поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.03.2016 Ир белән хатын

“Ирле тормыш икенче инде”

Безнең илдә ирләргә гомер-гомергә кытлык булды. Элек аларның асылларын сугыш кырды, хәзер авыр тормыш явы сафларын сирәгәйтә.
...Агыйделнең аръягында
Утын кисә бер мишәр.
Калдыгыз, кызлар, калдыгыз,
Бер егеткә унбишәр...

Көзнең салкынча, җилле көннәрендә авыл урамыннан 6-7 егет-малай кочаклашып, яшь әтәч тавышлары белән җырлап узалар. Урталарында бер гармунчы кисәге дә бар. Урамда дөм караңгы. Әле клуб ачылырга иртәрәк. Гармунчы – тисә тияккә, тимәсә ботакка дигәндәй (осталыгы шул чама гына) гармунын акырта. Болар шушы көздә армиягә китәргә тиешле, кайберләре инде кулларына повестка алган егетләр. Менә без кемнәр дигән кыяфәттә: “Без китәбез иртәгә, шинель салып җилкәгә”, – дип җырлап йөриләр, репертуар көн дә бер чама. Барысына бер чәкүшкә, өстәвенә берәрсенең өендә ясалган көмешкәне олылар күрмәгәндә иптәшләре белән келәт, сарай артында бүлешеп салганнар инде. Клубка яшьләр җыелуга, шаулап-җырлашып шунда килеп керәләр. Яшьләрнең күп өлеше – яшьтәшләре сугыш кырларында ятып калган, авылда төп көч булып, тормыш сөйрәп, вербовка белән төрле якларда эшләп кайткан, йөзләрен вакытыннан алда җыерчык сарган 23-28 нче елгы кызлар. Алар инде клубка да сирәк чыгалар. Арттан бастырып яшь кызлар үсеп җиткән. Армиядән, сугыштан исән кайткан берничә егет теге яшь әтәчләрнең кыланмышларына мыек астыннан гына көлеп, күзәтеп, тәмәке пыскытып торалар. Ул елларда клубта тәмәке тарту гадәти күренеш иде. Сугыштан кайткан егетләрнең дә күбесе йә кулсыз, йә култык таякларында яки күзен кара тасма белән бәйләгән... Буш җиңле, буш балаклы бу егетләр дә кызларның иң кәттә, иң чибәрләрен генә сайлап, үзләренә яр-пар иттеләр. Сугышка кадәр әле кулларын да ир-егетләргә тоттырмаган (үбешү турында сүз дә юк инде) кызлар, ялгыз калганчы диптер инде, гарип егетләргә кияүгә чыктылар. Бик күбесе исә карт кыз исеме күтәреп, ялгыз картайды. Авылда бер-икесе ирсез бала алып кайтса, аны үз гаиләсе генә түгел, кем иренми, шул кимсетә, артларыннан чыш-пош сөйләнеп кала иде. Иргә бармый гына тапкан шул балалар ул аналарга картлык көннәрендә юаныч, таяныч, ярдәмче булдылар. Ә әхлак кагыйдәләренә буйсынып, куркып калганнары ялгызлыкта гомер кичерде һәм: “Их, миңа да берәр бала табасы калган икән...” – дип үкенделәр.

Сугышта бер аягын өздереп кайткан һәм икенче аягы да зарарланган егет авылның чибәр, ару тормышлы кызына өйләнде. Аяклар юк дип тормады тагын үзе, бер-бер артлы дүрт балага гомер бирде. Сугыштан шулай холыксызланып кайтканмы, нәселдән килгән гадәтеме – бер дә тел белән аңлатмый, гел култык таякларын эшкә җигә иде. Үзе бер эшкә ярамаса да, гаиләдән күпне өмет итте. Көне капка төбендә үтә, узып баручы булса, сөйләшеп ала. Гаиләсенә гел шул таякларын болгап, ару гына тамызгалап, буе җитмәсә, таякларын тотып болгап (күп вакыт тидерә дә әле), ачуын баса иде. Соңыннан таякларын балаларга китереп бирергә куша, тегеләре йөгерә-йөгерә китереп бирәләр инде, чөнки йортта ата сүзе – закон. Әле ул еллар өчен ару гына пенсиясе дә бар. Акча ишле гаиләнең өс-башына, бурыч түләүгә, бүтән кирәк-яракка тотыла. Йортта зур гына бәрәңге бакчасы, бераз яшелчә, унлап тавык, ике сарык, бер кәҗә. Сыер асрарлар иде, ир эшкә ярамый, балалар вак. Хатын колхозда эшли һәм колхоз хезмәт көненә бераз икмәк бүлә. Менә шулай шау-гөр килеп яшәделәр алар. Хатын кешегә зарланып йөрмәде, сирәк кенә вакыт табып, безгә кереп утырганда: “Әле дә ярый аңа кияүгә чыкканмын, ирле тормыш икенче инде!” – дип, шөкерана кыла иде.

Армиягә китәргә тиешле теге егетләрнең тагын бер җыры истә калган:

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Өй түбәсе калайга.
Әй, җаныем, каласың бит
Суски имгән малайга.

Моның сере болай: бер малай алты яшенә кадәр ими имгән. Иптәшләре белән уйнап йөргәндә: “Мин хәзер ими имеп кенә киләм”, – дип, өйләренә йөгерә торган булган. Әтисе сугышта үлеп калган, сугыш вакытында сыер асрый алмаган хатын “бердәнбер улым, иремнең истәлеге – сәламәт булып үссен” дип шулай имезгәндер инде. Армиягә китәсе егетләргә алмашка суски имгән шул малайлар кала бит. Ул елларда солдат хезмәте дә 4-5 ел иде әле.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.02.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»