поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.03.2016 Хатлар

Без кемгә кирәк инде?..

Туган авылымда мәктәпне тәмамлагач та, яшьтәшләремә ияреп, Казанга килеп төштем. Башкала колач җәеп каршы алмады, билгеле. Шәһәрнең үз кырыс законнары, өстәвенә, авылны, әнине үлеп сагынулар... Ике юл чатында калган вакытлар, барысын да ташлап, кире авылга кайтып китәм дигән чаклар да булды, тик авылдашлардан оялдым.

Туган тиешле апа янына тулай торакка баргач (бу көнне һич онытмам), ул миңа: “Шәһәр бу, җаным, синдәйләрне бөтереп ала торган урын. Шулай да сиңа кирегә юл юк. Авылны оныт, сер бирмә, шәһәр тормышына яраклаш-җайлаш”, – дип үзенең “акыллы” киңәшләрен бирде.

Акрын гына шәһәр тормышына “кереп киттем”.

Училищены тәмамлагач та Казан заводларының берсендә эшли башладым.

Хәзер миңа 36 яшь. Торыр урыным – тараканлы тулай торак бүлмәсендәге бер карават. Гаиләм юк. Хәер, бу тулай торакта яшәүчеләрнең 60-70 проценты “карт кызлар”. И-и, ул тулай торактагы тормыш! Бүлмәдә яшәүче кызлар белән ниләр генә майтармыйбыз. Эштән соң бүлмә гөж килеп тора – бер-береңә әшәке сүзләр әйтеп әрләшү, яныңа кунакка килгән кешене котырту, барлы-юклы хезмәт хакыңны бүлмәдәш кызлардан яшерә-яшерә югалтулар дисеңме... Теләгән ризыгыңны да алып әзерләп ашый алмый интегүләр...

Бер бүлмәдә өчәү генә яшибез югыйсә. Әгәр бу яшәү дип аталса. Туйдырды. Минем дә яшьтәшләрем кебек гаилә корып, балалар үстерәсем, кемнеңдер яраткан кешесе буласым килә. Хәер, без – авылдан бәхет эзләп шәһәргә чыгып китүче 30 яшьтән узган кызлар кемгә кирәк?

Бик еш кына авылга кайтам. Кәттә генә киенеп авыл урамнарын урыйм. Авылдагы яшьтәшләр белән үземне өстен тотып, шәһәр өйрәткән тозсыз сүзләрне кыстыра-кыстыра үз тормышымны мактыйм. Яшьләрне шәһәргә китәргә, авылда калып “изелеп” яшәмәскә өндим. Ә үзем эчтән генә: “Болар да минем язмышка дучар булсыннар иде”, – дип телим. Шулай итеп, үземчә, үз язмышымнан үч алам...

САҖИДӘ.
Казан.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»