поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.03.2016 Милләт

Безне дөньяда изгелек яшәтә түгелме?

“Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барсы да аның турында” китабы кулыма килеп эләккәч, мин аны шунда ук бер тында укып чыктым. Китап шундый гади тел белән язылган, матур итеп эшләнгән ки, аны укыган саен кабат-кабат укыйсы гына килеп тора. Әдипнең “Әхмәт авылында башланган тормыш” дип аталган “Ишетеп белгәннәремнән, үз күзләрем белән күргәннәрем” истәлекләрен укыйсың да, үзеңне шул үткән гасырның утызынчы елларында итеп тоя башлыйсың.

Гакыйль әтисе белән әнисенең саф мәхәббәтен, хезмәт сөюләрен, әбисе белән бабасының зур гаиләсендәге татулык һәм дуслыкны шундый ышандырырлык итеп үз күзләре белән күргәндәй тасвирлый алган. Хәзерге заманның акчага, байлыкка корылган мәхәббәтләрең бер читтә торсын. Менә нинди була икән ул саф мәхәббәт, чын сөю хисе!
 
Бабасы белән әбисенең зур гаиләсендә тәрбияләнгән Гакыйль (ул минем биш апам - ике туган апаларым, дип яза) үзен белә башлаганнан бирле һәркайсының җылы карашын тоеп үсә. Кулына бүләккә төсле карандаш килеп керү белән ул үзенең рәсем ясауга тартылуын сизә. Монда Сәгыйрь бабасының да тәэсире булуы билгеле. Бабасы белән бергә кәгазьдән төрле сурәтләр кисеп ясавын да хәтеренә төшергән.
Ә көзге иртәнең сабый күңеленә мәңге җуелмаслык итеп урнашып калуын ничек оста итеп бирә алган ул.
 
“Мин уяндым да кыска күлмәкчән, яланаяк кына тышка йөгереп чыктым. Чыктым да, нәрсәгә чыкканымны да онытып, капка төбендә тукталып калдым: дөнья гүзәл иде...
... Мин бабам кебек кулымны каш өстенә куеп, биектә кычкыра-кычкыра уйнашып очучы каргаларны күзәтә башладым. Аксыл гына күренеп торучы айга кунарлармы, дип озак күзәттем мин аларны. Әниемнең: “Туңасың, кер!” - дигән тавышын ишеткәч кенә, исемә килдем. Ул көннең кояшлы иртәсе мәңге онытылмаслык рәсем булып күңелемә кереп калган”.
 
Менә нәкъ шушы сабый чакта Гакыйль күңелендә булачак рәссам, шагыйрь хисләре һәм чаткылары уянгандыр, кабынгандыр да, мөгаен.
1941 елның 22 июнендә сугыш башланган көнне Нурлатта халкыбызның ел буена көтеп алган иң күркәм бәйрәме - Сабан туе үткәрелүе турында да бик матур итеп бәян иткән Гакыйль. Беренче тапкыр үзенең күп кеше җыелган урында гармунда уйнавын, халыкны биетүен исенә төшерә ул.
 
Бу тыныч тормышның соңгы Сабан туе, Гакыйльнең дә беренче һәм соңгы тапкыр тамашачы алдында гармунда уйнавы булгандыр. Икенче көнне үк аның әтисен -Шәрифулла абыйны, фронтка озаталар. Ә әтисе яраткан Хәбибҗамалын, ике улын калдырып киткәндә,  моңа кадәр кәләше кебек сак¬лаган гармунын  күрше Фома авылы клубының яшь гармунчысына бирә.
“Гармунын табарбыз өр-яңасын, башлар гына исән-сау кайтсын”, - ди ул.
 
Кайтмый шул, кайта алмый... Шәрифулла ага гармунын бүләк итеп калдырган күрше Фома авылы егете дә аның кебек үк яу кырыннан кайтмаган.
 
Язмыш аның Гакыйль улына гармунчы булырга мөмкинлек бирмәсә дә, хәзер гармунда һәм башка уен коралларында Шәрифулла аганың Ринат исемле оныгы уйный икән инде. Ул Гакыйль абыйсы язган күп шигырьләрне җырга әверелдергән.
 
Китапны укый торгач, сугыш дигән каһәрле нәрсәнең сабый тормышына да үтеп кереп, шунда оялап калуын сизәсең. Шулай аның кечкенә йөрәгендә мәхәббәт дигән матур төшенчә дә барлыкка килә. Гакыйльнең “Укытучы апа һәм мин” дигән истәлек язмасында аның беренче сыйныфта укыганда янәшә партада утыручы күрше кызы Зәмзәмиягә булган саф балачак мәхәббәте турындагы юлларны укыганда күзләргә яшь тула. Бу сабыйларның икесенең дә әтиләре сугышта һәлак булган, ә тиздән кызның әнисе дә фаҗигале рәвештә дөньядан китеп бара. Тулы ятим булып калган бу кызчыкны укытучы Зөбәйдә апалары үз куенына сыендыра, кияүгә чыккач, үзе белән алып китә.
Саубуллашканда: “Син кайгырма, Гакыйль. Зәмзәмия авылга кунакка кайтыр, үзең дә безгә барырсың. Зур үс, яхшы укы, акыллым. Теге чакта аңа юллаган хатыңда нәрсә язганың исеңдәме? Мин аны Зәмзәмия үскәч, үзенә бирермен, ярыймы?” - ди ул.
 
Башлангыч сыйныфларны Әхмәттә тәмамлап, инде Биккол авылында укыганда да Гакыйль үзенең тагын бер мәхәббәтенә тап була.
Әминә исемле бу кызны - үзенең беренче мәхәббәтен, Гакыйль гомер буе саклагандыр, мөгаен. Бу тәүге мәхәббәт җавапсыз калса да, әдипнең бу турыда язган истәлегендә кызчыкның да аңа карата хисләре уянганын тоясың.
 
Җиде чакрым араны Әхмәттән Бикколга барып йө¬рергә аягына-өстенә кияргә бер¬нәрсәсе дә булмаганга, Га¬кыйльгә мәктәпне ташларга туры килә. Ә берничә айдан алар Әхмәт авылы белән хушла¬шып, Хәбибҗамал апаның туган авылы Фәйзуллага күчеп китәләр.
“Шулай итеп, мин үземнең беренче саф мәхәббәтем белән хушлаштым”, - дип яза Гакыйль үзенең “Беренче саф мәхәббәт” дип аталган истәлек язмасында.
 
Гакыйьнең умыртка сөягенә Куйбышев (Самара) өлкә хастаханәсендә ясалган уңышсыз операция турында язган истәлеген дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Операция вакытында аның клиник үлем кичерүе, тик ниндидер могҗиза булып күзләрен яңадан ачуы һәм аяусыз үлем тырнагыннан котылуы үзе бер могҗиза түгелме?
 
Яшүсмернең, ябырылган га¬запларга, әрнүләргә карамастан, каләмен тешләре арасына кабып язарга, рәсем ясарга өйрәнүе турында укыганда күз¬ләр ирексездән яшь белән тула.
 
Моны хәтта күз алдына китерү дә кыен. Гакыйльнең 1966 елда язган көндәлекләрендә өметсезлек рухындагы уйланулары да, күпсанлы шигырьләр, рәсемнәр иҗат итәргә өлгерсә дә, аларның бер файдасызга тартмада аунап ятулары өчен борчулары да нык чагыла әле. “Татарстан газеталарына җибәрелгән шигырьләрем дә, рәсемнәрем дә тиешенчә бәя¬ләнмичә кала бирәләр”, - дип яза ул көндәлекләрендә.
 
Тик аның иҗатына карата ниндидер җылылык сизелә башлаган була инде. “Комсомольская правда”, аннан “Социалистик Татарстан” газеталарында ачы язмышлы шагыйрь һәм рәссам турында тәфсилле язмалар дөнья күргәч, Куйбышев телевидениесе, аннан Татарстанның Лениногорск  шәһәре телестудиясе журналистлары шагыйрь турында тапшырулар күрсәткәч, Гакыйль Сәгыйровның тормышы белән кызыксынучылар саны ишәйгәннән-ишәя бара. 
 
Үзенең көндәлекләрендә ша¬гыйрь бигрәк тә “Социалистик Татарстан” газетасының Нурлаттагы үз хәбәрчесе Рә¬шит Зәкиевның, Лениногорск телевидениесе журналисты Луиза Исмәгыйлеваның изге¬лекләренә югары бәя бирә. Беренчесе аның шигырьләре белән бөтен Татарстан укучыларына танытырга ярдәм иткән булса, икенчесе нефтьчеләр белән бәйләнешкә кереп, Гакыйльне вертолет белән Лениногорск хастаханәсенә алып килеп, алты айдан артык дәва¬лата да әле.
Иске Фәйзуллага килгән доктор аңа хастаханәдә дәва¬ланырга тәкъдим ясагач та (операциядән соң Гакыйль бер дә врачларга күренмәгән була), ул бераз ризалашмыйча тора. 
 
- Больницадан бөтенләй күңе¬лем кайткан иде. Куйбышевта өченче мәртәбә хастаханәдә ятканда бер врач минем турыда: “Ул күптән безне җәзалый инде”, - дигән иде. Ул сүзләр йөрәгемә чын-чынлап хәнҗәр булып кадалдылар, - ди ул.
- Бездә алай булмас, борчылма, җаным, - дип аны тынычландырырга тырыша Луиза ханым.
Луиза ханым (ул да вафат инде) үзенең истәлекләрендә ничек Лениногорск нефтьче¬ләренең (ул күбесенең исем¬нәрен атый) һәм хастаханә хез¬мәткәрләренең шагыйрьгә риясыз ярдәм күрсәтүләре турында бәйнә-бәйнә язып калдырган.
 
Китапта әдипнең үз истәлекләре һәм хатирәләре генә түгел, күренекле татар язучылары, шагыйрьләре, тел белгечләренең дә Гакыйль Сәгыйровның киң кырлы иҗа¬тына багышланган язмаларына зур урын бирелгән. Илдар Юзеевның, Шәүкәт Га¬лиевның, Гариф Ахуновның, Тәлгать Галиуллинның, Фәнис Яруллинның, Роберт Миңнул¬линның, Фәнзаман Батталның, Фоат Галимуллинның, Ренат Харисның һәм башкаларның фикерләрен укыйсың да һәркайсының да бу каһарман шәхеснең иҗатына зур бәя бирүен күреп куанасың. Бу әдәп саклау өчен генә түгел, чын күңелдән әйтелгән сүз¬ләр, минемчә: “Гакыйль Сә-гыйровның шигырьләре укучыга нәрсә белән кадерле соң?” - дигән үзенең соравына Фәнис Яруллин: “Иң беренчесе - ихласлыгы беләндер, мөгаен. Аның ихласлыгы - хакыйкатькә туры карый белүдә. Аның шигырьләрендә язмыш бар. Кайсы гына шигырен укысаң да, күренмичә генә, үз фикерен көчләп такмыйча гына сине әнә шул язмыш күзәтә. Сизмәстән, уйларың автор уйлары белән үрелеп китә дә йөрәк тибешенә кушыла”, - дип язган заманыбызның икенче бер шундый ук ачы язмышка дучар ителгән күренекле язучысы.
 
Бу сүзләрнең хак икәнлегенә инану өчен Гакыйль Сәгыйров турындагы китапны, анда әй¬телгән фикерләрне тулысынча укып чыгарга кирәк, дип уйлыйм.
 
Сәгыйров тормышы һәм иҗаты турында язганда, сөйләгәндә һич кенә дә аның рәссам булуын онытырга ярамыйдыр. “Гакыйль шигырьдә - рәссам, рәсемдә - шагыйрь”, - дип Илдар Юзеев бер юктан гына әйтмәгәндер.
Китапта Гакыйль Сәгый¬ровның рәссам эшчәнлегенә дә игътибар бирелүенә га¬җәп¬ләнмисең дә. Укучы биредә аның әле исән-сау чагында яса¬ган рәсемнәрен дә, аннан аяк-куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре арасына кыстырып иҗат иткәннәрен (1962 - 1991 еллар) күрә ала. Гакыйльнең рәссамлык иҗатына Самара төбәгенең танылган рәссамы, Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып үскән якташыбыз Нурхатим Зарип улы Бикулов шулай ук үзенең югары бәясен бирә. Китапта басылган аның белән булган әңгәмәне мин бер тында укып чыктым. Бикулов Гакыйльнең күп рәсемнәре арасыннан аның “Салкын иртә”сен берен¬че урынга куюы турында әйтә. “Анда сызымнар ярдәме белән кышкы күк йөзен рәссам шун¬дый итеп тасвирлаган ... бер чиртсәң, һава вак боз ки¬сәк¬ләренә ватылыр сыман”, - ди ул.
 
Гакыйльнең реализмга таянып эшләнгән рәсемнәре белән беррәттән аңа хас булмаган, яңа манерада ясалганнары байтак. Шундыйларны - “Лилияләр”, “Яз” дип аталганнарын, әкият дөньясыннан алынганнар, ди Бикулов.
 
Шушы гүзәл рәсемнәре өчен халыкара “Филантроп” бү¬ләгенә ия булган Гакыйль Сәгыйровның Мәскәүгә зур тантанага китәр алдыннан Ульян өлкәсенең “Өмет” татар газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимовка биргән әңгәмәсендә әйткән сүзләре, фикерләре вәгазь кебек яңгырыйлар. Язмыш төшенчәсен ничек аң¬ларга, тормышта, нинди авыр¬лыклар кичерергә туры килсә дә, кеше булып калырга кирәклеге турыда сөйләгәндә әдип үзенең укымышлы да, тәҗрибәле дә ке¬ше булуын тагын бер тапкыр раслый.
Каһарман якташыбызның Мәс¬кәүгә, шушы бүләкне алыр¬га баруы мавыктыргыч бер хикәя, тарих буларак кабул ителә. Мең чакрым араны автомобильдә үтеп, исән-имин башкалага барып җитеп, арган-талган булуына да карамастан, аның Мәскәү елгасы буйлап теплоходта сәяхәткә чыгуы үзе бер батырлык түгелмени? Үзенең бу турыда язган “Мәскәү елгасында кич” шигырендә түбәндәге юллар бар:
 
“Яктыртылган өйләр һәм
                             күперләр... 
Яр буйлары җем-җем нур 
                                    тулы... 
Кем йөрәге сыйдыра алыр
                                        икән 
Шушы гүзәллекне берьюлы...
Әтием исемә төште: бу
                                    якларда 
Ул хәбәрсез-эзсез югалды; 
Ул саклаган 
             фашист-илбасардан 
Башкалага илткән юлларны.
Балачактан җаныма уелып
                                        үскән 
Кайгы бетмәс инде - гел 
                                 сызлар. 
Җир белән күк бүген тоташ
                                   кебек -
Күктә-җирдә-суда 
                               йолдызлар.
Ялкын яллы йөгерек 
                         дулкыннарга 
Күңелемнән түгелеп моң
                                     калсын. 
Беренче һәм бәлки соңгы
                                  тапкыр 
Күрүемдер Мәскәү елгасын...”
 
Бу бай эчтәлекле китап турында күпме сөйләсәң дә, сөйләп бетерерлек булмас кебек. Аны кулыңа алып, үзеңә кат-кат укып чыгарга кирәк. Шунда гына бу гаҗәеп шәхеснең тормышын, иҗатын, аның уй-фикерләрен тирәнтен аңлый башлыйсың.
Китапта язылганча, Га¬кыйльнең тормышында зур борылыш аның Лениногорски шәһәре хастаханәсендә озак айлар дәвамында дәваланып кайтканнан соң башлана. Нефтьчеләр аңа коляска, ә Татарстан хөкүмәте “Ока” машинасы бүләк иткәч, руль артына утырган Наил энесенең улы Ринат белән Гакыйль укучылары янына төрле очрашуларга да йөри башлый.
 
Беренче тапкыр шундый зур очрашу Самараның Металлург¬лар Сараенда шагыйрьгә 56 яшь тулганда үткәрелүе турында китапта бик җылы сүзләр белән бәян ителгән.
Кичәдә катнашкан күре¬некле татар язучылары һәм ша¬гыйрьләре Айдар Хәлим, Зиннур Хөснияр, Рөстәм Минга¬лим, Фәнзаман Баттал үзләренең чыгышларында талантлы якта¬шыбызның иҗатына зур бәя биргәннәр. Татарстан китап нәш¬риятында әле яңа гына та¬бадан төшкән “Кабатланмас моң” (1994 ел) китабының мөхәррире Фәнзамал Баттал  андагы фәлсәфи уйлануларга, матур бай образларга соклануын белдергән.
 
“Шушы китап белән бер үк вакытта мин икенче бер халык шагыйренең шигырьләрен редакцияләгән идем. Гакыйль¬нең шигырьләрен укып чыккач: “Менә бит аларның кайсысы Халык шагыйре!” - дип, аның кулъязмасын бөтен редакция алдында күтәреп селкеп, сок¬ланып, кычкырып җибәрүемне сизми дә калганмын. Самаралыларга шуны әйтәсем килә. Зур шагыйрьләребезнең берсе сездә - ул Гакыйль Сәгыйров. Горурланып яшәгез, исемен дә, иҗатын да югалтмагыз”, - дигән булган Фәнзаман ага Баттал.
Аннан соң да Гакыйль Сә¬гыйровның иҗатына мөкиб¬бән¬нәр шагыйрьнең исән ча¬гында алтмыш, алтмыш биш, җитмеш яшьлек юбилей кичә¬ләрен дә үткәргәннәр. Бу турыда китапта бәйнә-бәйнә язылган.
 
Әлбәттә инде, сәхнәдән бу кичәләрдә якташыбыз адресына мактау, хуплау сүзләре күп яңгыраган. Татарстаннан килгән мөхтәрәм кунаклар авызыннан күп вәгъдәләр әйтелгән: шагыйрьнең кечкенә пенсиясен дә арттырырга, төрле мактаулы исемнәр дә бирергә... Бигрәк тә шагыйрьнең 60 яшьлегенә багышланган кичәдә шул елларда Татарстан Язучылар бер¬леге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Мө¬хәммәдиевның “ялкынлы” чыгышы күпләрдә соклану да, өмет тә уяткан булгандыр. Тик вәгъдә ителгәннәрнең берсе дә озак тормышка ашмыйча, яисә коры сүз булып кына кала бирде. 
Гакыйль Сәгыйровка Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк тә, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренең исләренә туктаусыз төшергәләп торганнан соң, тугыз ел үткәннән соң гына бирелгән икән бит.
 
Шулай да Гакыйль Сә¬гыйровның иҗатын аң¬лаучы, үз итүче яхшы ке¬шеләр дә юк түгел бу дөньяда. Шуларның берсе - Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Иванович Морозовтыр, мөгаен. Ул кичектергесез эшләрен читкә куеп, шагыйрьнең юбилейларына да, иҗат кичәләренә дә килгән, китапларын чыгаруда да булышкан. Әнә Иске Фәйзуллада кайчандыр Гакыйль Сәгыйров яшәгән йортта музей ачу турында карар кабул ителсә, бу эштә дә үзенең ярдәм кулын сузарга әзер икәнлеген белдергән.
Китапта мондый фидакарь, игелекле кешеләр турында күп сөйләнгән, күп язылган. Болар самаралылар ирле-хатынлы Тәлгать һәм Разия Мәрдиевлар (икесе дә мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын), Димитровград эшкуары Геннадий Шәрифгалиев (хәзер ул Казанда яши, диләр), Камышлы районы хастаханәсендә үткән гасырның туксанынчы елларында баш табиб булган Атлас Төхбәтов... Гакыйль Сәгыйровка күп изгелекләр, риясыз ярдәм күрсәткән кешеләр арасында Самараның “Алия” фирмасы җитәкчесе, “Дуслык” региональ иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев әле бүген дә Гакыйль Сәгыйровның исемен мәңгеләштерү өчен үзенең көчен дә, малын да жәлләми. Шундыйлар арабызда күбрәк булсалар иде.
 
Сәгыйров турындагы бу китапны мин кулыма алам да тагын һәм тагын укырга тотынам. Бигрәк тә шагыйрьнең истәлекләре, мил¬ләтебезнең, телебезнең язмышын кайгыртып язган публицистик язмалары тетрәндерерлек. Ул үзе турында түгел, күбрәк башкалар турында борчыла. Аның бу китапта дөнья күргән “Милләтебез яшәсен дисәң...”, “Кеше була белик”, “Бердәмлек” безнең ярдәмгә мохтаҗ” кебек һәм матбугат битләрендә басылган һәм әлегә басылмаган язмалары нәкъ шул мәсьәләләргә багышланган. Ул Ульян, Самара өлкәсе, Татарстан авылларында һәм мәктәпләрендә генә түгел, энесенең өлкән улы Рафаэль яшәгән Әстерхан якларына кунакка баргач та, биредә татар теленең ничек саклануы, ничек укытылуы турында да кызыксынган. Бигрәк тә Әстерхан төбәгендәге Ташлы авылы мәктәбендә туган телебезнең бөтенләй укытылмавы аның җан ачысы белән йөрәк сыкравына, телебезне югалтып баруы¬быз турында кайгы-хәсрәтенә әверелгән.
 
Гакыйль үзенең көндәлек¬ләрендә язып калдырган тормыш, яшәеш турындагы уй-фи¬керләре күңелемнән чыкмыйча, колагымда яңгырап торалар. “Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул яшәү?” - кебек сорауларга: “Шу¬шы кыска гына гомеребезне күбрәк башкаларга файдасы тиярлек итеп яшәсәк иде. Го¬мернең мәгънәсе нәкъ шунда. Ке¬шенең гомере калган ис¬тә¬леккә, кылган гомерләренә бәй¬ләнгән”, - дип җавап биргән ул.
“Илебезнең, халкыбызның киләчәге үз кулыбызда. Барыр юлыбызда каһарман якташыбыз, милләттәшебез Га¬кыйль Сәгыйровның күплә¬ре¬безгә үрнәк булырлык тормышы, иҗаты якты маяк булып яшәргә тиеш. Ә моның өчен аның тормышын, иҗатын ныклап өйрәнергә, исемен мәңгеләштерергә һәм килә¬се буыннарга да түкми-чәчми җиткерергә кирәк”, - дип тә¬мамлый йомгаклау сүзен ки¬тап¬ның авторы һәм төзү¬чесе, Самара өлкәсе татарла¬ры¬ның “Бердәмлек” газетасы мө¬хәр¬рире Рәфгать ага Әһлиул¬лин.
Китапны тәкъдим итү ки¬чәсе, ниһаять, Казанда да үткәреләчәк дигән сүзләрне ишеткәч, шатлыгым эчемә сыймады. Бу идеяне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров үзе хуплаган икән. Димәк, бу Гакыйль Сәгыйровның иҗатын тагын да югарырак күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай гына була күрсен инде.
 
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 14.03.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»