05.03.2016 Дин
Татарстанда традицион булмаган дини хәрәкәтләр эшчәнлеген активлаштыра
Россиядә һәм Татарстанда гадиләрдән булмаган социаль-икътисади хәлдә традицион булмаган дини хәрәкәтләр үзләренең эшчәнлеген активлаштыра. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы "ТРда халыкларның дини бердәйлеге" дигән темага үткәргән матбугат конференциясендә әйтелде.
Журналистлар белән очрашуга КФУның дин белеме фәне кафедрасы мөдире, фәлсәфә фәннәре докторы Лариса Астахова, "Казан төбәкара экспертизалар үзәге" автоном-коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Вадим Козлов, традицион дини конфессияләр вәкилләре - ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге җитәкчесе протоиерей Сергий Титов килде.
“Соңгы 25 елда шәхес һәм төркем дәрәҗәсендә караганда дини үзбилгеләнү, ягъни бердәйлек-тәңгәллек мәсьәләсе шактый актуаль булып кала. Мисалга, 2015 елдагы тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, татарстанлыларның 80 проценты үз динендәгеләр белән якын булуын тоя. Республиканың төп ике этнотөркеменә караган этник тәңгәллек ягыннан татарларның 80 проценты һәм русларның 79 проценты үз төркеменә якынлыгын тоюын белдергән”, - дип сөйләде Вадим Козлов. Аның сүзләренчә, бүген православиелеләр һәм мөселманнар тигез санда гыйбадәтханәләргә йөрүе дини җәмгыятьләрдә раслана. Шул ук вакытта, узган гасырның 90 нчы еллары башыннан идеологик һәм законнар либеральләштерелүе дулкынында Россиягә, шул исәптән Татарстанга, башка төр дини хәрәкәтләр - традицион булмаган дини оешмалар вәкилләре күпләп үтеп керде. “Төрле бәяләмәләр буенча, хәзерге вакытта берничә мең татарстанлы традицион булмаган дини хәрәкәтләр тарафдары булып тора, - дип белдерде В.Козлов. - Экспертлар биргән бәяләмә буенча, дөньяның традицион булмаган дини хәрәкәтләренең төп өлеше Россиянең 300 мең һәм аннан күбрәк кеше яшәгән теләсә кайсы шәһәрендә бар”.
Лариса Астахова белән Вадим Козлов билгеләп үткәнчә, традицион булмаган дини хәрәкәтләренең күбесе традицион конфессияләрнең кануни территорияләрендә яңа тарафдарлар җәлеп итеп, үзләренең паразитларча миссиясен башкара. Астахова сүзләренчә, бу максат белән алар төрле манипулятив технологияләр һәм инструментлар кулланып, традицион конфессияләрне битлек итеп, шактый уңышлы файдалана.
2014 елдан илебез җәмгыять һәм дәүләт үсеше фазасының яңасына килеп керде: бу Кырымның Россиягә кушылуы, Украина низагы, икътисади кыенлыклар, сәяси яңарыш – болар барысы да гражданнарның социаль-икътисади хәленә йогынты ясады. Шушы фонда традицион булмаган дини хәрәкәтләрнең шактые эшчәнлеген активлаштырды, дип билгеләп үтте Козлов. Шул ук вакытта 2012 елдан бирле даими уздырылган мониторингларның аларның активлыгы иң зур булган вакытны теркәгән – ул яз һәм җәй чоры. Хәер, моны игътибарлы кеше шәйләп ала: метрода реклама пәйда була, шәһәрнең үзәк урамнарында дингә өндәүче төрле кеше ишәя. Соңгы берничә елда гына да традицион булмаган дини хәрәкәтләрнең интернетта, шул исәптән социаль челтәрләрдә, активлыгы 2,5 тапкырлап арткан. Лариса Астахова ачыклык керткәнчә, җәмгыятьтә алар турында сүз куертыла башлагач, пропагандачыл эшчәнлек һәм йогынтыга бирелүчәнлек аеруча арта.
Тулаем алганда, урамда бирелгән листовкалар буенча шикле төркемнәр җыелышына килүчеләр 10 проценттан артмый. Традицион булмаган дини оешмалар эшчәнлеге активлашуы сәбәбе - гражданнарның туасы көнгә ышанычсызлыгы арту һәм закон белән җайга салу йомшак булу, дип саный экспертлар.
“Безнең бурычларның берсе - кешелек өчен традицион кыйммәтләрне саклап калу: аны кешелек үзенең тарихы дәвамында җыеп, селекцияләгән. Традицион асыл кыйммәтләр безнең халыкларыбыз рухи мирасында саклана. Республикабыз өчен – ул православие һәм ислам”, - дигән фикер әйтте ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров.
Үз чиратында, Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге җитәкчесе протоиерей Сергий Титов әлеге фикерне дәвам иттереп, традицион булмаган дини хәрәкәтләр кысрыклавына каршы тора алу өчен православие һәм исламның традицион кыйммәтләрен саклап була, әгәр үсеп килгән буынга дини белем бирүне кайгыртсаң, дип, бу очракта дини белем традицион булмаган дини оешмалар идеяләре таралышына каршы торуда профилактик чара ролен башкарачагын, үзенә күрә дини иммунитет булачагын ассызыклады.