поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.07.2009 Җәмгыять

ЯЗУЧЫЛАР НИГӘ КИРӘКСЕЗ?

Мин үзем язарга яратам. Кайчакта тик утырганнан башка әллә нинди фәлсәфи уйлар килә. Шул уйлар хикәя, әкият язарга этәрә. Бу сәләтем миңа Ходай тарафыннан бирелгән. Бер көн язмасам, миңа нәрсәдер җитми башлый. Язу ул – саф һава шикелле. Аңа бәйлелекне аңлатып булмый, тик ансыз яшәү дә мөмкин түгел. Әлбәттә, әлеге җөмләләрне укыгач, бу язучылар бигрәк хыялый халык инде дип уйлап куючылар күп була торгандыр. Мин бу сүзләргә каршы чыкмыйм. Чыннан да язучылар хыялый. Аларның күңел дөньялары бик киң, хыял киңлекләре чиксез. Шул чиксезлек аларны хыял дөньясына алып кереп китә. Иҗатчы буларак әйтәм, әсәр яза башлауга син бу тормыштан аерылып торасың. Әсәр эчендәге мәшәкатьләргә чумасың. Бу искиткеч рәхәт халәт. Тик бу яшәеш өчен яраксыз.

Ягъни язучы булып кына бу дөньяга яраклашып булмый. Күп кешеләр язучыларның әсәрләре аша яшәргә өйрәнә, тормышны аңлый башлый. Ә шул ук вакытта әсәр язган язучы дөньяга яраклашмаган кеше булырга мөмкин. Әлбәттә, иҗатта да, тормышта да югары үрләргә ирешкән язучылар да бар, алар күпчелекне тәшкил итә. Тик алар җир тормышына якынаеп тормышларын рәтли башлагач, берәр шәп әсәр яза алдылармы икән? Әллә иң әйбәт әсәрләре тормыш итә башлаганчы язылганмы? Минемчә, әгәр син бу тормыш дип янып яши башлыйсың икән, иҗатыңда сүлпәнлек минуты, сәгате белән сизеләчәк. Тормыш иткән кешенең хыялланырга вакыты да, теләге дә калмый. Акча табу, яңа үрләр яулау аның бар вакытын ала. Алай булмаган очракта язучының гаиләсе дә, җылы өе дә була алмаячак. Иҗатка гына бирелеп яшәгән кеше бу матди дөньяда яраксыз. Ул үз эчендәге тормышка гына бәйле булып кала. Әсәрләр тудыра, кешелек өчен рухи мирас булдыра. Кешелек аның бу мирасын куллана. Ә күңелне үстерерлек әсәр язган кешене уйлаучылар юк диярлек. Кешеләр әсәрләрдән үзләренә кирәкле нәтиҗә ясыйлар да тормышта кулланалар. Ә язучының тормышка яраксыз икәнлегенә тәмам инанып яшәүләрен дәвам итәләр. Кызык каршылык. Күктән иңгән әлеге сәләтен юкка чыгармыйча кешеләргә хезмәт итүче язучылар үз вакытларын, сәламәтлекләрен кызганмыйча әсәр иҗат итәләр. Әсәрләр дә, минемчә, Ходай тарафыннан иңдерелә. Алар кешеләр арасында тарала, димәк, аларның кешеләргә кирәкләре бар. Тик язучылар гына кирәксез булып кала. Бу гасырлар дәвамында шулай булган. Ни кызганыч, бүгенге җәмгыятьтә дә хәл үзгәрешсез. Язучы булып кына яшәп акча эшләп булмый. Ә акча эшли башласаң, язучылыкны онытырга туры киләчәк. Әлбәттә, акыллы кешелек җәмгыяте өчен бу кыргый күренеш. Кешеләр китап укымый, китапның нәрсәгә кирәге бар, диләр. Кызык, алайса кешене хайваннан нәрсә аерып тора соң? Телевидение, театр, интернетмы? Нинди аңсызлык… Боларның барысының да нигезендә китап тора бит. Әгәр китапның кешеләргә кирәге юк дип аны кеше тормышыннан алып ташласак, алда санап үтелгәннәр дә мизгел эчендә юкка чыгачак. Заман кешесе югарырак үрләргә күтәрелеп үсәсе урынга, аска тәгәри. XXI гасырның аңлы кешеләре язучыларның да җәмгыять өчен кирәкле булуларын аңласын һәм үз тормышларында китапка күбрәк урын бирсен иде. Әгәр мондый үзгәреш булмаса китап фәкать язучыларга гына кирәк булып калмагае. Хәер, бүгенге көндә китап язып тамак туйдырып булмый. Димәк, ул чыннан да язучыларга гына кирәк. Әлбәттә, бар халыкның китап укучы биш процентын санамаганда...

 


Айсылу ИМАМИЕВА, КДУ аспиранты
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»