|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2009 Мәдәният
ХЕЛЬСИНКИДА ҖАНЛЫ ТАТАР МУЗЫКАСЫ ФЕСТИВАЛЕ14-16 август көннәрендә Финляндиянең башкаласы Хельсинки шәһәрендә “Халыкара җанлы татар музыкасы фестивале” үтәчәк. Әлеге фестивальне оештыручы танылган рок-музыкант, фин татарлары берлеге рәисе Дәниз Бәдретдин сүзләренә караганда, бу юлы фестиваль яшь, фикерле һәм яңача иҗат итүче татар музыкантларын туплаячак. Яшьләр телендә “альтернатив музыка” дип аталучы әлеге яңа буын музыкасының потенциалы бик зур, ул халкыбызны дөньякүләм танытырга сәләтле, дип саный Дәниз Бәдретдин. Фестивальдә Татарстаннан “Алканат”, “Иттифак”, Мубай һәм Галиянең катнашуы көтелә, ә фин татарлары үзләрендә оешып, эшләп килүче төркемнәрне – “Yabalak” һәм “Tukay bross and sister girl” төркемнәрен тәкъдим итәчәк.
Бу фестиваль татар яшьләренә танышу, аралашу, ике арада элемтәләрне ныгыту мөмкинлеген дә бирәчәк. Анда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург татарларының килүе көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|