|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2009 Юмор
ТӨРТМӘЛЕ БИТ
КИШЕР ЧӘЕ К р у п с к а я. Исәнмесез, Мулланур иптәш! Әйдәгез, түрдән узыгыз. Тик менә чәе генә – кишер чәе. Л е н и н. Архикысыр чәй! Ләкин (көлеп) хәзер кунакларны моның белән гаҗәпләндереп булмый!.. В а х и т о в (көлеп). Ә без үз сыебызны алып килдек! (Портфеленнән ипи кыерчыгы ала.) Менә нинди тәмле ипи кыерчыгы! ..................................................................................................................................... К р у п с к а я. Әйдәгез, утырышыйк, чәй суына. Сүз уңаеннан сорыйсым килә: кишер чәе чын чәйгә караганда тизрәк суына икән, игътибар иткәнегез бармы?
Әхәт ГАФФАР. «Сызылып таңнар атканда» пьесасыннан.
* * *
КҮРДЕ БЕЗНЕҢ БАШЛАР! Академик Роальд Сәгъдиев коттеджында ун көн яшәдем, бөтен җир шарын көлдереп йөргән клоун, СССРның халык артисты Олег Поповка студент чагымда ук сюжет саттым, СССРның халык артистлары, бөек җырчылар Мөслим Магомаев белән Тамара Синявскаяга Казанның Спорт сараенда туй ясадым, балет сәнгатенең шигъри моңын ачкан атаклы биюче Ирек Мөхәммәтов белән аның хатыны Мариягә Зеленодольск районында никах укыттым, җиһанны таң калдырган композитор Суфия Гобәйдуллинаның чын исемен ачтым, татарның дөнья тоткан кино һәм театр артисты Чулпан Хаматованың Казанда яшәүче әти-әнисе өенә кунакка йөрдем, СССРның халык артисты прима-балерина Майя Плисецкая белән Шале урманында гыйшык тотыштык, җыр сәнгатендә җир йөзендә дан казанган Алсу Сафинаның туган көнендәге банкетта Чибәркәй белән чәкештереп шампан шәрабы эчтем, СССРның халык артисты җырчы Людмила Зыкина белән кочаклаштым...
Мәгъсүм ГӘРӘЕВ. «Мин Чуен Гәрәй малае» китабыннан.
* * *
АШКЫНУ С радостью сообщаю, что очень скоро обязательно вернусь в Казань. Недолго осталось ждать. Первым же поездом! Как только произойдут перемены во власти, обещаю, приеду первым же поездом.
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. «Не стало интриг и нервотрепки», «Вечерняя Казань» газетасы. 6 декабрь 2008.
* * *
ӘЙТ! Яктыртасың Җирне, җылытасың!– Коммунистмы әллә син Кояш?
Рөстәм МИНГАЛИМ. «Әйт, Кояшым» китабыннан.
--- |
Иң күп укылган
|