поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.03.2016 Хатлар

Гонорар алган пенсионерларга пенсияне арттырмаганнар?

Көн тудымы берәр хәл килә дә чыга. Менә тагын бер күңелсез яңалык – эшләүче пенсионерларның пенсияләрен арттырмау турында күптән түгел кабул ителгән закон безнең авторларга да китереп суккан икән. Белгәнебезчә, февральдән пенсияләр 4 процентка артты. Безнең пенсиядәге авторларыбыз да, билгеле, артып килгән пенсияне алабыз дип өметләнгәннәр, әмма...

Шушы көннәрдә алар редакциягә чылтырата башладылар. “Пенсия китергәннәр иде, ләкин “Татарстан яшьләре”нә язгач һәм гонорар алгач, без сездә эшлибез дип саналабыз икән, шуңа пенсиябезне арттырмаганнар, нишләргә дә белгән юк”, – дип гаҗәпләнүләрен һәм борчылуларын белдерделәр алар. “Болай булса, мәкалә яза алмабыз инде, аны ай саен язып булмый, ә пенсия ай саен килә, бераз гына артса да, аннан колак кагасы килми бит”, – диделәр.

Аптырап, РФ Пенсия фондының Татарстан бүлегенә чылтыраттык. Матбугат үзәгендә безгә болай аңлаттылар: “2015 елның 30 сентябренә кадәр эшләгән пенсионерларның пенсияләре артмады, сез үзегезнең авторларыгызга гонорарны конверт белән генә бирмисез бит инде – бу законсыз булыр иде, ә ниндидер килешү буенча түлисездер бит, димәк, алар сездә килешү нигезендә эшләүче пенсионерлар булып саналалар. Тулырак аңлатма өчен аларга үзләренең җирле Пенсия фондларына мөрәҗәгать итәргә кирәк”.

Менә сиңа мә! Эчең пошканда, йөрәгең янганда редакциягә хат язып салу да эшкә керә икән бит! Дөрес, мәкалә язу башларны әйләндерә, йокыны качыра, бөтен уйларыңны били торган бик зур, авыр эш ул. Ләкин, аек акыл белән уйлаганда, ил-көн вакыйгаларына, яшәешкә битарафлык күрсәтмәгән, үз фикерләре белән уртаклашкан, әхлаксызлык чәчәк аткан бүгенге заманда бүтәннәргә җан азыгы, тәрбия биргән өчен авторларга өстәп акча түләргә кирәк бит! Ә дәүләт нишли? Язмасыннар ди, күрәсең. Язмасыннар да, укымасыннар да дигән фикердә бугай акча санаучылар. Почта, кәгазь, типография чыгымнарын арттырып, газеталарны авыр хәлгә кую, аларны язылу бәясен арттырырга мәҗбүр итү, шул рәвешле укучыларны газетадан биздерү генә җитмәгән, инде газетага язучы пенсионерларның кесәләрен капшый башладылар. Вакытында эшлисен эшләгән, лаеклы ялга чыккан пенсионерларыбыз сәүдә итеп баеп ятмыйлар, кризис дигәч тә, айга 150-200 сумлык мәкалә язган өчен олы кешеләрне 400-500 сум пенсиядән мәхрүм итәргә кирәкми бит инде!

Газетага мәкалә язу ул бит завод яки фабрикада эшләү түгел, ул илһам, иҗат дигән сүз. Әгәр пенсионер моңланып китеп, үз алдына җырлап җибәрсә, пенсия фонды моның өчен аның акчасын киссенме? Болар турында уйлагач, әлеге гамәлләр бары бер нәрсә – карт-коры хисабына экономия ясау өчен генә эшләнә дигән нәтиҗәгә киләсең.

96 яшьлек “Татарстан яшьләре”нә газета укучылар гомер буе язды. Күңел кушуы буенча, рухи ихтыяҗ тойганга яздылар һәм әле дә язалар. Авторларга рәхмәт йөзеннән редакция аларга кул хакы – гонорар түли. Әлләни күп сумма түгел ул. Әмма, күргәнегезчә, дәүләт шул акчаны да күпсенә икән. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Шулай да без язу белән бер агуланган кеше инде язмый тора алмас, дәүләт аерырга тырышса да, яраткан, кадерле авторларыбыздан аерылмабыз дип өметләнәбез.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 04.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»