|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2016 Җәмгыять
Батыр сөякләре җир куенына салынды1942 елның сентябрендә Смоленск өлкәсен фашистлардан азат иткәндә һәлак булган Мостафа Хәбибуллинның эзтабарлар тапкан сөякләрен авылдашлары 6 мартта Кызыл Октябрь районы Пашат авылы мәчете алдында каршы алдылар. Биредә өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, авыл имамы һәм шулай ук батыр сугышчының бертуган оныкчыгы Марат хәзрәт Салахетдинов, Кызыл Октябрь районы җитәкчеләре Халит Сөләйманов белән Рафаэль Ильясов һәм Пашат авылы башлыгы Наил Атауллин да бар иде. Авыл балалары каһарманга һәм Ватан сугышында башларын куйган барча ил батырларына багышлап шигырьләр сөйләделәр. Марат хәзрәт үзенең якын кардәшенең сөякләрен табып туган авылына китергән Михаил Поляков җитәкчелегендәге “Обелиск” эзләнү отряды исеменә олы рәхмәтләрен белдерде, Гаяз хәзрәт Ватаныбызны фашистлардан азат иткәндә җанын һәм тәнен кызганмаган батырыбызны җылы сүзләр белән искә алып дога кылды. Михаил Поляков, үз чиратында, Мостафа Хәбибуллинның сөякләренә һәм әйберләренә ничек итеп юлыгулары турында сөйләп үтте.
- Без Смоленск өлкәсендәге Шатиевода эзләнү эшләре алып бара идек. Кинәт бер чокырга карашыбыз төште һәм казырга тотындык. Иң беренче булып кызылармеец каскасы чыкты, аннары сөякләре һәм сугышчының кесәсендә йөргән пәкесе белән медальонын таптык. Шушы медальонны экспертизага биргәч, экспертлар аның эчендәге язманы укып, сугышчының исем-фамилиясен һәм кайдан булуын белделәр. Без аның сөякләрен һәм әйберләрен туган нигезенә тапшыруны олы бурычыбыз дип санадык, - диде Михаил Михайлович һәм мәрхүмнең кесә пәкесен, медальонын, алмыйча калган медален һәм табылган документларын якыннарына тапшырды. Ә пуля эзләре калган каскасын җирле мәчеткә, яшь буынны сугышта башларын куйган батырларыбыз үрнәгендә тәрбияләү өчен бирде.
- Бу сугышчыбыз бит өч гасырга бәйле шәхес, чөнки ул 19 гасырда туган, 20 гасырда һәлак булган, ә менә 21 гасырда туган авылына китереп җирләнде. Безнең өчен башларын куйган шундый ил батырларын онытмаска тиешбез, - диде районның җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов.
Пашат авылы башлыгы Наил Атауллин җыелган халык алдында башта үзе сүз тотты, аннары бармак белән генә санарлык калган ветераннар арасыннан Абдулваһап ага Арифуллинны чакырды. Хөрмәтле авыл карты яу кырында илебез тынычлыгы хакында ятып калганнарның урыннары җәннәттә булыр, диде.
Җиде дистәдән артык еллар билгесез булып яткан сугыш каһарманы сөякләрен туган нигезенә китереп җиргә кую сәбәпле, Гаяз хәзрәт белән бергәләп берничә дистә кеше җеназа намазына басты. Ислам дине таләп иткәнчә, сугышчыбызның сөякләрен ләхет алып, кәфен белән ябып җирләгәч, Маратхәзрәт Коръән укыды, Гаяз хәзрәт мәрхүм Мостафа Хәбибулла улының рухына багышлап дога кылды һәм аны соңгы юлга озатырга килүчеләргә рәхмәтләр белдерде. Шуннан соң ерактан килгән кунакларны җирле мәчеттә әзерләнгән кайнар аш табынына чакырдылар.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|