поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.03.2016 Шоу-бизнес

Раил Садриев: «Яхшы нәрсәне «брак» дип атамыйлар»


Буа театры директоры Раил Садриевны белмәгән кеше сирәктер ул. Үзенә аерым бер фәлсәфә белән яшәүче, һәрвакыт нидер уйлап чыгаручы, Буада театрны фактта булдыручы, юморист, актер, режиссер... Соңгы очрашуыбызда мин Раилдән иҗат турында да, ниндидер тормыш фәлсәфәсе турында да сорашмадым. Хатын-кыз турында сөйләштек.

– Хатыным белән 28 ел торабыз. Шул 28 ел буе без бер-беребезне аңламыйбыз. Юк, мин хатынымны начар дип әйтә алмыйм. Ләкин һаман шул бер үк нәрсәләр аркасында ниндидер аңлашылмаучанлыклар, ниндидер вак конфликтлар чыгып тора... Шуны аңладым: озаграк яшәгән саен, гаилә аерылуга тизрәк бара. Бик тиз килеп чыгарга мөмкин бу. Беркемнән дә яшермим, дүрт елда, гаилә буларак, без сират күпере аша уздык, бүген аерылышмасак – иртәгә дип яшәдек. Һаман шул берберебезне аңламау инде сәбәбе. Икенчедән... Киңәш бирүче дә күп бит... Гадәттә, туганнар «акыллы» була, алар үзләрендә булмаган акылны кешегә өйрәтергә ярата. Үзенеке түгел, кеше акылы белән яшәргә яратучылардан җир шары тулган ич. Халык – көтү. Бер процент шул көтүне көтүчеләр бар, аннан – көтүнең алдында баручылар, уртада йөрүчеләр, артта сөйрәлүчеләр...

 Хатын ул баш мие төсле булыр­га тиеш. Күренми, ләкин аннан башка яшәп булмый. Менә шулай булса – була. Бүгенге көндә, кызганычка, андыйлар бик сирәк. Без хатын-кызны хәйләкәр, чая дибез, иеме. Әйе, ниндидер үзенә кирәк вак-төяк­тә ул хәйләкәр, ә менә акыл, күпчелек очракта, юк. Акыллы, чая хатын яһүд хатыны кебек булырга тиеш. Ирен күтәрергә тиеш ул. Балалары алдында, тормышта. Бездә бит бик еш киресенчә. Урысның бик мәгънәле сузе бар: «Замужем». Хатын-кыз ЗА МУЖЕМ, ире артында торыр­га тиеш дигән сүз бит ул. Руслар гаилә коруны «БРАК» диләр. Брак яхшы була алмый. Нигездә, бу ике чит планета кешесенең тәүлегенә егерме дүрт сәгать берсен-берсе кыйнап, азаплап ятуы. Ләкин шунысы да бар: хатын-кызларсыз булмый. Мин Илдус абый Гыйләҗевнең бер шигырен укыйм сәхнәдән.

Сугар идем, булды кызган чак­лар –
Сугып кына кеше үзгәрми,
Тоз-борычлап берне әйтер идем –
Сүз ярасы китми, төзәлми.

Инде тагын нәрсә эшләргә соң?
Аранымы әллә өзәргә?
Галәм киңлегеннән дәшә акыл,
Яшим дисәң, кирәк түзәргә.

Әлегә мин шундый кысаларга сыеп яшим. Бүген хатын – Казанда, мин монда. Бәлки гел бергә булсак, күптән аерылышкан да булыр идек инде. Тик без – бергә.
Аннан, минем сәхнәдән дә әйтә торган бер сүзем бар: хатын-кыз беркайчан да ирен яратмаган һәм яратмаячак. Ул аңа бераз гашыйк була, ләкин яратуын шул ирдән туган балаларны гына ярата. Ир-ат дигән төшенчә бар. Менә балаларны үстерү өчен хатын-кыз атны – ирне – көне-төне эшләтә дә инде. Гаепләү түгел, ничек бар, шулай әйтүем. Шуңа ирләр кыска гомерле дә. Ә күкләр хатын-кызга бала табу, үстерү, кеше итү өчен гомерне озынрак биргән.

Чын күңелдән бөтен хатын-кызларны бәйрәмнәре бе­лән котлыйм! Сезсез булмый, кызлар!


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 04.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»