поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.07.2009 Киңәш-табыш

“МЕНДӘР ЭЧЕННӘН НИ ГЕНӘ ЧЫKМЫЙ!”

Кеше кәсепнең нинди генә төрен булдырмый. Үзен эш џәм акча белән тәэмин итәр өчен хәленнән ничек килә, шулай тырмаша. Бүген сүзебез үз өендә мендәр чистарту цехы булдырган Тәнзилә апа Айзатуллина турында булыр.

Тәнзилә апа Буа районы Тимбай авылында гомер итә. Тормыш иптәше Зөфәр абый вафат булганга, кызганыч, инде ике дистәгә якын вакыт узган. Улы Руслан – студент, Казан дәүләт ветеринария академиясендә белем ала. Кызы Айгөл банк мәктәбен тәмамлаган. Алар гел кайтып әниләренә булыша. Шулай да, күп вакытын Тәнзилә апа ялгызы үткәрә. Аңа бүген 45 яшь.

 

Мендәр чистарту цехы ачуның сәбәбе – Тәнзилә апа мәктәптә укытучы булып эшли џәм кыскартуга эләгә. Моңа аның югары белеме булмауны сәбәп итеп куялар.

 

– Эштән чыгуны бик авыр кичердем. Әле йөгереп эшли торган чагым бит. Тәҗрибәм бар, диплом да алырга торам. Озакламый Мәскәү гуманитар институтын тәмамлыйм.

 

Күп очракта тормыш йөген үзе тартып барган, таяныр кешесе булмаганнарны кыерсыталар. Аллага шөкер, энеләрем ярдәм кулы сузды. Алар булышлыгы белән цех та булдырдык, шәхси кибетебезне дә ачтык, – ди Тәнзилә апа.

 

Азык-төлек кибете бик җайлы урында, юл өстендә урнашкан. Анда әлегә банк мәктәбен тәмамлаган кызы эшли.

 

– Эшсез калгач, беренче чиратта энеләремә таяндым. Болай да гел ярдәм итәләр иде инде. Алар мине ике эш белән тәэмин итте. Бер энем – Раил Хәнәфин кибет ачарга булышты, товарны да үзе кайтара, мал-туар асрарга да булыша. Йорт булгач, алардан башка мөмкин түгел. Сыерын- бозавын да, каз-тавыгын да тотабыз. Бакчада печәнен, чөгендерен, бәрәңгесен үстерәбез. Тырышабыз инде.

 

Икенче энем Радик Казанда яши, ул бәясе 100 мең сум чамасы булган мендәр чистарту машинасы кайтарып куйды. Миңа шундый зур бүләк ясады. Шул рәвешле өйдә кечкенә генә цех ачып җибәрдек, – ди Тәнзилә апа.

 

Энеләреннән уңган ул. Машина аның бер бүлмәсенә бик уңайлы гына кереп утырган. Ә ишегалдында аңа чиратка мендәрләр тезелгән. Киптерер өчен Тәнзилә апа аларны кояшка куйган. 

 

Цех ачылганга әллә ни озак вакыт та үтмәгән, аның каравы бу хакта инде буалылар гына түгел, Ульян каласында яшәүчеләр дә, Чувашстанның күп район џәм авылларында да белгәннәр. Халык агылып тора. Чувашстанның Батыр районыннан 6-7 шәрне алып килсәләр, үз авылларында гомер итүче фермер Фәрит Ибәтов әнә 28 мендәрне чистарттырып, яңадан ясаткан.

 

Машина мендәрләргә генә исәпләнгән булса да, ишегалдында матрас та күрдем. Әллә аларны да кабул итәләр инде?!

 

– Бер клиент мендәре белән бергә матрасын да алып килгән. Кире бормадым, алып калдым. Мендәргә исәпләнгән кебек, башта каурыен аз-азлап бушатып чистартырмын, аннары барысын бергә берләштереп, матрас тышына тутырырмын инде, – ди Тәнзилә апа.

 

Авыл кешесе гади шул ул. Клиентны кире бора алмый. Шәџәрдә әллә ни озак аңлатып маташмаслар иде.

 

Ә машина, беренче тапкыр күргәнгәме, миңа бик кызык тоелды. Хуҗадан рөхсәт сорап, үзем дә эшләтеп карадым. Шаккатарлык!

 

Ул берничә бүлемнән тора. Беренчесенә чистарту өчен мендәрдәге каурыйны бушатасың, машинаны утка тоташтырасың. Ул әйләнә-әйләнә эшли башлый, каурыйлар сикерешә. Монда каз, үрдәкнеке белән бергә тавык мамыгыннан булган мендәрләрне дә чистартып була.

 

Аннан машина артына тоташкан торба аркылы каурыйлар икенче якка килә. Ул берничә этап чистарып үтә. Беренче тар тартмага таплы, каты каурыйлар эләгеп кала, икенчесендә ярма, шырпы... Бер өлеше аска төшә. Шул рәвешле машинаның соңгы тартмасына бары тик чиста каурыйлар гына килеп җитә џәм торба аша алдан ук әзерләп куелган сүрүгә бушатыла. Бу очракта аны көчле басым белән тутырырга кирәк түгел. Мендәрнең ян-якларында 20 шәр см ара калдыру зарур. Югыйсә шыплап мамык тутырсаң, аннары мендәрне тегү бик читенләшә џәм ул каты да була.

 

Сүрүләрнең Тәнзилә апада ниндиләре генә юк! Төсен дә, зурлыгын да клиент үзе сайлый. Җаның ниндиен тели, барысы да бар. Ул мендәрне тегеп бирә. Кул астында өч тегү машинасы бар: икесе электрныкы, берсе кулныкы. Ут булмаса яки башка сәбәп белән электрныкы эшләмәсә, шундук кул машинасына утыра икән. Клиентларны көттерәсе килми аның.

 

– Бер мендәр якынча 180 сумга төшә, – ди Тәнзилә апа. Аның өчен уртача алганда 35 минут вакыт кирәк. 15 минут ул ультрамиләүшә нурлары астында тора, 20 минут чамасы тутыруга китә. Мендәрне чистарту бәясе бездә кыйммәт димәс идем. Әнә Ульян шәџәрендә шул ук хезмәт 300 сум белән бәяләнә икән.

 

Аннары ул мендәрне чистартып кына калмый, дезинфекцияли, әле моңа өстәп бозымны да чыгара. Дөньяда кем генә юк, нинди генә бозу очраклары турында ишетергә туры килми. Мендәрдән чыккан кашык, кайчы ише әйберләрне дә шуның белән аңлатырга буладыр. Мендәр эченнән нинди генә чүп тапмыйсың.

 

Буа районының Кырык Садак авылыннан бер клиент килгән иде. Баласы астма белән авырый, мендәргә башын куеп ята алмый, ди. Аңа яңа мамыктан кечкенә генә мендәр тутырып бирдем.

 

Машина ультрамиләүшә нурлары ярдәмендә чистарту белән бергә бактерияләрне дә үтерә. Аппарат барысын үзе көйли. Шушы балага мендәр ясап берничә атна узгач, кәрәзле телефоныма смс килде. Әнисе бик зур рәхмәт әйтеп язган. Шулхәтле күңелем булды. Бала хәзер мендәрдә рәхәтләнеп йоклый икән.

 

Бу машина мамыкны коры килеш чистарта. Аны џәр мендәрдән соң тузан суыргыч белән суыртам, җилләтеп киптерәм. Кичен исә токтан аерам, өстен ачып калдырам. Каурый исе бетсен, аппарат эче кипсен өчен шулай эшлим, – ди Тәнзилә апа.

 

Аның сүзләренчә, мендәрне елга бер тапкыр булса да чистартырга кирәк. Клиентлар китергәннәре арасында берничә ел дәвамында чистартылмаганнары да бар. Аларны да кире бормый ул, яңартып кайтара. Мендәрне бу рәвешле чистарту сәламәтлек өчен дә уңайлы, йомшакта йокы да тәмлерәк була.

 

– Күпләрнең моңа исе китми шул. Иске, таушалган мендәрләрдә йоклый бирәләр, – ди цех хуҗасы. – Шулай да, тик утырырга вакыт юк. Мөрәҗәгать итүчеләр саны көн саен арта. Бу эш җайлы да, кереме дә көндәлеккә ярап куя.

 

Р.S. Әгәр сез дә мендәрләрегезне чистартырга телисез икән, Тәнзилә апа өенә – Тимбай авылына рәхим итегез. Аның телефоны: 8-9172-40-49-70.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 24.07.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»