поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.03.2016 Җәмгыять

Сатудагы даруларның 40%ының файдасы да, зыяны да юк

Былтыр үзен аеруча нык сиздерә башлаган икътисади тотрыксызлык һәр тармакта диярлек чагылыш тапты. Фармацевтика өлкәсендә дә белгечләр 2015 елда Россия­дә дару кулланучылар саны сизелерлек кимегән дигән нәтиҗәгә килгән. Татарстанга килгәндә, Тукай, Кайбыч, Аксубай, Югары Ослан, Биектау районнарында даруларны аеруча аз кулланалар икән. Статистика буенча, республикада былтыр бер кеше уртача 7570 сумлык дару сатып алган. Кыскасы, халык даруларда экономияли башлаган.

Ш уңа да карамастан, даруханәләр кимеми. Былтыр республикада алар, киресенчә, 9,3 процентка арткан. Даруларның һәрберсе дә файдалымы соң, кыйм­мәт әйбер һәрчакта да нәтиҗәле буламы, киләчәктә даруларга бәяләр артачакмы? Бу сораулар хакында фармацевтик хезмәтнең еллык йомгаклау утырышында сөйләштеләр.

Киләсе биш елда арзанлы дарулар бушлай биреләчәк


Гадәттә, 50 сумнан да арзанрак торган даруларны җитештерү компания өчен файдага түгел. Шуңа да еш кына мондый препаратларны эшләп чыгарудан туктаргамы, әллә бәясен арттырыр­гамы дигән сорау туа. Халыкны дарулар белән тәэмин итүне күздә тотып, Россия хөкүмәте Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә дәүләт проекты әзерләргә җыена. Максат – очсыз даруларны халыкка рецепт белән бушлай бирә башларга. Әлеге система ярдәмендә, бүген ташламага ия аерым категория кешеләр тәэмин ителәләр, киләсе биш елда барлык халык та мондый мөмкинлектән файдалана алачак, ди. Әлегә моңа охшаш пилот проектын Киров өлкәсендә сыныйлар. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйтүенчә, үзебездә җитештерелгән очсыз препаратларны даруханәләрдә аерым витриналарда күрсәтеп кую да мөһим. Даруханә хезмәткәре сатып алучыны һичшиксез импортны алыштыра ала торган аналогы турында кисәтергә бурычлы.
 
40 проценты – чүп-чар

Мәскәүдәге «Сәламәтлек саклау һәм медицина менеджменты» фәнни-тикшеренү институты директоры Давид Мелик-Гусейнов җиткерде бу хәбәрне. Медицинада нәтиҗәле, сынау узган препаратларга өстенлек бирү мөһим дип басым ясады ул.

– Кыйммәт ул әле нә­тиҗәле дигән сүз түгел, даруларның 40 проценты сәламәтлеккә берничек тә тәэсир итми, ләкин алар даруханәләрдә булачак, шуңа да халык даруларны табиб кушкан рецепт ярдәмендә алырга тырышсын иде. Быел бу шулай булачак дип фаразлыйбыз. Рецепт буенча алынган дарулар 7 процентка артачак, ә төрле ярым дару, ярым өстәмә кушылма, төрле БАДлардан халык тыелып торыр, мөгаен, – диде ул.

Грипп киштәләрне бушатты

Быел Россиядә грипп эпидемия чигеннән 37 процентка гына югары булган. Ләкин шуңа да карамастан, Мәскәү даруханәләрендә вируска каршы кулланыла торган даруларны тиз арада алып бетергәннәр.

– Әйтик, «Темафлю» эпидемия вакытында ун тапкырга күбрәк сатылган, өч атна дәвамында даруханәләрдә кайбер дарулар бөтенләй юк иде, – ди Давид Мелик-Гусейнов.
Татарстанда да күзәтелде мондый ажиотаж. Нәтиҗәдә, даруларга дефицит, бәяләр артуы да сизелде. Алга таба исә, мондый көтелмәгән хәлне булдырмас өчен, аерым система булдырырга кирәк, диде җитәкчеләр. Даруханәдә «дару юк, кайчан буласын белмибез» дигән сүзләр булмасын, товар даруны эшләп чыгарган заводтан алып кулланучыга килеп ирешкәнче күзәтү астында булырга тиеш.

Былтыр республикада барлык дарулар да 18,9 процентка кыйммәтләнгән. Алга таба да артачак, ди белгечләр. Әмма кеше өчен иң беренче чиратта кирәк булган даруларның бәясен дәүләт контрольдә тота. Бу препаратларның исемлеге дә министрлык тарафыннан расланган. Әлеге төр дарулар бер генә даруханәдә дә дәүләт куйган суммадан артыграк булырга тиеш түгел. Бу кагый­дәне бозган даруханәләр административ җаваплылыкка тартылачак.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 04.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»