрсәгез! Аны ашарга да кызганыч, никадәр хезмәт куеп ясалган бит ул! Барысына да чиксез рәхмәтемне белдерәм!
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 15.03.2016
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте