поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.03.2016 Җәмгыять

Март аена йолдызлар фаразы

2016 елның март ае - пассив февральнең капма-каршысы булачак! Март күңелле, матур вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә. Гомумән, бу ай уңышлы үзгәрешләр, бәхетле мизгелләр белән истә калачак.

Кучкар. Март башында сезне өйдәге "һава торышы" сөендерер. Эштән кайтуыгызны өегездә түземсезлек белән көтеп торачаклар. Әгәр ялгыз булсагыз, әти-әниегез яки туганнарыгызның хәлен белү өчен уңайлы вакыт. Кучкарларны һәркайда зур кунак итеп кабул итәчәкләр. Ай уртасы исә күптән көтелгән хәбәрләр алып килер. Мартның егермеләреннән соң, көндәлек эш-мәшәкатьләреннән арынып, ял итеп алыгыз, театрга яки кинога барып кайтыгыз. Иң уңышлы көннәр: 9, 17, 22 март.

 
Үгезбозау. Йолдызлар сезгә март аенда шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Әгәр дә сезне командировкага җибәрсәләр, бармаска сәбәп табыгыз, чөнки марттагы сәяхәтләр шәхси әйберләрегезне югалту белән тәмамланырга мөмкин. Башка өлкәдә исә барысы да яхшы булачак. Эштә идеяләрегезне курыкмыйча кычкырып әйтегез. Кем белә, бәлки җитәкчегез моны югары бәяләр. Иң уңышлы көннәр: 8, 16, 21 март.
 
Игезәкләр. Март ае сезне күңелле хәбәрләр белән шаккатырачак. Бу якыннарыгыздан сөенечле яңалыклар, көтелмәгән бүләкләр, очрашулар булырга мөмкин. Ялгыз Игезәкләрнең тиң ярларын очрату ихтималы бар. Ул бәлки хыялдагы кеше дә булмас, әмма сезгә аның белән рәхәт булачак. Үзгәрешләрдән курыкмагыз, барысын да җиңел кабул итегез. Иң уңышлы көннәр: 11, 13, 26 март.
 
Кысла. Өйдә утырмагыз, март – дөнья белән танышу, сәяхәткә бару өчен менә дигән вакыт. Кыслалар өчен чит илгә барып кайту да уңышлы булачак. Эштән исә ял итәргә киңәш ителә. Ару-талуны сизмәсәгез дә, тиздән үзен сиздерә башлар. Шуңа күрә вакытында ял алырга онытмагыз. Йолдызлар хатын-кызларга бурычка акча алырга киңәш итми. Иң уңышлы көннәр: 14, 19, 28 март.
 
Арыслан. Март ае – якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен яхшы чор. Беренче адымны үзегез ясагыз. Тату, дус булып яшәүгә ни җитә! Борчуларны читкә куегыз, куркырлык, җиңеп чыга алмаслык авырлыклар юк, килешәсездер. Март аенда сәламәтлегегезгә игътибар итегез. Ничә яшь булуына карамастан, спорт белән шөгыльләнү беркайчан да комачау итми. Иң уңышлы көннәр: 12, 18, 26 март.
 
Кыз. Тирә-юньдәгеләр белән ачык булыгыз, хисләрегезне курыкмыйча белдерегез. Кешеләрнең яхшы гамәлләрен хуплагыз, мактагыз. Моның белән аларга тагын да тырышып эшләргә этәргеч бирәчәксез. Ә дөрес гамәл кылмаганнарны, киресенчә, шелтәләп алыгыз. Күз алдыгызда берәрсен җәберләсәләр, нахакка рәнҗетелгән кешене яклагыз. Сөйгәнегезнең күңелен күрегез, хәтта үз кулыгыз белән ясалган бүләк тә аның кәефен күтәрәчәк. Ай ахырында Кызлар кинәт баерга мөмкин. Иң уңышлы көннәр: 6, 12, 28 март.
 
Үлчәү. Үлчәүләргә гаилә кору турында уйларга вакыт. Йолдызлар бу өлкәдә сезгә ярдәм итәчәк. Эштә күңелле хәбәрләр көтелә. Ниһаять, башкарган эшегез зур игътибарга лаек булачак. Март ае туган көннәргә, гаилә бәйрәмнәренә бай булырга мөмкин, якыннарыгызны котларга онытмагыз. Иң уңышлы көннәр: 13, 14, 27 март.
 
Чаян. Күптән аралашмаган танышларыгыз белән элемтәләрне ныгытыгыз. Шалтыратып, хәлләрен, сәламәтлекләрен сорагыз, күрешеп сөйләшегез. Үз эшләре белән шөгыльләнүче чаяннарга сак булырга киңәш ителә. Хезмәткәрләрегез арасында акча үзләштерүче, яки мәгълүматны читкә таратучы булырга мөмкин. Март ахырында ялгыз чаяннарны яңа танышулар көтә. Әмма йолдызлар баш югалтырлык гашыйк булудан сакланырга куша. Иң уңышлы көннәр: 12, 15, 23 март.
 
Укчы. Очраклы мөнәсәбәтләрдән сак булыгыз! Март аенда алар күңелсез тәмамланырга мөмкин, чөнки берәр мәгълүматны сезгә каршы куллану ихтималы бар. Март - үзгәрешләр ае. Үзегезгә, тормыш рәвешегезгә читтән карагыз әле, барысы да канәгатьләндерәме сезне? Прическагызны үзгәртегез, яңа киемнәр алыгыз, бизәнеп йөрегез! Күңелегез ятмаса, хәтта эшегезне дә алыштыру турында уйлагыз. Йолдызлар һәр башлаган эшегездә ярдәм итәргә вәгъдә итә. Иң уңышлы көннәр: 13, 19, 28 март.
 
Кәҗәмөгез. Һәрвакыт үзегез булып калыгыз, чөнки кәҗәмөгезләр еш кына "маска" кияргә, "уйнарга" ярата. Табигыйлекнең иң яхшы сыйфат булуын истән чыгармагыз! Ай уртасында берәр мөһим эшкә акча кертү уңыш китерәчәк. Хәтта эре акча белән дә эш итәргә мөмкин, йолдызлар зур керем алырга ярдәм итәчәк. Март ахырында исә гаиләгез белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышыгыз. Иң уңышлы көннәр: 12, 15, 26 март.
 
Сукояр. Эштә яки өйдә ни белән генә шөгыльләнсәгез дә, тәрәзә артында сезне гаҗәеп дөнья көтә, саф һавада күбрәк йөрергә тырышыгыз. Иң мөһиме: җылы киенеп йөрегез. Тәмле булып тоелган, әмма зыянлы ризыклар (майлы, баллы) белән мавыкмагыз, чөнки мартта мондый табын өчен сәбәпләр җитәрлек булачак. Шәхси тормышыгызны көйләп, дуслар турында да онытмагыз. Иң уңышлы көннәр: 6, 16, 24 март.
 
Балык. Әгәр очрашып һәм яратып йөргән кешегез булса, аны әти-әниегез белән таныштырырга кирәк. Газиз кешеләрегездән яшермәгез, сөенечле хәбәрләр белән уртаклашыгыз. Эшегезне дә истән чыгармагыз. Шәхси тормышыгыз күпкә кызыграк булса да, сезнең эшне беркем дә башкармаячак. Март ахыры күптәнге танышларыгыздан көтелмәгән хәбәрләр китерер. Иң уңышлы көннәр: 12, 18, 24 март.
 

---
Интертат.ру
№ --- | 09.03.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»