|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2016 Фаҗига
Өч сәгатькә алдан килсәгез...Балтач районының Карадуган авылында яшәүче 31 яшьлек Гөлшат Биктимерова җиде ае да тулмаган Азаматын югалтырмын дип уйлап та карамый. Беренче улына иптәшкә энекәш алып кайтуның бәхетле мизгелләрен кичергән чаклар була ул. Ана әле дә тынычлана алмый. Улын югалтуга, аның үлеменә китергән сәбәпләрне ачыкларга тырыша. “5 гыйнвар көнне Азаматның күңеле болгана, коса башлады. Авыл фельдшеры район хастаханәсенә барып күренергә киңәш итте. Шуннан соң районга киттек. Кичке тугызлар иде. Безне кизү торучы педиатр кабул итте. Ул баланы карагач, аны Казанга җибәрергә кирәк диде”, – дип искә ала бу хакта Гөлшат.
Баланың нидән авырганын ачыклар өчен, район хастаханәсендә эшләүче табибларны аякка бастыралар. Кан анализлары алу өчен, лаборантны да чакырталар. “Өйдә дә эшләрем җитәрлек, дип сөйләнә-сөйләнә кан алды ул. Кешегә синең балаң кирәкмени соң? Ә анализлар әзер булгач, берәр сәгать хирургны көттек. Баланы табиб караганчы тагын ярты сәгать узды. Шуннан соң сукыр эчәге авырта дигән диагноз белән безне Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрделәр”, – ди Гөлшат.
Тик юлга да озак әзерләнә алар. “Бу вакытта бала ашамагангамы, хәлсезлектәнме йоклап китте. Температурасы да күтәрелде. “Ашыгыч ярдәм” машинасы йөртүчесен дә шактый озак көттек. Машинага бензин салгач, төнге уникеләр тулып киткәч кенә юлга кузгалдык. Хастаханәдә шәфкать туташы тапмагач, аны Сосна авылыннан кереп алдык. Юлда баланы көзән җыера башлады. Тик искереп беткән машинада җиһаз да, шәфкать туташында дару да юк иде”, – дип сөйли Гөлшат.
Төнге икеләргә алар Казанга килеп җитә. Табиблар балага ярдәм күрсәтә башлый. Тик соң була инде, сабыйның гомерен коткара алмыйлар. “Өч сәгатькә иртәрәк килеп җиткән булсак, сабыемның гомерен саклап калырлар иде. Табиб шулай дип әйтте. Азаматның сукыр эчәге авыртмавы, ә үпкәсе ялкынсынып, бу чирнең баш миенә зыян салганы ачыкланды. Менингит булган. Вакытында антибиотик кадаган булсалар, бала исән дә калыр иде, – ди әнисе. – Балама дөрес диагноз куймыйча, вакытны сузып торганнары өчен табибларны гафу итә алмыйм. Әле бит, балаң исән калмас иде, калса да инвалид булыр иде, диләр. Инде нәрсә, менингитлы баланы бөтенләй дәвалап тормаскамыни?! Азаматны абыйсы Тимур да бик сагына. Нигә аны әшәке абыйлар алып китте, дип яралы йөрәгемне телгәли. Гаризаңны кире ал дип килүчеләр булды. Бала үлеменә күз йома алмыйм мин!”
Аңа кадәр сау-сәламәт балага ни булган? Бүген әнә шуңа аптырыйлар. “Азамат сау-сәламәт бала иде. Авырлыгын да әйбәт җыйды. Алты ае тулгач, невропатологка, педиатрга күренде. Узган елның 25 декабрендә прививка ясадым әле. 25 еллык эш тәҗрибәмдә беренче очрак бу. Баланың үлемен үзем дә авыр кичерәм”, – ди Карадуган авылы фельдшеры Фәридә Зәкиева.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан сабыйның үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, эш РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсенең 2нче өлеше буенча (“Һөнәри вазыйфаларны тиешенчә башкармавы нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү”) кузгатылган. Бу вакыйганы Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре дә тикшерә.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|