|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2016 Шоу-бизнес
"Икегез дә "миниатюрный" икән, телевизордан башкача күренәсез" дигәннәр Фәридә-АлсугаБу көннәрдә "Фәридә-Алсу" дуэты Эстояниянең төньяк-көнчыгышында урнашкан Кохтла-Ярве шәһәреннән кайтып төште. Кызлар анда эш буенча барганмы, әллә ял итәргәме? Бу хакта үзләреннән сораштык. - Эстониядәге татар иҗтимагый оешмасының 20 еллык юбилеенда чыгыш ясадык. Татарстаннан безнең белән җырчы Фердинанд Фәтхи һәм баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин да барды. Бөтен Балтыйк буеннан татарлар җыелды. Безне бик җылы каршы алдылар, бәйрәм күңелле узды. Күбесе җырларыбызны яттан белә, кушылып җырлап утырды. Монда Интернет һәм телевидениенең да өлеше зурдыр. Кайберләре: "Чәчләрегез, чыннан да, үзегезнекеме?" дип чәчләрне тотып шаккаты. Икенчеләре: "Икегез дә "миниатюрный" икән, телевизордан башкача күренә", диде, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Фәридә.
Кызлар Эстониядә барлыгы 4 көн булган. Юбилей кичәсендә чыгыш ясаудан тыш, алар шәһәр буенча экскурсиядә йөргән. "Читтә яшәүче татарларның бердәм булуы ошады. Алар бер-берсе өчен үлеп тора. Бик тату, матур яшиләр", – ди Фәридә. Эстониядән кайтышлый, "Фәридә-Алсу" дуэты Мәскәүгә "Болгар радиосы" III милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына барган. Исегездә булса, кызларга "Парлы чыршылар" җыры уңыш китерде.
Быел "Фәридә-Алсу" дуэтының иҗатына да 20 ел тула. Хәзерге вакытта кызлар юбилей кичәсенә әзерлек эшләре алып бара. "Күп кебек тоелса да, 20 ел сизелмичә дә узып китте. Ул чакта: "Дуэтыгыз 5 елдан да артык иҗат тә алмас", дип әйтүчеләр булды. Ләкин без бүгенге көндә дә гөрләп эшлибез. Шул ук вакытта гаиләләребез дә, Аллага шөкер, тулы. Алсу белән улларыбыз бер елгы: 10 һәм 15 яшь. Ә кызым Әлфиянең тууын күпләр белми дә калды. Алсу белән тормышка карашлар бертөрле булу да дуслыкны тагын да ныклап сакларга ярдәм итәдер. Без хәтта сәхнәдәге хәрәкәтләрне дә репетициясез бертөрле башкарабыз", – ди Фәридә.
"Фәридә-Алсу" дуэтының 20 еллык юбилей кичәсе 5 октябрьгә билгеләнгән.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|