|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2016 Криминал
Сөләйман хәзрәт югалуы сәбәбенең яңа версиясе каралаТатарстанда имам-хатыйб Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданының билгесез юкка чыгуы сәбәбенең бер версиясе буларак аларның мәчетләр төзү өчен чит илләрдән килгән зур күләмдә акчаны бүлү процессына җәлеп ителгән булуы карала. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең II имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек гражданы югалуы очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен (РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2нче өлеше “Ике һәм аннан да күбрәк затларны үтерү”) тикшерү дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|