|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2016 Җәмгыять
Фаил Гаязов кинолог эзли (ФОТО)Һәвәскәр журналист, сканвордлар төзү остасы Фаил Гаязов Биектау районы Усад авылында яшәп ята. Мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, егет "Ока" машинасында җилдерә. Җәй көннәре аны газета-журнал редакцияләре тирәсендә күрергә мөмкин. Ә кыш көне машинасында йөрми икән, чөнки иминият кәгазе юк. Бүген Фаил "Матбугат.ру" редакциясенә гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Кинолог эзли ул. Күптән түгел, очраклы рәвештә бер көчекне тәрбиягә алган. "Тәрәзә каршында машина бәрдереп киткәч, бер эт баласын өйгә алып кергән идек, - ди ул. - Йомышларны үтәргә тышка чыгарга сорауны өйрәнә алды, әмма уйнаган чакта тешләүдән биздереп булмый". Дружок кушаматлы эт бик акыллы булгач, аны үзенә калдырасы килә Фаилнең. Әмма аны бераз өйрәтмәкче була. Таныш кинологыгыз булса, "Матбугат.ру"га шалтыратыгыз (843) 2-666-788. Мәгълүматны Фаилгә тапшырырбыз. Бу фотосы күптән түгел төшкән Ә монысы ай ярым элек P.S. Кинолог ул кино яратучы түгел, ә этләр өйрәтүче.
--- |
Иң күп укылган
|