|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2009 Шоу-бизнес
САЛАВАТ КАМАЛГА КҮЧКӘН"Сезнең янга килеп чыгам әле", – дип Салаватка шалтыраткан идем. "Кил, кил, көтәм", – дигән җавап ишеттем. Барсам, Лиана Хәятне кочагына алган да күбәләктәй очып йөри, Ләйсән дә алар янында мәш килә. "Салават өйдәме соң?" – дип сорыйм. "Аның китүенә бер атна инде," – ди Ләйсән. Әйе, Салаватның дөньясын оныта торган вакыты шул. Август ае – аның ае. Яңа сезонны башлап җибәрергә дә күп калмады. Монысы 21 нчесе. Концертлары, гадәттәгечә, Камал театрында булачак. Салават та бөтен барлыгы белән Камал театрына күчә: шуннан торып җитәкчелек итә.
Баштарак бу сезонда фәрештә белән шайтанның былтыргы бәхәсе калкурак итеп куертылыр дип уйланылган да соңгы аралардагы илдәге вәзгыять – телгә кизәнү, моңга сусау Салаватны һәм аның иҗатташларын теманы үзгәртүгә китергән. Былтыр шайтан булып йөргән Таһир быел робот булачак, Ядкәр исә чып-чын алып баручы. Аларга ярдәмгә тагын бер артист өстәләчәк. Сәхнәдә өчәүләп мәш киләчәкләр. Робот җырлап та җибәрәчәк әле. Концерт башыннан азагына кадәр Салаватның яңа җырларыннан гына тора. "Ижауда яшәүче башкорт егете моннан өч ел элек "йырла әле" дип җыр биргән иде, быел менә аңа да чират җитте, шул җыр иң яратып кабул ителердәйгә охшап тора", – дип сөйләде Салават. Халык көйләреннән генә торган бер тупланма да моңга сусаган күңелләрне телгәләп-телгәләп алыр. Салават "Зөләйха", "Өнсә авылы көе"н җырлаячак. Әйе, җырлаячак. Монысы инде төп-төгәл мәгълүмат. Моннан берничә көн элек Ләйсәннең туган көне иде. Шул көнгә тәгаенләп "Салават" офисында ремонт эшләрен төгәлләделәр, ишегалды чып-чын парк, ял итү, хозурлану урыны итеп үзгәртелде. Анда ямь-яшел чирәм, бассейн, агачлары да төрледән-төрле. Койма читәннән үрелгән, койма башларына чүлмәкләр элеп куясы булыр, дигән уйлары да бар.
Салават та Камал театрында эшләрен беразга калдырып, мулдан һәм телеңне йотарлык итеп әзерләнгән тәм-томлы өстәл янына кайтты. Өстәл ишегалдында әзерләнгән иде. Салаватның әнисе Әкълимә апа, сеңлесе, кода-кодагыйлары, Равил Шәрәфи, Шамил Закиров, Марат Гәрәев һ.б. таныш-белешләре, туганнары Ләйсәнне туган көне белән котлады, Салават Ләйсәнгә мактау сүзләрен кызганмады һәм 21 нче сезон концертында җырлаячак җырларын башкарды. Анда Ләйсәнгә багышланганы да бар. "Булачак бу", – дип бәяләде Әкълимә апа яңа сезон җырларын, башкалар да шул фикердә иде.
"Татар халкы нинди генә очракта да чәйсез тора алмый, әйдә, без дә чәй эчеп алыйк", – дип Салават туганнары алдындагы концертының беренче өлешен төгәлләде. Камал театрындагы концертларда да чәйгә мөнәсәбәтле мәзәк сөйләнәчәк һәм шуның белән тәнәфескә таралачаклар икән. Тәнәфестә исә тагын бер яңалык көтә: бары тик Салават кына оттыра торган Хәйрия акциясе үткәреләчәк. Акциядә катнашучылар отышлы да, саваплы да була. Керем ятимнәр йортларына күчереләчәк.
Шулай итеп, Салаватның туган-тумача алдындагы имтиханы бик уңышлы килеп чыкты, аңа хәер-фатиха бирелде.
Салаватның инануынча, "21"ле саны (21 нче сезонны күздә тотуы) күңеленә бик якын, һәм ул сезон бик күп яңалыклар, игелекле гамәлләр вәгъдә итә.
P.S. Салаватның 21 нче сезон концертларына билетлар сатылып беткән диярлек инде. 22-23 августта өстәмә концертлар планлаштырыла.
Илдус ЙОСЫПОВ фотосы. Фото төнге 11 дә төшерелде.
Габделбәр РИЗВАНОВ |
Иң күп укылган
|