|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2016 Авыл
Ельцин Указы нигезендә оештырылган Камышлы районы 25 еллыгын билгеләп үтте1991 елның 4 мартында РСФСР Югары Советы Президиумы Указы буенча Самара өлкәсендә Камышлы районын оештыру турында карар чыгарыла. Анда: “Самара өлкәсендә күрсәтелгән карта буенча, Кләүле районының бер өлеше исәбенә, административ үзәге Камышлы авылы булган Камышлы районын оештырырга”, дип язылган һәм РСФСР Югары Советы рәисе Б.Н.Ельцинның имзасы куелган. Нәкъ шул вакытта башланган үзгәртеп кору елларында илебез күргән михнәтләрне Камышлы районы да күп күрде. Андагы колхозлар таралды (Балыклыдыгы “Правда” колхозыннан башкалары), халык эшсез калып, кемдер эчүчелеккә бирелде, гайрәтлерәкләре шәһәргә китеп эшли башлады, кемдер фермер хуҗалыклары оештырып җибәрде. Дөрес, уңышсызлары да булды, ә кайберләре, тернәкләнеп китеп, хәзер Камышлы районының горурлыгын тәшкил итә.
Камышлы районының рейтингы күтәрелә бара. Әле 2013 елда гына ул артта калып баручы районнар арасында булса, бүген камышлылыларның горурланырлыгы бар: яңа туган балалар саны арта, ә балалар бакчаларына чират юк. Район хуҗалыклары халыкны тулысынча ит һәм сөт белән тәэмин итеп тора, таушалган йортларда яшәүчеләрне яхшы өйләргә күчерү программасы да уңышлы үтәлә.
Бүгенге көндә, районның уңышларына карап, өлкә хө¬күмәте дә аларга саллы ярдәм күрсәтә. Быел, мәсәлән, Рус Байтуганы мәктәбен төзекләндерергә һәм аның каршында спорт мәйданчыгын корырга мөмкин булган. Чиратта - авылның балалар бакчасын төзекләндерү һәм юл төзү эшләре тора.
Өлкә хөкүмәте биргән субсидияләрнең зур өлеше авыл хуҗалыгын күтәрү өчен тотыла. Мисал өчен, иң уңышлы хуҗалыкларның берсе - “Байкомсервис”. Биредә бөтен район хуҗалыклары өчен дә сыйфатлы орлык җитештерелә. “Хөкүмәт биргән акчаны орлык, ашлама, корткычлардан саклау препаратлары сатып алу өчен тотабыз. Сатып алучыларыбыз быелгы орлык сыйфатыннан канәгать калдылар”, - дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Мәсгуть Ибәтов.
- Эшләребез күп әле, - дип уртаклаша киләчәк планнары белән район администрациясенең финанс-икътисад идарәсе җитәкчесе Земфира Хәйруллина. - Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә дә, балалар бакчаларында яңа эш урыннары булдырырга да, Степановка авылы мәктәбе түбәсен, ә Иске Ярмәк авылының балалар бакчасын төзекләндерергә дә, сыерлар санын арттырырга да ниятебез бар...
Районның уңышлары анда яшәүче халыктан гына түгел, җитәкче, аның командасы эшчәнлегеннән дә килә. Татарстанның Чирмешән районында туып үскән, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә эшләгән Рафаэль Камил улы Баһаутдинов Камышлы районын 2010 елдан бирле җитәкли. 2015 елда “Камышлы хәбәрләре” газетасына биргән интервьюсында Камышлы районы башлыгы булып эшли башлаган чорны ул болай искә ала: “Халык җитәкче эшен аның сүзләренә карап түгел, эшләренә, кешеләргә мөнәсәбәтенә карап бәяли. Алар өчен район күрсәткечләре бик мөһим дә түгелдер, бәлки.
Баштагы мәлдә минем эшемдә хаталар да булгалагандыр. Барысын да белеп бетереп булмый бит. Ләкин хаталарыңны вакытында төзәтеп, бөтен гайрәтеңне җигеп эшләсәң, нәтиҗәләр күренә, ә халык сине ихтирам итә башлый икән.
Мин Камышлы районында бик күп яхшы кешеләргә юлыктым, теләктәшләремне таптым. Алар минем идеяләремне, тәкъдимнәремне күтәреп алалар һәм тормышка ашыруда бик булышалар. Рәхмәт барысы өчен дә.
Шулай ук губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкин¬га мин бик рәхмәтлемен. Ул авыл халкына карата бик игътибарлы, ярдәмчел кеше. Аңардан күп нәрсәләргә өйрәнергә була”.
...Камышлы якларына кайтканда чәчелгән кырларны, төзек йортларны, җирле фермерлар җитештергән ризык белән тулы кибетләрне күргән саен Камышлы авылында туып үскән шагыйрь Әнвәр Давыдовның “Камышлымны сагынганда” шигыренең ахыргы юллары искә төшә:
Күпме илләр, башкалалар
гиздем,
Шомарып бетте юлда
өзәнге,
Ләкин миңа, әй, Камышлым
минем,
Син һаман да җирнең үзәге.
“Волжская коммуна”, “Камышлы хәбәрләре” газеталарында басылган язмалар буенча Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
--- |
Иң күп укылган
|