поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
09.03.2016 Җәмгыять

“Әти, ник алимент түләмисең?”

Татарстанда меңләгән ир-ат алимент түләүдән качып йөри. 2014 елда андыйлар хатыннарына һәм балаларына 2 миллиард 500 миллион сум акча бурычлы булса, 2015тә бу сумма 2 миллиард 700 миллионга җиткән! Фаразлар буенча, алимент әҗәтләре алга таба тагын да үсәчәк. Һәм монда инде ир-атларны гына гаепләү дөрес булмас, җәмәгать. Илдә кризис, хезмәт хаклары буенча зур бурычлар җыела. Димәк, алимент түләү мөмкинлекләре дә кысыла дигән сүз.

“Бала минеке түгел!”
 
Казанның Совет районында гына да бүген алимент түләмәүче 1599 кеше исәпләнә. Аларның 90%ы тәртипсез яшәү рәвеше алып баручылар – наркоманнар, исерекләр, төрмәдә утырып чыкан кешеләр. Узган атнада приставлар белән рейдка чыгып, алимент түләмәүче кайбер ир-атлар белән турыдан-туры аралашырга туры килде. Гадәттә, алименттан качып яшәүчеләр килгән приставларга ишекне ачмый. Тик бу юлы башкачарак булып чыкты. Беренче шакуга ук ишек ачылды. Фатир хуҗасы безнең эчкә узуга да каршы килмәде. 
 
Сергей Ермолаев аерган хатынына инде 4 ел алимент түләми икән. Шушы вакыт эчендә шактый зур сумма җыелган: 304 мең сум! Приставларның сүзләренә караганда, 1981 елгы Сергей Ермолаев төрмәдә утырып чыккан. Бүген беркайда да эшләми. Алимент түләмәүнең сәбәбен Сергей бик гади аңлата – бала минеке түгел ди. 
 
– Хатынга әйттем, – ди Сергей, – әйдә, ДНК анализы ясыйбыз, дидем. Ризалашмады. Кыйммәт ди. Син шикләнәсең икән, үзең яса ди. Уртакка салыйк дидем. Анысына да риза түгел...
 
Казанның Совет районы суд приставы Марина Захарова Сергейның үз баласын танымавы алимент түләмәү өчен бер хәйлә генә дип аңлатты. Ул хәтта хатыны һәм баласының кайда яшәгәнен дә белми икән. Приставлар аны инде күп тапкырлар кисәткән. Сергей беркайда да эшләми, эшләргә теләге дә юк. Бу килүдә приставлар Сергей яшәгән фатирдагы милеккә арест салды. 
 
– Ул бер ай эчендә эшкә урнашырга һәм шул турыда приставлар хезмәтенә хәбәр итергә тиеш, – ди Марина Захарова. – Сергейның бурычы шактый зур. Мондый зур сумманы ул якын арада гына түли алмаячак...
 
Казанның Совет районында яшәүче Сергей Булкинның түләнмәгән алиментлары исә 900 мең сумнан артык икән. Казан өчен бу – абсолют рекорд! 
 
– Булкин без килгәндә бервакытта да өендә булмый, – ди Марина ханым. – Аның эзенә төшеп булмый әлегә.
 
Алимент түләмәгән ирләр машина йөртә алмый
 
Алимент түләмәүчеләрнең тагын берсенә сугылабыз. Раил Гаязов өендә юк. Күршесе инде аны бер ай күрмәгән. Без китәргә җыенганда Гаязов исерек хәлдә үзе дә кайтып төште. Алиментларны түләргә ышандырды. Приставлар мондый сүзләргә гадәттә ышанмый. Бу килүдә алар Раилне вакытлыча машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы кәгазьгә кул куйдырып китте. 
 
2016 елдан суд приставларына Владимир Путин яңа вәкаләт бирде: хәзер алимент түләмәгән гражданнарның машина правасын алачаклар. Мондый тәҗрибә Белоруссиядә инде күптән кулланыла икән. 
 
2016 ел башыннан Татарстан приставлары 328 кешенең машина йөртү таныклыгын алу турындагы беркетмәне ЮХИДИгә җибәргән. Әмма әлегә аларның берсенең дә машина йөртү таныклыгы алынмаган. Моны тормышка ашыру өчен механизмнар эшләнеп бетмәгән икән. 
 
– Алимент түләмәүче моңарчы хәйләгә барып, машинаны башка кеше исеменә терки иде, – ди суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Габдрахманова. – Без бу транспорт чарасына арест сала алмый идек. Хәзер бурычлы кешенең машина йөртү таныклыгын алабыз һәм ул рульгә инде утыра алмый.
 
Алай да законда искәрмәләр бар икән. Машина йөртү таныклыгын алу өчен:
 
1. Алимент буенча бурычның суммасы 10 мең сумнан артык булырга тиеш;
2. Беренче һәм икенче төркем инвалидлардан машина йөртү таныклыгы бөтенләй алынмый
3. Әгәр транспорт чарасының хуҗасы таксида йә булмаса пассажир автотранспортында эшләп, бу аның өчен бердәнбер акча эшләү чарасы булган очракта да правага тимәячәкләр 
 
– Бүген күп кешеләр алимент түләүдән качып йөри, – ди Гөлнара Габдрахманова. – Аларны бөтен Россия буенча эзлибез. Алимент түләмәүчеләргә карата узган ел 1 мең 100 җинаять эше ачтык. Алай да бу категория гражданнарга закон әлегә йомшак. Андыйлар җинаять кодексының 157нче маддәсе буенча штраф түли, йә булмаса шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителә. 
 
Статистика буенча, Россиядә аерылышкан гаиләләрдә яшәүче балалар саны 3 миллион ярымнан артып китә. Алиментларны шуларның бер миллионы гына ала. Калган хатын-кызлар гаилә хәлләре авыр була торып та, ни өчендер элеккеге ирләрен алиментка бирми. 

Марсель ӘСКӘРОВ
Акчарлак
№ --- | 08.03.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы