|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2009 Авыл
КЕМ КЕМНЕ БОЗА?Тормыш үзгәрә бара, аның артыннан авыл да үзгәрә. Кайчандыр колхозларга берләшкән авыллар бүген таратылды, тынып калды. Мин шундыйларның берсенә – Әтнә районының Комыргуҗа авылына кайтып йөрим. Ябынчы, Төрекләр һәм Комыргуҗа кайчандыр «Шахтер» колхозын тәшкил иткәннәр, әмма беркөнне авылның ААҖгә әйләнүен ишеттем. Ярар, сүз бу турыда бармаячак, язмамда мин узган гасырның 60-70нче еллары, ягъни әти-әни чорын һәм XXI гасыр яшьләренең авылда вакыт уздыруларын чагыштырып язарга телим.
Көндезге вакытны уздыру һәр заман яшьләренеке дә бертөрледер, мөгаен. Иртән торып юыну, ашау, йорт-бакча эшләре, көтү каршылау һ.б. Аннары инде кич чыгуга әзерлек башлана.
Әни сүзләренә караганда, алар башта иптәш кызлары белән бер тирәдәрәк очрашып, клубка бара торган булганнар. Клуб җәй көннәрендә ун, унберенче яртыда ачылган. Бирегә гармунчы егетләр килеп, яшьләрне татар көйләренә биеткән. Шулай ук яшьләр «Боҗра», «Тал арасы» уеннарын уйнаган. Клубка ял итәргә керү бушлай булган. Атна арасында, кыш көннәрендә, кеше аз булганда, килгән яшьләр клубта «ләчтит сатып утырган», домино, бильярд ише уеннар уйнап, күңел ачкан. Биеми торган егетләр йә клуб төбендә тәмәке тартып, йә клубта кызлар күзләп, йә шул домино уйнап утырган. «Егетләрнең эчүчеләре дә бар иде инде. Араларында колхоз машинасында клуб баскычына кадәр менүчеләр булды, аякта басып тормаслык итеп эчкәннәре дә күренгәләде. Кызлар арасында андый эчүгә сабышканнар юк иде», – ди әни. Күрше авыл егетләре бер-берсе белән сугышканнар. «Ә менә әтиең клубка керми иде. Ул клуб ябылгандарак килеп (әти күрше Ябынчы авылыннан), ишек төбендә мине көтеп тора да, мин чыккач, озата кайта иде», – дип сөйли әни.
Клуб төнге сәгать бер, икенче яртыларда ябыла торган булган.
Хәзер XXI гасырга әйләнеп кайтыйк. Бүгенге көндә клуб мөдирләре үзләрен бик зур түрә кебек хис итәләр. Үз законнары – үзләрендә. Мәсәлән, Рәфинә апаның башы яки берәр икенче органы авыртмаса гына клуб ачылачак. Бу, әлбәттә, атнага ике тапкыр – ял көннәрендә булырга мөмкин. Әле анда да клуб сәгать тугызда ачылып, уникенче яртыда ябыла. Атна уртасында клуб беркайчан да ачык түгел. Яшьләр Комыргуҗа авылының үзәгендә урнашкан автобус тукталышында җыелышып утырырга мәҗбүр. Моңаешып утырмыйбыз, билгеле. Машиналы егетләр кызларга биергә музыка җибәрәләр…
Клуб тугызда ачылды, дип, әле анда кеше җыелмый. Иң иртә килүчеләр клубка сәгать ун, унберенче яртыда – караңгы төшкәч килә. Клубта бүгенге көндә уеннар уйналмый, тик биибез генә. Кайвакыт татар бию көйләре дә куела. Клубка керү өчен ун сум акча түлисең. Әгәр акчаң юк икән, синең өчен клуб ишекләре бикле. Кермичә калган кеше, күбесенчә егетләр, ишек төбендә тәмәке тарта.
Ә менә эчүчеләр күбәйде. Олысымы, кечесеме, егетме, кызмы – барысы да эчүгә сабышты. Машина белән клуб баскычы төбенә менүчеләр юк анысы, тик сугышучылар бар. Алары да исерек баштан. Гадәттә, эчә торганнар клуб ачык вакытта эчәләр дә клуб ябылганда гына килеп җитәләр. Шуңа да «дискәтүк» автобус тукталышында яки басуда дәвам итәргә мөмкин.
Туган көннәрне һәм башка төрле бәйрәмнәрне дә авылда үткәрү модага кереп китте әле. Алар шундый гөрләп үтә ки, тавышлар хәтта авылның икенче башында да ишетелеп тора!
Ә атна уртасында авыл тыныч. Клуб ачылмагач, урамга чыгучы да юк.
Шулай итеп, авыл яшьләре һәм авылга кайтучы яшьләр бөтенләй диярлек үзгәреп беткән. Авыл балаларын шәһәрнекеләр юлдан яздыра дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Минемчә, җәмгыять аларның һәммәсен тигез боза.
Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА |
Иң күп укылган
|