поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.07.2009 Милләт

НАЗИФ МИРИХАНОВ: ИСЛАМ МӘСЬӘЛӘСЕНДӘ ГАРӘП КУЛЫНДА БАЛАВЫЗ БУЛМЫЙК

РФдәге Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов, шактый вакыт чиновник кәнәфиен биләсә дә, журналистлар өчен бик ачык кеше. Аның тарих, милләтебезнең киләчәге турындагы уй-фикерләре күпләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

– Рәсми даирәләрдә кемдер сезне "милләтче" дип тамгалагач, ул үзе шундый кеше, дип әйткән, имеш, республикабыз җитәкчеләренең берсе. Бәлкем милләтче булмаган татарны чиновник итеп билгеләмәскәдер дә. Гомумән, сез милләтче сүзен ничек аңлыйсыз?

 

– Милләтче атамасын мин уңай мәгънәдә аңлыйм. Бу кәлимәне еш кына "шовинист" сүзе, башка радикаль атамалар белән бутыйлар. Милләтче ул – милләтен яратучы, үз урынында халкына хезмәт итүче кеше. Үзара мөнәсәбәтләр хакында сүз чыкканда, мин кемгәдер каршы түгел, мин татарны яклыйм, дип әйтәм, һәм бу башкача була да алмый. Мин милләтчелекне милләтпәрвәрлек белән тәңгәл саныйм.

 

– Вәкиллекнең хокуклары сезне канәгатьләндерәме?

 

– Канәгатьләндерә.

 

– Без Россиядә Милләтләр эшләре министрлыгы юк дип зарланабыз. Бәлкем милли сәясәт министрлыгы оештырып, Татарстан федераль үзәккә үрнәк күрсәтер?

 

– Бу эшне Татарстан күләмендә министр гына колачлый алмый, Премьер-министрның беренче урынбасары дәрәҗәсендәге кеше алып барса нәтиҗәлерәк булачак. Чөнки милли мәсьәләләр сәясәт һәм мәдәният белән генә чикләнми, алар кабул иткән канун-карарларыбызның үтәлеше, гаилә, мәгариф, авылларның киләчәге, кече бизнес, сәүдә, гуманитар фәннәрнең торышы, яшьләр белән эш алып бару, матбугат, зур җәмәгать оешмалары (Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе) һәм иҗади берләш мәләр (язучылар, рәссамнар, композиторлар һ.б.) белән хезмәттәшлекне үз эченә ала. Бу санап үткән эшләрне федераль үзәк белән мөнә сәбәтләрне кискенләштермичә, даими, кайвакыт принципиаль, диалог кысаларында алып барырга мөмкинлекләр зур. Ә иң куәтле резерв – үзебез булдыра алганнарның барысын да эшләргә тырышу.

 

– Морат Аджи язганнарга ничә процентка ышанырга мөмкин?

 

– Туксан процентка. Мин аны ихтирам итәм. Ул – үткәнгә яңа караш тудыручы бөек кешеләрнең берсе. Морат Эскәндерович белән без кайвакыт әңгәмә корып утырабыз. Ул бик тыныч кеше, фикерләр туры килмәүне игътибар белән кабул итә. Аның теориясе буенча, ярты дөньяда төрки эзләр бар. Мин аның бу фикерләренең максатын белергә тырышам. Әңгәмәдә тулы җавап ала алмыйм, үземнекен сөйли башлыйм.

 

Бүгенге глобаль шартларда төркичелекнең (төрки халыкларның тел-мәдәният һәм икътисад өлкәсендә якынаюының) Россия Федерациясе өчен мөһим юнәлеш буларак үз чикләре булырга тиеш. Бу чикләр беренче чиратта – Россия төрки халыкларын (Идел-Урал, Алтай, Кавказ төркиләрен үз эченә ала); икенче чиратта – төрки дәүләтләр: Төркия, Казахстан, Төрекмәнстан, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан белән эш алып бару; өченче чиратта – төрки халыклар тупланып яшәгән дәүләтләр: Кытайда – уйгырлар, Иранда – әзәрбайҗаннар, Әфганстанда – үзбәкләр һ.б. барын онытып бетермәскә. Ә бүген европалыларның төрки дөньяның бер өлеше булуларын исбат итәргә тырышудан ни файда? Кеше ышанмаслык булса, дөрес булса да сөйләмә ди бит.

 

Шунысы шатлыклы: бу әңгәмә нәтиҗәләрен Морат әфәнде Аджи үзенең алдагы әсәрләрендә искә ала.

 

– Бервакыт редакциябезгә, Башкортстандагы кардәшләребезне татбаш яки баштат дип атарга кирәк, дигән тәкъдим килгән иде. Болай гына андагы милли мәсьәләне чишеп булыр микән?

 

– Әлбәттә, бу авыруны алай гына дәвалап булмаячак. Әмма кешеләргә милләтне ике төрле итеп күрсәтү хокукы бирергә кирәк. Кеше ике дәүләт гражданы була ала бит. Шуңа күрә ике милләткә дә кагылышлы була ала. Мин үзем 2010 елда булачак халык исәбе алуда татар-башкорт халкы дигән этник төркем барлыкка килүне хуплыйм. Чиләбе, Пермь өлкәләрендә инде 2002 елгы халык саны алуда шактый гына кеше үзен шулай атады. Татар-башкорт дигән атаманы көнкүрештә һәм статистикада да кулланырга кирәк. Мәсәлән, бүген Россия Федерациясендә 6,8 миллион татар-башкорт (шул исәптән, 5,5 миллион татар, 1,3 миллион башкорт) халкы яши, дип әйтә алабыз. Иманым камил: татар белән башкортны аерудан татар көчәймәячәк, ә инде башкортның киләчәге авыр булачак.

 

– Татарстандагы нефть, битумны тизрәк суырып алып бетерсәләр яхшырак булмасмы? Чимал сатып кына ерак китеп булмый, башны күбрәк эшләтергә кирәк, диләр бит.

 

– Алай дип әйтеп булмый. Бу – табигать биргән нигъмәт. Монда күбрәк эшкәртеп сату турында сүз алып барырга кирәк. Нефть эш кәртү заводлары корып, Татарстан дөрес юнәлештә бара.

 

– Дошманнарыгыз бармы?

 

– Кемгәдер дошман булырлык гамәлләр кылган юк. Өнәп бетермәүчеләр бардыр. Уңай якка гына сыпырып тормыйм бит, кайвакыт катырак та әйтелә. Кемгәдер ошарга, ярарга тырышып та яшәмим. Ялагайлык, куштанлыкны яратмыйм һәм булдыра да алмыйм.

 

– Зыялыларыбыз һаман намазга басмый, дип – имамнарыбыз; дин әһелләребездә милли хис чамалы, дип зыялыларыбыз дәгъва белдерә. Татар-мөселман зыялылары катлавы барлыкка килмичә, милләтебез алга китмәячәк, димәк?

 

– Андый катлау булсын өчен, башта аның татар-мөселман дине булырга тиеш. Ә теоретик нигездә, асылда хәзерге ислам дине һәм татар милләте ныклы бәйләнештә түгел, татар зыялылары белән мөселман зыялылары арасына сызыкча, бигрәк тә тигезлек билгесе куеп булмый. Шуны да әйтергә кирәк: Ибраһим пәйгамбәр диннәрендә, яһүд һәм христиан диннәреннән аермалы буларак, милләтләрне танымый торган бердәнбере – ислам. Муллаларыбыз, Россия мөселманнары арасында 38 милләт вәкиле бар, дип мактанырга ярата. Гарәпчә "Бисмилла" әйткән һәрбер кеше кардәш, имеш. Шәхсән минем күңелемә бик хуш ятмый бу гамәл. Татар халкы зур югалтулар белән яңарак кына коммунистик Интернационалдан чыкты, икенче мөселман Интернационалына барып кереп нәрсә отабыз икән? Милләтләр юк, дигән сүзне партком секретаре әйтәме, мулла абзый әйтәме – барыбер кабул итеп булмый инде аны. Без – татарлар – ниш ләптер артка карап алга барырга тырышабыз. Бүгенгесен реаль бәяләп, киләчәк турында анык уйларга иде.

 

Минем фаразлавымча, исламдагы интернационализм артында гарәп шовинизмы тора. Көчләп тел өйрәтү, төп дини китапны гаять алар телендә генә укуны таләп итү – шовинизмның иң югары ноктасы. Хәзер диндә туган телне киң куллану заманы җитте. Глобализм миллилекне таләп итә. Исламда бу юнәлеш миллиләштерү (этнизация ислама) дип атала. Димәк, безгә татар исламы кирәк килеп чыга. Аны Ш.Мәрҗани, Г.Баруди нигезли башлаган иде. Башта вәгазьләрне, догаларны татарча укырга кирәк, ә инде Коръән турында мәсьәләне соңрак, алдагы буыннар күтәрер.

 

Дөньякүләм Исламда проблемалар бик күп. Үзебезне глобаль мөселман дөньясының кисәге итеп танытып, үз проблемаларыбызга аларныкын да өстибез (Палестина мәсьәләсе, ваһһабчылык, "хизбут-тәһрир", террорчылыкта гаепләнүләр һ.б.). Гарәп кулында балавыз булмыйк, җәмәгать, татарга үз акылы белән яшәр вакыт җитте.

 

– Диннең бүген роле нидә?

 

– Соңгы дистәләгән еллар эчендә диннең роле төшә бара. Аңардан бүген милли рух эчтәлеге ясарга тырышырга ярамый. Бүгенге дин асылда ритуал (туу, өйләнешү, үлү вакытында кулланылган); тәрбия; күңел тынычландыру (психотерапия) һәм бер-ике дини бәйрәмнән (Корбан, Ураза) тора. Әле йөз ел чамасы элек кенә диндә бездә татар мәгариф системасы иде, туксан проценттан артык татар баласы мәчетләр каршындагы мәк тәпмәдрәсәләрдә укый иде. Диннең татар халкын тәрбияләүдәге роле күпчелек шул мәгариф системасы аркылы тормышка ашырыла иде. Аңа хәтле (XVIII-XIX гасырлар) дин дәүләт системасының, идеологиясенең бер өлеше булып торды – указлы муллалар, мөселман дине белән дәү ләтнең бердәмлеген тәэмин итүче ахуннар. Динебезгә кайтабыз, диючеләр беренче чиратта шу шы вазифаларны күздә тоталардыр бәлки, әмма болар була торган эш түгел. Аның урынына без өр-яңа интернациональ ислам тота башладык, гыйбадәтләребезне гарәп-рус теленә күчердек, кызларыбызны тере килеш кәфенлеккә охшаган хиҗабка төр дек, кайбер егетләребез көрәк сакал йөртә башлады, диндә милләт юк дип вәгазь укый башладык – гаҗәп хәлләр!

 

– Акыл ияләреннән кемнең фикер йөртү рәвеше сезгә якынрак?

 

– Лев Толстойның.

 

– Лаеклы ялга чыккач, туган якка – Азнакайга кайтып төпләнү уе юкмы?

 

– Ир кешенең яшәгән урынын эше-кәсебе, социаль статусы билгели. Мин лаеклы ялга чыгып пассив тормыш алып барырга җыенмыйм. Шуңа күрә кайда яшәячәгем ни белән шөгыльләнәчәгемнән тора. Ә анысы инде бик күп факторларга бәйләнгән. Минем тормыш девизым – "Гел алга!", үткән нәрне сагынып, ностальгиягә бирелеп утырган юк.

 

Ә инде яшьлекне сагындыра торган беренче мәхәббәтем, авылым урамнарында кич йөрү сәхифәләре минем үзем белән: мәктәп елларыннан дус булып йөргән кыз – минем тормыш иптәшем, оныкларымның яраткан әбисе.

 

– Мәскәү татар җәмәгатьчелеге бердәмме?

 

– Моңа тулысынча уңай җавап бирә алам. Чөнки Мәскәүдә татарлар нык аралашып яши.

 

– "ТНВ" дагы иң яхшы һәм иң уңышсыз тапшыру?

 

– Мин карый торганнар арасында иң яхшысы – "Халкым минем", иң уңышсызы – "Кара-каршы", ул тапшыруны "Бергә-бергә" дип атарга тәкъдим итәм.

 

– Рәхмәт.

 

– Үзегезгә рәхмәт.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 152 | 28.07.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»