поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.03.2016 Җәмгыять

Бәхет бит ул төрле була

Теләк ирештергәндә без: «Бәхетле булыгыз!» – дибез. Үзебез дә бәхеткә омтылабыз, аның турыңда хыялланабыз. Без еш кына бәхет дип теләкләрнең үтәлүен яки куелган максатка ирешүне атыйбыз. Күп очракта акча, дәрәҗә, байлык, чибәр кызга өйләнүне яки уңышлы кияүгә чыгуны телибез. Тик еш кына, аларга ирешкәч, күңел кайта, моның чын бәхет түгеллеген аңлау килә. Бәхет ул күпмедер дәрәҗәдә тормыш рәвеше, яшәү мәгънәсе.

Кем ничек аңлый бит!
 
Бәхет нәрсә ул? Берәүләр аны яраткан кешең белән бергә яшәүдә күрә. Икенчеләр бәхетне тормышның бар яктан җитеш булуына бәйләп аңлата. Өченчеләр исә бәхетне яраткан эшендә таба... Пессимист исә, уйлап та тормыйча, бәхет юк ул, диячәк.
Әйдәгез, берничә очракны карап үтик.
 
1. Лотереяда оттың – бәхет, күбрәк откан саен, бәхет тә зуррак. Әмма көтелмәгәндә килгән байлык бәхетсезлек тә китерә.
 
2. Бәхет – теләкне канәгатьләндерүдә. Ләкин әлеге теләккә ирешүгә үк күңел кайта, чөнки аның вак нәрсә икәнлеген тоясың. Теләгеңә ирешә алмаганда, максат сине аерым эш-гамәлләр кылуга этәрә һәм тормышыңа мәгънә, ямь өсти.
 
3. Бәхет – мәхәббәттә. Әмма тора-бара мәхәббәттәге бәхетнең партнерыңа бәйле булуын аңлыйсың һәм әлеге бәйлелектән котыласы килә башлый. Киресенчә дә булырга мөмкин: башыңны югалтып, сөю диңгезенә чумасың һәм үзеңне шәхес буларак юкка чыгарасың.
 
4. Туклануга да акчаны авырлык белән тапкан кешегә бәхет муллыкта күренергә мөмкин. Тик муллыкка ирешсә дә, ул анда бәхетне тапмаячак. Сәбәбе бик гади: әлеге теләк бәхет булудан туктый.
 
5. Бер яшьтә бәхет булып күренгән нәрсә, өлкәнәя төшкәч, бәхет була алмый. Төрле яшьтә зәвык та, теләкләр дә төрле була.
 
6. Бер яктан, бәхет канәгатьләнүгә тиңдәш итеп каралса, икенче яктан – һәрбер рәхәт кичереш тә бәхеткә якынайтмый.
 
Кешеләр барыбер бәхеткә омтылачак. Вольтер, юкка гына: «Кешеләр бәхетне исерек үз йортын эзләгән кебек эзлиләр, таба алмыйлар, әмма аның барлыгын беләләр», – димәгән.
 
«Таптым һәм югалттым»
 
Берәүләр бәхетне канәгатьлек алу белән генә бәйли. Әмма бу очракта ул матди җитешлеккә, теләкләрне канәгатьләндерүгә генә кайтып калыр иде. Мул тормышта яшәп, бернинди матди ихтыяҗ кичермәгән кешеләр дә бәхетсез булырга мөмкин. Сәбәбе – чын яратуның, рухи дөньяңны тулыландыручы, җаныңны тигез-тотрыклы халәттә тотарга ярдәм итүче кешенең яныңда булмавы. Сүз беренче мәхәббәт, тәүге ихлас хисләр турында гына бармый. Тормыш сынаулары аша узмаса, андый хисләрнең дә сүнеп-сүрелеп калуы мөмкин. Сүз үз-үзеңне аңларга, эчке дөньяң, рухи халәтең белән ярашып, тәңгәл булып яшәргә, җан һәм тән тигезлеген сакларга ярдәм иткән зат хакында. Кеше аны гомер буе эзләп тә таба алмаска, инде тапкан очракта да югалтырга мөмкин.
Аны эзләгәндә әле син нәрсәгәдер омтыласың, рухи үсеш кичерәсең, ә менә югалтканда... яшәвеңнең асыл мәгънәсен җуясың. Дөрес, бу очракта да әле балаларың, якыннарың хакына яшәргә, кешеләргә яхшылык эшләүдән рухи канәгатьләнү алырга мөмкиндер. Ә инде җан бәргәләнүенә, рухи газапларга ничек түзәргә?
 
Моның сәбәбен аңлау өчен, үзеңнең рухи асы­лыңа, рухи башлангычыңа әйләнеп кайтырга кирәктер. Сезне элек уртак омтылышлар, үзең өчен түгел, ә бер-берең хакына яшәү тойгысы берләштерә иде бит. Яшәү мәгънәсен син нәкъ менә шунда таба идең. Шуңа күрә бер-береңне аңлауга бернинди матди кыенлыклар да комачаулык тудырмады, ә киресенчә, тормыш авырлыкларын җиңәргә омтылу сезне берләштерде. Сез бер-берегезне аңлап, бер җан, бер тән булып яшәдегез. Инде матди теләкләргә ирешкәч, торгынлык халәте килде. Берләштерүче рухи максатлар куйганда, бер-берегезгә ихтыяҗны гомер буена сузарга мөмкин иде дә бит, әмма хисләрне ул югарылыкка күтәрә алмадыгыз...
 
Халык фикере
 
Иҗтимагый фикер алы­шыну да бәхет төшенчәсен аңлауга кискен үзгәрешләр кертә икән. Моны тулырак күзаллау өчен, ике сораштыру нәтиҗәләрен карап үтик. 1977 елда Кишинев университеты социологлары үткәргән сораштыруда «Бәхет өчен нәрсә кирәк?» дигән сорауга мондый җаваплар алынган: тугрылыклы дуслар (79 процент), кызыклы, яраткан эш (73), мәхәббәт (64), халык бәхете хакына яшәү (61), балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләү (42), яхшы гаилә кору (26), югары белем (16), башка илләргә сәяхәт (15), борчуларсыз яшәү (15), илебезнең берәр яңа төзелешендә катнашу (8), матди җитешлек (7), яхшы торак шартлары (6), күңелле, ваемсыз ял (3), үз автомобилең булу (1).
 
Ә менә бүгенге чор кешеләре өчен беренче урында – матди җитешлек, икенче урында – кызыклы, яраткан эш, өченче урында мәхәббәт тора икән. Халык бәхете хакына яшәү һәм балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләү кебек төшенчәләр бөтенләй юкка чыккан. Уйланырга һәм гыйбрәт алыр­га нигез бар.
 
Ә шулай да...
 
«Ә шулай да бәхет нәрсә соң ул?» – дип сорар укучы. Бәхет ул – кешенең үз-үзе һәм әйләнә-тирә дөнья белән тулысынча килешеп яшәгәндәге ҖАН  ХАЛӘТЕ.

Фирдәвес ЗАРИФ
Шәһри Казан
№ --- | 01.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»