|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2016 Фаҗига
Татарстанда өстенә цилиндр төшеп 22 яшьлек егет үлгәнТатарстанның Чирмешән районында “Гольфстрим” ҖЧҖнең 22 яшьлек бораулаучысы үлеме буенча прокуратура таләбе белән җинаять эше кузгатылган. Шунысы ачыкланган: 1 март кичке 10нар тирәсендә Чирмешән районының Туймәт авылыннан 5 чакрым ераклыктагы бораулау эшләре алып барылган урында бораулау җайланмасын сүткәндә, шушы җайланманың гидравлик цилиндры “Гольфстрим” ҖЧҖнең 22 яшьлек бораулаучысы өстенә төшә. Нәтиҗәдә, егет имгәнеп, һәлак була.
Фаҗиганең, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре үтәлеше буенча җаваплы әлегә билгесез затның бу таләпләрне үтәмәве нәтиҗәсендә, килеп чыкканлыгы ачыкланган.
Прокуратура таләбе белән тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 143нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять сыйфатлары буенча (“Хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча җаваплы зат тарафыннан бу таләпләр бозылып, саксызлык нәтиҗәсендә, кеше үлеменә китерү”) эш кузгатылган.
--- |
Иң күп укылган
|