поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.03.2016 Фаҗига

«Рәниснең исемен акларга телибез» – 2

2014 елда Питрәч районында яшьләр катнашында булган коточкыч юл һәлакәте турында былтыр язып чыккан идек. Бу хәлне редакциягә яшьләрнең туганы Нәфисә апа Гомәрова килеп сөйләде. Аның сүзләренчә, һәлакәткә эләгүчеләрне хастаханәгә ит комбинатына илткәндәй китергәннәр: барысы да канга баткан, авыртуга түзә алмыйча, дөнья ярып кычкырган.

Өч-дүрт рюмка аракы эчкән

Ике ел элек, 28 май көнне «Богдан» машинасында Казаннан Кибәк Иле авылына биш кеше кайтырга чыга: Рәнис, Фәнис (бертуганнар), Айваз Хуҗиәхмәтовлар, Лениза Кыямова һәм Ленар Җәләлиев. Авылга берничә чакрым кала, каршыларына «Опель Астра» машинасы чыгып, «Богдан» шоферы – 21 яшьлек Рәнис белән аның янында утырган 20 яшьлек Айваз һәм «Опель Астра» пассажиры һәлак була.

Былтыр мин судның җиденче утырышына бардым. Ул чакта бу эш Татарстанның Югары судында каралып, район суды чыгарган карарда бик күп хата һәм төгәлсезлек табылган. Шуңа да эш кире районга җибәрелгән.

Рәниснең бертуган энесе Фәнис Хуҗиәхмәтов сөйләвенчә, алар авылга сәгатенә 100 чакрым тизлек белән кайткан. Һәлакәт килеп чыккан борылыш озын, юл буендагы посадка аркасында, каршы яктан килә торган машиналарны тиз генә күреп тә булмый.

– Берзаман каршыбызга безнең полосада «Опель Астра» машинасы килеп чыкты. Аны күреп алганда, арабыз 40 метр чамасы булгандыр. «Опель» безнең полосадан үзенекенә кайта башлады. Абый сул якка алды, уң якка алган булса, беребез дә исән калмаган булыр иде, чөнки андагы урын бик текә, – диде Фәнис.

«Опель Астра»да барган Рәмис Сармаков ул көнне исерек булган, үзе дә моны яшерми. Аңа 30 мең сум штраф салып, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр инде. Әмма юл һәлакәтендә гаепле итеп Рәмис түгел, мәрхүм Рәнис табылган, чөнки бәрелеш «Опель» полосасында килеп чыккан. Ә «Богдан»ның уң якка борылып, бөтен кешенең дә теге дөньяга китеп бару ихтималы беркемне кызыксындырмый. Шуңа да бу эштә Фәнис, Лениза һәм Ленар да, Рәмис Сармаков та – зыян күрүче («потерпевший»), ә Рәнис гаепләнүче («обвиняемый») булып бара.

Фаҗига урынында «Богдан» 12 метрлы бер генә тормоз юлы сызган. Кайсы тәгәрмәч белән эз калдырганы билгеле түгел. Шуңа да суд тарафыннан җәлеп ителгән эксперт Айрат Гаффаров утырышка ике төрле схема алып килгән иде. Беренчесе буенча, эз уң як тәгәрмәч белән калдырылган булса, «Богдан» каршы як полосадан барган була. Икенче схема буенча, эз сул як тәгәрмәч белән калдырылса, «Богдан» үз юлыннан барган булып чыга. Фәнис әйтүенчә, «Богдан»ның сул як тәгәрмәче шипалы булган, бу хакта экспертиза нәтиҗәсе дә бар. Ә «Опель»нең тормоз юлы бөтенләй юк.
Фаҗига килеп чыкканчы, «Опель Астра»ны берничә кеше күреп ала. Тик шунысы сәер: шаһитларны бер елдан соң гына судка чакыралар, аларны хәтта тикшерүчеләр дә сораштыр­мый.

Сармаков әйтүенчә, ул көнне бабасы аны күршедәге Надеждино авылына алып баруын сораган. Егет өч-дүрт рюмка аракы эчкәнен яшерми. Аның сүзләренчә, һәлакәтнең килеп чыгуында Рәниснең тәҗрибәсе аз булуы да сәбәп булырга мөмкин, чөнки ул машинада берничә ел гына йөргән. Рәмис әйтүенчә, ул сәгатенә 70‑80 километр тизлек белән барган. Тормозга басып, АБС системасы эшләп, тормоз юлы калмаган.

Рәнис Хуҗиәхмәтовның якыннары әйтүенчә, алар туганының исемендә тап калдырмыйча, аны аклауларын тели.
– Сармаковны утыртудан ни мәгънә? Безгә дөреслек кирәк! Атна саен монда килеп йөрүе рәхәт түгел, – диде туган-тумача бертавыштан.

«Эксперт – урамнан кергән малай түгел бит»

Бер ел эчендә алты утырыш узып, мин Питрәч район судына унөченче утырышка бардым. Исән калган яшьләрнең тормышында үзгәрешләр дә бар. Иң зурысы – Фәнис белән Лениза өйләнешеп, бармакларын балдаклар бизи. Тик туйга кадәр дә, аннан соң да ниятләре бер – Рәниснең исемен акларга.

– Беренче утырышларда судта нәрсә әйтергә дә белми идек, ике ел эчендә каешланып беттек инде, – диде Фәнис.
Узган җәйдә юл һәлакәте булган урында судның күчмә утырышы үткән. Машиналарны эксперт Айрат Гаффаров төзегән ике схема буенча куеп үлчәгәннәр, фотога төшергәннәр. Нәтиҗә ярты елдан соң гына – декабрь ахырында әзер булган.

Документка күз салсак, тормозга баса башлаганда, «Богдан»ның тизлеге сәгатенә 48 километр булган, «Опель» кызурак чапкан. Эксперт «Опель»нең «Богдан» юлыннан килгәнен искәрткән. Сармаковның күрсәтмәләре юлда килеп чыккан вазгыять белән туры килми. Ә менә Лениза, Фәнис һәм Ленарның күрсәтмәләре машина бәрелгәнчегә кадәр булган вазгыять белән туры килә. Әгәр «Богдан» «Опель» полосасына китеп, ә «Опель» үз полосасына күчмәсә, бәрелеш килеп чыкмаган да булыр иде...



Фәнис белән Лениза: «Туйга кадәр дә, туйдан соң да ниятебез бер – Рәниснең исемен акларга»

Прокурорның эксперт бәяләмәсенә исе дә китмәгән. Мин катнашкан утырышта да дәүләт гаепләүчесе Петр Глухов фикерен үзгәртмәде.
– Сүземне кыска тотып, юл һәлакәте Рәнис Хуҗиәхмәтовның кагыйдә бозуы аркасында килеп чыкты, дигән фикердә калам. Экспертны сораштырганда да карашым үзгәрмәде. Ул, киресенчә, эшкә төгәлсезлекләр кертте. Ниндидер мультимедия программаларына сылтап, сорауларга төгәл җавап бирә алмады, – диде ул.

Зыян күрүчеләрнең законлы вәкиле – Тимур Хәсәнов судта утыручыларга прокурорның «ниндидер мультимедия программасы» дигәненә ачыклык кертте.
«PS-Crash» программасы узган елның декабрендә Россиянең Юстиция министрлыгы тарафыннан экспертизалар үткәрү өчен кулланышка кертелгән. Хәсәнов әйтүенчә, суд органнарында берәр методиканы кертеп җибәргәнче, абруйлы белгечләр катнашында консилиум җыела, ягъни җиде кат үлчәп, бер кат кисәләр. Машиналарның бәрелешкән чактагы бөтен күрсәткечләрен программага керткәч, ул юл һәлакәтенең ничек килеп чыкканын исәпләп чыгара да мультфильм рәвешендә күрсәтә.

– Эксперт фикерен санга сукмау – безнең юстициядән көлү дигән сүз. Эксперт бит урамнан кергән малай түгел, – диде мәрхүм Айвазның әтисе.
Суд карар чыгарганчы, Тимурга сорау бирдем:
– Әгәр Рәнис гаепле дип калдырылса, нишләячәксез?

– Кеше хокуклары буенча Страсбургтагы Европа судына мөрәҗәгать итәргә була. Безнең ил судларына барудан мәгънә күрмим. Страсбург белән эш иткәнем юк, әмма коллегаларымның анда мөрәҗәгать иткәне бар. Моның өчен бернинди чыгымнар кирәкми, документлар читтән торып өйрәнелә дә карар чыгарыла. Россиядә җинаять эше буенча күпчелек карарлар Страсбург суды тарафыннан гамәлдән чыгарыла, – дип аңлатты ул.

Рәмис Сармаков теге юлы, аерым гына сөйләшербез, дип, мин шалтыратканда, берничә көн трубкасын алмады. Бу юлы да суд залында «без синең белән икәүдән-икәү генә сөйләшербез», диде. Әмма, теге вакыттагы сыман, кабат суга төшкәндәй, юк булды. Сүз уңаеннан, озакламый ул «права»сын алачак.
– Машинага утырырга куркытамы? – дип сорадым.

– Куркыта, – диде дә куллары белән йөзен каплады.
Судның карар чыгарганын бер сәгатьтән артык көтәргә туры килде. Рәнис белән Айвазның әти-әнисенең Сармаковларның алардан гафу үтенмәвенә эче поша.
– Әгәр алар вакытында гафу үтенгән булса, кичерер идегезме? – дип сорадым Рәниснең әтисеннән.

– Гафу итәр идем. Улымны барыбер кайтарып булмый инде, миңа бу судлар нәрсәгә кирәк, – диде ул.
Хөкемдар «PS-Crash» программасы ярдәмендә әзерләнгән эксперт карарын да, шаһитларның күрсәтмәләрен дә, алар гаепләнүче белән туганлык һәм дустанә мөнәсәбәттә тора дигән сәбәп белән, кире какты һәм Рәнисне гаепле дип калдырды.

Страсбург суды нинди карар чыгарыр – карап карарбыз...


Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 11.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»