12.03.2016 Мәгариф
“Синең әниең – сатлыкҗан”
“Миңа 8 Март бәйрәменә бүләк итеп, бизәнү әйберләре кибетеннән сертификат алып бирерсез!“ Укытучылар арасында әти-әниләргә теләкләрен әнә шулай итеп ачыктан-ачык әйтүчеләр дә бар. Мондый очракта нишләргә – укытучының күңелен күрергәме, әллә баланың укуы турында уйларгамы? Казанда бер укытучы барысына да каршы чыгарга җөрьәт иткән.
“Сыйныф җитәкчесе бәйрәмгә бүләк сорады. Ә бит мин әти-әниләрдән бер тиен дә акча җыймаска дип кул куйдым. Бу очракта аның теләген тормышка ашыра алмадык. Бер бәйләм чәчәк кенә бүләк иттек”, – ди әти-әниләр комитетында эшләүче танышым. Мәгариф һәм фән министрлыгының акча җыярга ярамый дигән сүзенә колак салучылар да, шул ук вакытта 500 сумнан гына әллә ни булмас әле диючеләр дә очрый. Әмма мәктәпкә яки бакчага тикшерү килеп төшкәндә андыйлар да ләм-мим булачак.
Бер елда – 6 меңнән артык мөрәҗәгать
Энгель Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры булып билгеләнгәннән бирле әти-әтиләрдән мәҗбүри акча җыюга каршы көрәшә. Ай саен “кайнар элемтә”гә килгән шикаятьләргә нәтиҗә ясала. Әйтик, февраль аенда министрлыкның белем бирү өлкәсенә күзәтчелек итү департаментына 61 мөрәҗәгать килгән. Узган ел министрлыкка – 6 мең 353, департаментка 634 шикаять кергән. Шуларның 88е ришвәт мәсьәләсенә кагыла, 10 очрак буенча прокуратурага хат җибәрелгән. “Бу проблема буенча шактый эш башкардык. Әмма каравыл, ремонт, җыештыру буенча зарлар килә. Без аларны хәл итү өчен тырышабыз”, – дип белдерә Татарстанның баш педагогы.
“Кайнар элемтә”гә килгән моң-зарларның төрлеләре бар. Мәктәпләрдә акча җыюлар балаларны да туйдыра. Гыйнвар, февраль айларындагы шикаятьләр директорның укучылар хисабына туклануына, мәктәптә күзгә-башка күренмәгән кешеләрне эшле итү, әти-әниләрдән акча җыю мәсьәләләренә кагыла. Дөрес, аларның барысы да дөреслеккә туры килми. Әмма шул ук вакытта законга буйсынмау очраклары да теркәлгән. Тикшерүчеләр башка кагыйдә бозу очракларын да табалар.
“Итен укытучылар ала бит”
Мәктәптә бюджеттан тыш кергән акча, иганәчелек ярдәме – барысы да кәгазьдә законлаштырылган булырга тиеш. Әгәр табыш турыдан-туры кирәк-яраклар өчен тотыла икән, бу очракта кисәтү ясалачагын көт тә тор. “Кайнар линия”гә Минзәлә мәктәбендә акча җыя дип директордан зарланган булганнар. Әмма бу дөреслеккә туры килмәгән. Аның каравы департамент белгечләре башка хилафлыкларны тапкан.
“Мәктәптә моңарчы биш баш дуңгыз асраган идек, хәзер икәү калды. Аны үз акчама сатып алдым. Әлеге терлекләр мәктәптә үстерелгән азык чөгендере, ашханәдәге калдыклар белән туклана. Дуңгыз асрау табышлы. Итен 230 сумнан укытучылар сатып ала, – ди Минзәлә районының 3 нче мәктәбе директоры Тәлгать Әхмәтшин. – Әлеге акчаның бер тиене дә үз кесәмә керми. Мәктәп кирәк-яракларына тотыла. Әле кран, әле йозак ватыла, мактау кәгазьләре дә кирәк. Акчаның чыгар урыны табылып тора бит. Акча булганда кирәкле әйберне тиз генә кибеткә барып алып кайтасың да проблеманы хәл итеп куясың. Хәзер терлек асрау эшен законлаштырырга куштылар. Барысы да исәп-хисап аша башкарылырга тиеш. Ләкин ул очракта кәгазь эше озакка сузылачак. Шуңа күрә дуңгыз асрамаска булдык”.
“Акча сораудан туйдым”
Педагоглар арасында мондый хәл килеп чыгу сәеррәк тоела. Гадәттә укытучы халкы бер артык сүз ычкындырудан да курка. Берәүнең дә эш урыныннан колак кагасы, үзенә дошманнар җыясы килми. Ә Казанның 114 нче мәктәбендә белем бирүче Кадрия Нигъмәтуллина үзенең җан ачысын берәүдән дә яшермәскә булган. Ул хәтта прокуратура органнарына да хат язган. 17 ел буе сыйныф җитәкчесе булып эшләгән укытучы көннәрдән бер көнне бу вазыйфасыннан баш тартырга уйлый. Эше түгел, акча җыю туйдыра аны. “Әле ремонтка, әле каравыл хезмәтенә акча җыялар. Беренче дәреснең 15 минуты шуңа китә иде. Иң авыры – укучыларымнан акча алып килдегезме, дип сорау. Алып килмәгән очракта директордан, эшли белмисең, дигән шелтә сүзе эләгә”, – дип сөйли ул.
Моннан тыш, Кадрия ханым малае укыган сыйныфта да кирәк-ярак өчен 500 сум акча бирмәгән. Ә бу хакта акча җыялар дип прокуратурага шикаять язган. Тикшерү килгәч, әти-әниләрдән берсе дә ризасызлык белдермәгән. Әмма мәктәптә сак хезмәте өчен акча җыю очрагы ачыкланган. Мәктәптә балык, төрле кирәк-яраклар сату киштәсе оештырылган булган. Анысын ябарга мәҗбүр булганнар. Әнисенең кыю гамәлләре өчен малаена да эләккән. Әниең – сатлыкҗан, дип кыйнап кайтарганнар хәтта. Директор исә тикшерү вакытында чыннан да хосусый сак хезмәткәренең таныклыгы булмавын әйтә. Хәзер документлары тәртиптә икән. Иминлек саклаучы хезмәткәргә акчаны әти-әниләр җыя һәм махсус исәп-хисап счетына күчерелә. Директор белдерүенчә, балык сату очрагы күптән булган. Мәктәптә эшләп киткән хезмәткәрләрнең берсе сатарга дип балык китергән булган. Укытучылар аны бик теләп алган. Директор Кадрия ханымның кайчандыр үз бакчасыннан яшелчә, җиләк-җимешләр алып килеп сатуын әйтә. Ә Кадрия ханымның улын кыйнау, җәрәхәт алу очрагы турында белми. Директор белән укытучы арасында низаглар булса да, укытучы мәктәптән китәргә җыенмый.
Балык дигәннән, ул башыннан чери диләрме әле? Мәктәптә акча җыю еш кына директорларның мәктәп турында артык кайгыртуы аркасында да килеп чыга. Фәлән укытучы сыйныф бүлмәсенә ялт иттереп ремонт ясаткан, ә син шуны да эшли алмыйсыңмы?! Менә шундый сүзләр укытучыга әти-әниләрне селкетергә мәҗбүр итә. Шулай итеп, акча җыю ниндидер социалистик ярышка ук әйләнә. Бер карлыгач яз ясамый дисәләр дә, мәктәптә тәртипне директор урнаштыра.