поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
07.03.2016 Җәмгыять

Күпне күргән, күпне кичергән...


24 февральдә Кләүле район үзәгендә яшәүче Әфидә Хөснулла кызы КАЮМОВАның тууына 90 яшь тулды. Бу уңайдан бөтен гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган хезмәт һәм сугыш ветеранын котларга Кләүле муниципаль районы администрациясе, социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре, Кләүле мәчетеннән дин әһелләре килгәннәр иде. Шулай ук юбиляр озак еллар яшәгән һәм эшләгән күрше Камышлы районыннан да килүчеләр бар иде.

Кләүле районы башлыгы урынбасары Людмила Анатольевна Пуринзова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Михайловна Гафиятуллина хезмәт ветеранын зур юбилее белән котлап, аңа Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның телеграммасын һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Шулай ук җылы тәбрикләү сүзләре Кләүле районы башлыгы Иван Николаевич Соловьевның хатында да язылган иде.

Үзләренең котлауларын Кләүле станциясе мәчете имамы Инҗир хәзрәт Сөләйманов һәм мәхәллә рәисе Ринат Әкрәм улы Габидуллин да җиткерделәр һәм юбилярга Коръән китабы бүләк иттеләр. Камышлы районы җитәкчелеге исеменнән юбилярны халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наилә  Таһир кызы Габидуллина тәбрикләде.

Без, Самара өлкә татарларының яраткан “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре дә, басманың беренче оештырылган көненнән башлап актив хәбәрчесе булган Әфидә апабызны олуг юбилее белән котламыйча булдыра алмадык. Бүген “Бердәмлек” газетасында эшләүче апалы - энеле Зәйнәп һәм Рәфгать Әһлиулиннар аның укучылары да идек бит әле.

Әнә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе булган Рөстәм Мингалим дә (кызганыч ки, мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) Әфидә апаның күпсанлы укучыларының берсе иде.

Мин хатыным Фатыйма ханым белән “Бердәмлек” редакциясе исеменнән Әфидә апабызга Рөстәм Мингалимнең дүрттомлык сайланма әсәрләрен, шулай ук каһарман якташыбыз, танылган татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган истәлекләр китабын бүләк иттек, юбилярның иңнәренә Оренбург осталары бәйләгән ак төстәге мамык шәлне дә салдык. Әфидә апабыз ничектер яшәреп киткәндәй булды кебек.

Сугыш елларында әтисе Хөснулла ага фронтка киткәч, яшүсмер кыз колхоз басуларында эшли, аны өлкән апалар белән бергә дошманга каршы окоплар казырга да җибәрәләр. Әфидә апа белән Заһид абый Каюмовлар безнең Дәүләткол авылында җидееллык мәктәп ачылгач, өч кенә чакрым ераклыктагы күрше Йолдыз авылыннан күчеп кил¬гәннәр, берсе биология дәресләрен укытты, икенчесе шәп математик иде.
Бозбаш авылында туып үскән Әфидә апа Йолдызга Камышлы педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныф укучыларын укытырга килгән булган. Сугыштан каты яраланып, икенче группа инвалиды булып кайткан Заһид абый белән бер-берсен яратышып, матур гаилә корып җибәрәләр алар. Бер-бер артлы өч уллары - Фәнис, Фәһим, Фәнил һәм кызлары Гөлфия туа.

Алар бик тиз үсеп җитеп, кайсы кая таралып бетәләр һәм Әфидә апа белән Заһид абый икәүдән-икәү генә утырып калалар. Дәүләтколда 1957 елда җидееллык мәктәп ябылып, алар пенсиягә чыккач та, әле озак еллар башлангыч сыйныф балаларын укыттылар.

Берникадәр вакыттан соң язмыш аларны баштан Камышлыга, аннан күрше Кләүле районы үзәгенә китереп урнаштыра.
Бер-бер артлы уллары - башта Киевта яшәүче Фәһимне, аннан Самарадагы Фәнилне фаҗигале төстә югалталар алар. Киевтан әти-әнисе янына кайтып урнашкан, Чернобыль һәлакәтендә көчле нурланыш алган Фәнис тә озак гомерле булмый, яшьли үлеп китә. Бөек Җиңүнең 60 еллык юбилеен үткәрә алмыйча, сугыш ветераны, күп орден-медальләр кавалеры Заһид абый да дөнья белән мәңгегә хушлаша. Кызлары Гөлфия дә нык авырып китеп, хәзер авырулар пансионатында яшәргә һәм дәваланырга мәҗбүр. Шулай итеп, Әфидә апа хәзерге көндә берүзе генә яшәп ята.

Ачы язмыш бу көчле шәхесне сынавын һаман әле дәвам итә. Картая башлагач, төрле авырулар да ешрак газаплый аны. Шулай да ул барсын да бер Аллаһыга тапшырып, гел яшәргә омтыла, биш намазының берсен дә калдырмыйча укып барырга тырыша, әле хәзер дә сирәк кенә булса да шигырьләр, төрле темаларга мәкаләләр язып, яраткан “Бердәмлек” газетасына юллый. Үзенең бер шигырендә:
Аллар буласым килә,
Гөлләр буласым килә.
Эчем тулы кайгылардан
Бер арынасым килә, - дип язган иде ул.

Ничек кенә булмасын Әфидә апа һәрвакыт кешеләргә тартыла. Яхшы күңеллеләре  (ә алар аның әйтүенчә, дөньяда күбрәк), нинди милләттән булуларына карамастан, татарлармы, мордвалармы, руслармы –  барсы да аңа ярдәмгә киләләр.

Сез гел дөрес яшәдегез, Әфидә апа, күпләрнең кадерле укытучысы... Нинди генә авырлыклар, кайгылар кичерсәгез дә, алга таба да бирешмәгез.

90 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!



Әфидә апаны котларга килүчеләр (сулдан уңга) Инҗир хәзрәт СӨЛӘЙМАНОВ, Фатыйма ӘҺЛИУЛЛИНА, Людмила ПУРИНЗОВА, Ольга ГАФИУЛИННА, Наилә ГАБИДУЛЛИНА, Ринат ГАБИДУЛЛИН, Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 07.03.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы