|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2016 Мәдәният
Мәсгут Имашев: “Имашев нәселенең кулак түгеллеген әтием судлар аша раслаган”Әлеге олпат шәхес белән аралашу үзе бер гомер! Тормышның әллә никадәр ачысын татып та, күңел чисталыгын югалтмаган олы йөрәкле матур кеше ул композитор Мәсгут ага Имашев! Сынмаган-сыгылмаган! Бар сагышын, кайгысын моңнарына салган. Язмышын шөкер кылып кабул иткән! Шуңадыр Ходай аңа исәнлек-саулыкта, балалары, хатыны белән бергәләп яшәлгән озын матур гомер биргәндер. — Җирдә яшәү — үзе зур бәхет! — ди Мәсгут абый. — Бу яшьтә әлеге сүзнең чын асылына төшенәсең. Хәрәкәттә — бәрәкәт, гел шөгыльдә булсам гына яшәүнең дәвам итүен тоям! Ял көннәре күбәеп китеп, берничә көн эшкә бармасам, дус-ишләр белән аралашмый торсам, үземне кирәксез хис итәм дә тынычлыгым югала. Театр училищесында һаман эшләп йөрүемнең дә сәбәбе шул. Аннары директорыбыз Гыйлемхан Һади улы Мөбәрәкшин да ел саен: “Олыгайдым инде, ялкытканмындыр, китим...” — диюемә каршы: “Студентлар сезне хөрмәт итеп, бер дәресегезне калдырмый йөри, ничек җибәрим?” — дип тора. 9 ЯШЬЛЕК ТОМА ЯТИМ
— Күңел тулы моң балачакның сагышлы кайтавазы микән, Мәсгут абый?
— Шулай дигән фикерне Гариф Ахуновтан ишеткән идем. Мин туып, 6 ай үтүгә, кырлач суыгында безне, кулаклар дип, гаиләбез белән авылдан сөргәннәр (Мәсгут абый 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе Барда районы Кайнавыл авылында туган — Э.Җ.). Әтием, артыннан йөреп, Имашев нәселенең кулак түгеллеген судлар аша раслаган, безгә кабат туган якка кайтырга рөхсәт иткәннәр. Әмма әти-әнием, үзләрен сөрдергән авылдашлары янына кайтырга теләмичәме, Пермь шәһәрендә төпләнеп кала. Әтием үлгәндә, миңа нибары 3 яшь булган. Шулай да күңел түрендә аның белән бәйле ике вакыйга сакланган: беренчесе — умывальник астында битемне юдырганы, икенчесе — эштән кайтып кергәч, “Нихәл, улым?” — дип янымнан үтүе... Әниемне яхшы хәтерлим. 20 хатын-кыз баракның бер бүлмәсендә яшәде. Мин бөтенесенә бер бала идем. Әнием такта яру заводында эшләде: Иделдән сал белән агып килгән бүрәнәләрне ыргак белән тотып, ярга тартып чыгара иде. Мин I сыйныфта укыганда, әнием янына бер ир-ат килеп йөри башлады. Берсендә, әнием гыйнвар суыгында боздан бүрәнәләр чыгарып, төнге сәгать уникедә эшен тәмамлагач, кибет ишеге төбенә чиратка барып баса. Кытлык заманы бит, кибеттә иртүк костюмлык материал сатыла башлый, дигән хәбәр ишеткән була ул. Үзе очрашып йөргән ир-атка кием юнәтергә тели. Иртәнгә кадәр кырлач суыгында чиратта торган әнием бик каты салкын тидергән иде... Хастаханәгә эләкте, ике ай чамасы дәвалап маташтылар да: “Мондый очракта медицина көчсез!” — дип авылга кайтарып җибәрделәр. Ике-өч ай авырып ятты да... 7 августта җан бирде (Мәсгут абыйның күзеннән мөлдерәп яшь бәреп чыга — Э.Җ.).
— Шулай итеп, 9 яшьлек бала тома ятим кала...
— Әйе, гаиләдә мине кемгә тәрбиягә бирергә, дигән бәхәс туды. Әниемнең берту-ган энесе Тәүфыйк абый әби-бабай белән бергә яши, аның мине үз янында авылда калдырасы килде. Әниемнең абыйсы Бәйрәмхуҗа Пермь каласында яши, мин дә шәһәрдә яшәп-укып кайткан бала, “Шәһәр шәһәр булыр!” — дип, мине аның гаиләсенә җибәрделәр. Ә минем әни янына гына барасым килә... “Күммәгез әниемне җиргә!” — дип үксеп зиратка кадәр йөгергәнем хәтердә. Дөньяның яме калмады, миңа кем белән, кайда яшәсәм дә барыбер иде...
Шулай итеп, мин Пермьдә II сыйныфка укырга киттем. Бәйрәмхуҗа абыйның гаи-ләсе ишле: миннән зуррак өч баласы бар. Абыем бик кырыс кеше иде. Шулай берсендә укудан кайтып керешемә бик авыр сүзләр әйтте бу: әлеге гаиләдә артык кашык булуымны аңладым. Шул ук көнне бабама: “Бәйрәмхуҗа абыйларда башкача яши алмыйм, килеп алыгыз!” — дип хат яздым. Сөргеннән кайткач, әби-бабам урман уртасындагы ун гына йортлы Чирес авылында гомер кичерә иде, шунда яши башладым.
Бабамны артык өлкән дип, опекуным итеп Тәүфыйк абыемны билгеләделәр. Алар мине бик кадерләп, иркәләп үстерде. Мәктәптә дә укытучылар бик яратты. Әле Актүш исемле акыллы этебез дә бар иде. 2 чакрым урман аша күрше Иске Чат авылына йөреп укыганда, ул алыштыргысыз юлдаш булды: иртән озатып куя, дәреснең ничәдә бетәсен каян чамалагандыр, каршы ала, букчамны авызына каба да алдан элдерә иде. Шулай матур гына яшәп ятканда, 1941 елның маенда Тәүфыйк абыема армиягә чакыру килде. Абыем басуда язгы чәчүдә иде, мин чакыруны илтә киттем. Тәүфыйк абыем укыды да: “Бар, кайта тор, мунча ягыгыз, аш салыгыз, миңа иртүк юлга чыгасы”, — дип, мине кайтарып җибәрде. Бала-чага бит, кырда эшләп яткан күрше Фәйзрахман абый атына утырып кайтам дип көтеп торганда, абыем, эшен төгәлләп, үзе килеп җитте... Яраткан абыемның кушканын үти алмадым дигән үкенеч бүгенгә кадәр яши миндә... Ул кычкырмады, орышмады. Хәер, аның тавыш күтәргәнен гомумән хәтерләмим. Тик... бервакыт кына бабама каты бәрелде ул. Ашарга утыргач, ачлыкны күргән, сөргеннән кайткан бабам юка итеп ипи кисә. Шунда Тәүфыйк абыем: “Шул балага рәхәтләндереп беләк буе берәр телем кисеп бир әле!” — дип кычкырды... Абыема мунча да, аш та өлгерде. Тик шул ашны ашый гына алмады, кашыгын авызына китерә, кулы калтырый, каба алмый, сәкегә капланып ята. Мөгаен, елагандыр ул... Икенче көнне иртүк аны озата киттек. Яраткан абыемнан аерылу ачысыннан үксегән баланы ике көн туктата алмадылар. Ул киткән юлга ятып, ташларны тырный-тырный еладым...
— Бала күңелендә ничәнче яра...
— Тормыш дәвам итте, абыем китүгә, һәр көн хат көтүгә әйләнде. Июнь башында хат килеп төште: аны без сөрелгән Пермь өлкәсенең төньягына урман кисәргә җибәргәннәр иде. Бабам, кош тоткандай: “Болай булгач, улымны барып күрәм!” — дип юл хәстәренә кереште. Мин дә бабама иярергә ниятләдем. Шулай беркөн, икәү җыенып, юлга чыгып киттек. Җәяүләп тә, атка утырып та бардык. Оса пристанена барып җиткәндә, инде көн кичкә авышкан иде. Бүгенгә ул якка баручы пароходларга билет юк, диделәр. Иртәгәсен иртүк юлга кузгалу ниятеннән якындагы Александровка авылында бабамның дусларында кунып калырга булдык. Шулай иттек тә — кердек, ашадык-эчтек. Идәнгә урын җәеп бирделәр. Әллә озаграк йокланган, иртән мин уянганда, барысы да аяк өсте иде. Бөтенесе бер тирәгә җыелып, радио тыңлый. Ә анда, Германия гаскәрләре безгә каршы сугыш башлады, дигән коточкыч хәбәр яңгырый иде... “Тәүфыйгым бүгеннән үк сугышка керәчәк, күрү бәхетенә ирешә алмадык...” — диде бабам, әрнеп. Бу — 1941 елның 22 июнь иртәсе иде: кире борылып, авылга кайтып киттек... Тагын хат көтә башладык.
Ә хат-хәбәр булмады... Күрше абыйдан хат бар, Мәскәү янында яраландым, дип язган, ә Тәүфыйк абыемнан хәбәр юк... Әле шул көздә абыем төсе булып торган этебез Актүш югалды... Бөтен күрше-тирә авылларны йөреп чыктым, табылмады. Озак та үтмәде, яраланган күрше Шәрифулла абый кайтты, һөҗүм вакытында снаряд аның бер үкчәсен алып киткән иде. Тәүфыйк абыемны иң соңгы күргән кеше шул булган: “Мин беренче атакада яраландым, мине яу кырыннан алып чыгып баралар, Тәүфыйк икенчесенә кереп бара, үзе яу кырын яңгыратып: “Шәрифуллаау, исән-сау әйләнеп кайтсаң, безнекеләргә сәлам әйт!” — дип кычкыра”, — дип сөйләде. Ул бүген дә исән-сау, 101 яшен тутырды, авылга кайткан саен, янына кереп, абыемның соңгы сүзләрен кабатлатам...
— Тәүфыйк абыегыз турында башка бер хәбәр дә булмадымыни?
Эльмира ҖӘЛИЛОВА |
Иң күп укылган
|