поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.03.2016 Мәдәният

Фәйрүзә Мөслимова «Зулейха открывает глаза» китабы турында: «Начар реклама да – реклама»

Бездә тәнкыйть юк дигән сүзләрне моңа кадәр шактый еш ишетергә туры килә иде. Бер радио дулкыннарында: «Ничек реклама юк? Менә бит ул!» дигән җөмләне беркадәр үзгәртеп: «Ничек тәнкыйть булмасын? Менә бит ул!» – дип әйтәсем килеп китте. Ул бераз йокымсырап кына алган икән ләбаса. Тәнкыйтьләргә теләгән предмет бездән ерактарак, үзәктәрәк булса – тәнкыйтьләү сәләтебез аеруча бөтен тулылыгы белән ачыла ала!

Сүзем әлеге дә баягы, кырмыска оясына таяк тыгып болгаткандай, бар гавамны (монда күбрәк язучылар даирәсе күздә тотыла) кузгаткан «Зулейха открывает глаза» китабы турында. Беренче чиратта, тәнкыйтьчеләрнең барысына да рәхмәт: татар тормышы-көнкүрешенең, кешеләренең, иманының нинди булырга тиешлеген һәркайсы тәфсилләп аңлаткан һәм нинди булмаска тиешлеген Гүзәл Яхинаның китабында күреп, аны бик каты «пешергән». Тик татар тормышы бу китапта диңгезнең бер тамчысы кадәр генә урын алган бит. Дөрес, автор анда узган гасырның утызынчы елларын без белгән кадәр үк (!) күзаллый алмый, әбисе күргән-кичергәннәрне язучы фантазиясе белән без теләгәнчә (!) сурәтләми. Шуңа күрә ул әсәр барып чыкмаган, татар тормышын начар итеп күрсәтә! Бездә алай була алмый, без бит ап-аклар һәм йоп-йомшак­лар! Әйдәгез, Убырлы дип бирелгән каенана образыннан башлыйк.
 
Юкмы андыйлар? Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми»ендәге каенана әйбәтме? Халкыбыз фольклорында – «Гөлчәчәк» әкиятендә – соры бүре итеп тасвирланган каенана ничегрәк? «Көлтә-көлтә койрыгым болгый-болгый улаем, күмәчләремне бирмәсәң, калҗа-калҗа тураем», – дигән җырын хәтерлисезме? Качып киткән килененә бер дә: «Улым янына кире кайт, тыныч гомер итегез», – дип киңәш итми бит. Бүгенге көндә дә: «Хатын йөз ул, ана бер генә!» – дип киңәш биреп, улларын киленнәренә каршы котыртып торган каенаналарны беләм. Билгеле инде, туганнан бирле әнисе сүзеннән чыкмаган ирнең хатынына нинди мөнәсәбәттә булачагы сүзсез дә аңлашыла.
 
«Басу капка иясе»нә как (пас­тила) «урлап» илткән (Зөләйха үзе ясаган бит инде аны!) хатынны караклыгы өчен «утка тотканда», ислам динендә ияләр юк, дип чаң кагабыз. Юк, билгеле. Күренекле сынчы Әхсән Фәсхетдиновның да, гәрчә алар өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булса да, төрледән-төрле рәвештә сурәтләгән ияләре дөньяда ЮК! Хөрмәтле Батулла агабыз әсәрләренә кергән кендексез кыз сыйфатындагы юха еланнар да ЮК! Хәтта аның Тукай турында язган әсәрендә шагыйрьнең әнисе бәкегә баткан баланы коткарганда салкын тиеп, әтисе янгында калган кешене коткарганда пешеп үлүе турындагы вакыйгалар да без белгән чынбарлыкка туры килми. Тик бәхәсләшмибез. Димәк, язучының фантазия­се «киң вә широкий».
«Гүзәл Яхина татарны начар итеп күрсәткән!» Миләүшә Хәбетдинова, Батулла, Вахит Имамов шулай әйткән икән, димәк – дөрес! Гүзәл татарны начар итеп күрсәткән! Укып тормыйбыз! Ышанабыз! Әллә сиңа ошадымы? Ничек? Бәлки сиңа шулай дияргә кушканнардыр? Ә кем?
Ә бит әсәр татар тормышы турында түгел! Ул илдә барган катлаулы репрессия елларында авыр сынаулар кичкән, сөрген урынына барып җиткәнче һәм аннан соң да, йокысыннан уянган саен яңа күренешләр, яңа вакыйгалар белән очрашып торган гади бер хатын язмышы турында. Ул юлда тагын нинди генә кешеләр, нинди генә язмышлар белән очрашырга туры килми аңа! Монда җинаятьче, әмма кирәкле урында үзен «кирәгенчә» күрсәтеп, ахырда уңышларга ирешкән адәм актыгы Горелов та, «халык дошманнары»н сөргенгә озатып торган ик­ейөзле Зиновий Кузнец та, коммуналкадагы бүлмәсенә кызыгып, профессор Лейбены органнарга тапшырган Степан (татарлар түгел!) һәм башкалар да бар. «Татарстан яшьләре»ндә Рөстәм Зариповның җиңел кулыннан «күкәйбаш» дип тасвирланган һәм тән­кыйтьчеләребез тарафыннан бары тик шулай гына кабул ителгән профессор Лейбе да бик катлаулы образ. Инкыйлабка кадәр күренекле табиб, университетның дәрәҗәле профессоры булган бу зыялы шәхеснең психикасына түнтәрелеш коточкыч авыр тәэсир (стресс) ясый. Һәм ул акрынлап үзенең элекке, хыялый дөньясына (йомырка кабыгы эченә) кереп бикләнә бара. Әмма сөрген шартларының йогынтысы аны кабат айнытып җибәрә, тора-бара теге «йомырка кабыгы» да уалып тарала. Чөнки андый шартларда чынбарлыкта яшәп кенә исән калырга мөмкин. гомерләрен әдәбиятка багышлаган безнең язучыларыбыз-әдип­ләребез шундый сурәтләү-сынландыру чараларын аңларга тиештер ләбаса?
 
Вахит Имамовның «...моңа хатын-кызның башы җитми», «...хатын-кыз землянканың ничек төзелгәнен белми» дигән җөмләләре бөтенләй көлке. Шулай ук синең әйләнә-тирәңдә гел башсыз хатын-кызлар гына йөримени соң, Вахит? Адәм баласы гомер буе өйрәнә ул, кызыксына, белергә тырыша. Әйтик, синең «Сөләйман солтан»ың аның белән бергә сугышып йөргәннәреңнең хатирәсе түгелдер бит?
 
 Зөләйханың сөргендә туып, кырыс шартларда үскән улы Юзуф үзләре белән бергә сөрелгән зыялы шәхесләр тарафыннан да белем, тәрбия ала. Лейбе аны табиб итеп күрергә тели, тик ул рәссам Иконников һөнәрен өстен күрә. Моның өчен Ми­ләүшә Хәбетдинова аны (янәсе, Лейбе өйрәткәннең кадерен белмәгән) борынын чөйгән барчук белән чагыштыра. Нишлисең, без дә – балачак, яшүсмер чакларны күздә тотам – башкалар бездән көткәнне, теләгәнне генә эшләп тормаганбыз. Аның да үз хыялы, максаты бар. Ә инде тәнкыйтьчеләрне иң ярсытканы – Зөләйханың урыс Игнатов белән бергә калуы, һәм Игнатовның аның улына үз улы итеп документ язып бирүе. «Менә бит, татар Мортаза малае урыс Игнатовка әверелде!» Әнә шул заманда, сөрелгән кулак малае булып, үзеңә юл ярып кара әле син! Димәк, «урыс Игнатов» вазгыятьне чамалаганга күрә эшләгән ул эшне. Калганы – Юзуфның үзеннән тора, татар әнисе биргән милли тәрбиянең, ул тыңлап үскән әкиятләрнең дә бушлыкка китеп югалмаячагына ышанам мин.
 
Шунысы кызык, Батулла агабызның «Казан утлары» журналында басылган тәнкыйть мәкаләсе: «Сәләтле язучы Гүзәл Яхина иҗади ярдәмгә бик мохтаҗ. Артык мактап, без башлап язучыга ярдәмгә караганда зыянны күбрәк кылган булырбыз. Зыян түгел, ярдәм итәсе килә!» – дип тәмамлый. Афәрин! Башта: «Ура (камап ал)! Кыйна! Сук! Бәр!» Аннары – бу сиңа ярдәм иде...
 
Шулай беркөнне Язучылар берлегендә дә Батулла агабыз, китап турында сүз кузгатып, аны тетеп атты һәм сүзен болайрак дәвам итте: «Ә бит үз вакытында «Коръән серләре» дигән китап чыгарган Гариф Гобәй картлыгында акылдан шашты. «Зөләйха»ны тәрҗемә итүченең дә ахыры начар булырга мөмкин». Моңа каршы беркем бер сүз әйтмәде. Тәрҗемәче Флёра Тарханова да шунда иде. Аның гаебе нидә? Батулла әйткән бу ике китап чагыштырыла аламы? Күпме гомерен, иҗади куәсен Коръән тәфсирләрен чыгаруга багышлаган бу өлкән әдибебез ни әйткәнен үзе аңладымы? Кемнең ахыры ничек буласын хәл итү вәкаләте бары тик бердәнбер Аллаһы Тәгаләбез карамагында түгелме? «Тәкәбберләнергә, чиктән узарга ярамый!» дигән сүзне кабатларга Батулла агабыз үзе дә бик ярата. Ә кешене – Аллаһы Тәгаләнең мәхлугын (создание) рәнҗетүгә Ул ничек карый? Акыл сатарга җыенуым түгел, болар турында Батулла агабыз барыбыздан яхшырак белә...

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»