поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.03.2016 Шоу-бизнес

Айгөл Нәбиуллина: “Мәйдан”да һәркемгә урын җитәрлек” (ФОТО)

“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – “Мәйдан” телеканалының баш мәхәррире, алып баручысы Айгөл Вәлиәхмәт кызы Нәбиуллина.

– Айгөл ханым, “Мәйдан”га килгәнче, кайларда хезмәт куйдыгыз?

– Башта “Казан” милли-мәдәният үзәгендә. Соңгы елларда Казан шәһәр Филармониясендә директор идем. Инде менә 5 елга якын “Мәйдан” телеканалында эшлим. Ачылган көненнән бирле.

– Филармониядән телевидениегә күчү кискен тайпылыш булмадымы?

– Кискен димәс идем. Икесе дә җыр-моңга бәйләнгән. “Казан” милли-мәдәният үзәге эшкә, тормышка өйрәтте. Ул вакытта бер ялгызым кечкенә улым Альфред белән калган идем. Бердәнбер таяныр урыным – шул үзәк булды. Анда көне-төне эшләдем. Кунып калган чаклар да бар иде.

– Ирегезгә нәрсә булды?


– Фәнисне үтерделәр. Үтергән кешесен дә таба алмадылар. Ул чорларда идән дә юдым, сыер да саудым. Тормышны алып барырга кирәк иде бит... Аннары икенче мәртәбә кияүгә чыктым. Ирем Илдар исемле. Хәрби.

– “Акчарлак” редакциясенә сезнең каналны кызыксыз, җаны юк дип шалтыратучылар булды...


– Әлбәттә, төрле фикерләр бардыр. Әмма “Мәйдан”ның җаны юк дигән сүз белән белән килешеп бетмәс идем. Кемгәдер ошамый икән, сайлау мөмкинлеге бар – башка каналга күчә ала. Кемдер “Мәйдан”нан күбрәк тапшырулар өмет итә. Безнең бит музыкаль телевидение, шуңа да күбрәк җыр-моңга басым ясала.

Эстрада җырлары белән беррәттән, халык көйләре, классика, фольклор әсәрләре дә яңгырый. Безнең канал җылы, гади. Ә инде яңа тапшырулар эшләр өчен һаман шул финанска килеп төртеләбез. Шәхси телеканал икәнлегебезне дә онытып җибәрмәсеннәр. Дәүләттән бер тиен алмый, үз көнебезне үзебез күрәбез.

– Нинди акчага эшлисез?

– Төп керем – рекламадан. Эре фирмалар үзләрен федераль телеканаллар аша рекламалый. Безгә исә кечкенә, шәхси оешмалар гына мөрәҗәгать итә. Анысы да авыр килә. Хәзер кризис вакытында бигрәк тә. Шуңа күрә әлегә яңа проектлар башлап җибәрә алмыйбыз. Әллә ниләр эшлисе килә. Әмма...

– Клипларны акчага чыгарасызмы?

– Әйе, акчага. Беренче ике елда бушка күрсәттек.

– Сезне кайларда карыйлар?

– Татарстанда кабель челтәрләре аша. Без бары “Билайн”да гына юк. Ә “Телекарта”, “Континент” спутник тәлинкәләр аша Татарстанда гына түгел, Россиянең барлык төбәкләрендә карарга мөмкин.

– Соңгы арада җырчы Таһир Асылгәрәйне бик еш әйләндерәсез. Халык туяр дип уйламыйсызмы?


– Каналда кемнәрдер күбрәк күренә икән, алар өстәмә акча түләгән дигән сүз. Бу – табигый хәл. Гадәттә, җырчылар үзләренең концертлары алдыннан яки яңа клип төшергәч шулай эшли.

– “Яшьлегем чишмәләре” тапшыруын алып барган Нурзадә ни өчен китәргә булды? Үзе теләпме?

– Бу сорауга ничегрәк җавап бирим икән... Нурзадәне тәнкыйтьләп әйтүем түгел. Ул ел ярым “Яшьлегем чишмәләре” тапшыруын алып барды, хезмәт куйды. Һәрнәрсәнең вакыты була. Тапшыруга ниндидер яңалык, үзгәреш кермәсә, гел бертөрле булса, аның кызыгы бетә башлый. Сәгатьләр буе бер урында тапшыру герое белән сөйләшеп утыру – ул инде кызык түгел. Без бу тапшыруны туктатырга булдык. Ул чыга, әмма башкарак форматта. Инде күптәннән телевидениедән төшеп калган, иске видеоязмаларны табып, эфирга бирәбез, тамашачыларны узган яшьлеккә алып кайтабыз. Язма героеның иҗатын кыскача сөйләп узабыз. Өлкән буын кешеләре әлеге тапшыруны бик ярата.

– Сезнең канал беренче чиратта коммерцияне максат итеп куямы, әллә татар сәнгатен үстерүнеме?


– Әгәр безне бөтен татар халкы яратып карый икән, әлбәттә, алар өчен эшлибез. Ниндидер керем өчен эшләдек дигән сүз бөтенләй юк. Ай саен хезмәткәрләребезгә хезмәт хакын түләп, чыгымнарыбызны каплый алсак, бу безнең өчен бәхет. Сүз уңаеннан, без бит әле туры эфирда да эшлибез. Казанда уза торган спорт ярышларының кайберләрен трансляциялибез. Әйтик, Мингәр Сабан туен туры эфирда бирдек.

– Хәмдүнә Тимергалиева кебек легендар шәхесләр сезнең телеканалга язмасын бушка бирә аламы?

– Телеканал архивында аның язмасы юк икән, аны үзебез сорап алабыз хәтта. Әлбәттә, андый бөек шәхесләрдән акча алу дигән нәрсә юк.

– Нинди уй-хыяллар белән янасыз?

– Миннән генә торса иде... Һаман да шул акчага килеп терәлә. “Мәйдан”га классик әсәрләр, оркестр концертларын күбрәк бирер идем. Әмма тамашачының зәвыгы төрле. Алар мәнфәгатеннән чыгып эш итәбез. “Бер дә күрмәгән, ишетмәгән яшь җырчыларның клипларын куясыз”, диләр. Татарча җырлаучы, иҗат итәргә омтылган яшь егет-кызлар булуы, миңа калса, сөенеч кенә! Безнең телевидение “мәйдан” исемен йөртә бит. “Мәйдан”да сәнгатькә битараф булмаган, иҗатка омтылган һәркем өчен урын бар.


Эльза ГАЗИЗОВА
Акчарлак
№ --- | 09.03.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»