|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2016 Хәйрия
Хәйрияче Әсгат Галимҗановка заманында рэкетирлар бәйләнгән булганАның турында иң беренче язма “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасында үткән гасырның җитмешенче еллары азагында дөнья күрде. Аннары башка газета-журналлар, Россия матбугаты да игътибар итте. Сер түгел, язмаларга карата фикерләр шактый каршылыклы иде: Әсгат абыйның гамәлләрен баштагы чорда аңлаучыларга караганда аңламаучылар күбрәк булды. “Авырудыр ул”, “Ятимнәр Галимҗанов кайгыртуына калмаган”, – дип әйтүчеләр дә булды. Ул исә, үҗәтләнә-үҗәтләнә, игелекле эшен дәвам иттерде һәм шуның белән үзенең аны өнәмәүчеләргә караганда күпкә акыллырак, күпкә мәрхәмәтлерәк икәнлеген исбатлап килде. Дөньяда ул бердәнбер: тарих башка андый кешене белми.
Казанның Колхоз базары янәшәсендәге ярым җимерек йортка килеп урнашып, Киров урамындагы (хәзерге Мәскәү урамы) кибеттә йөк ташучы булып эшли башлау аңа киләчәккә мөмкинлек ача. Җигүле атның һәм аның хуҗасының – киң җилкәле, таза гәүдәле ир-егетнең базарда сәүдә итүчеләргә дә гел кирәге чыгып тора. Ул карусыз, бер эштән дә чирканмый. Йөкченең исә базардагы өем-өем калдык-постык ризыкка эче поша. Әрәм ризыкны арбасына төяп, якындагы авылларга илткән вакытлары да була һәм озакламый үзе дә, гараж корам дигән сылтау белән, ишегалдына әллә ни зур булмаган (ул да базардагы ташландык төзелеш материалларыннан) корылма салып куя һәм шунда дуңгызлар симертә башлый. Ишегалдындагылар аның хәйләсен бик тиз фаш итәләр, әмма әлеге дә баягы “авыру кеше” белән низагка кермәскә булалар, эшләп тапкан акчаның ятимнәр йортларына күчеп баруын ишеткәч-белгәч, ихтирамнары гына арта. Йөкче Әсгат төннәрен базарда сатуга китерелгән нигъмәтләрне дә саклый. Тора-бара шәһәр хакимиятенә терлек симертү өчен зуррак мәйдан бирүләрен сорап үтенеч яза. Үтенече канәгатьләндерелә. “Участоктан шәһәр читенә 40 “КамАЗ” чүп илттем”, – дип сөйләгәне хәтердә, әмма ул аны зарланып әйтмәде, җирле булуына шат иде.
Кишәрлекне һәм карап торышка ук инде бик нык тузган ике катлы баракны аңа арендага бирәләр. Хуҗалык биналары абзар итеп көйләнә, баракта ерактан килгән җимеш сатучылар да көн күрә, ишегалдында зур-зур машиналарга да урын җитәрлек. Аңа терлек симертүдә улы Радик, кызы Ләлә, туганы Тәлгат булыша. Акчаның ятимнәргә күчерелүен хуплыйлар. Алай-болай канәгатьсезлек сизелсә, хуҗа кеше бармакларын бөгә-бөгә санарга керешә: “Ашарга ипиегез, сөтегез бармы – бар, кияргә киемегез бармы – бар, йокларга урыныгыз бармы – бар. Яшәү өчен тагын ни кирәк? Әнә тегендә җир тетрәгән, монда су баскан, самолет егылып төшкән, безгә шөкер итеп яшәргә дә яшәргә генә”. Бу аның гел дә сөйли торган сүзләре һәм үзенең яшәү рәвеше дә. Ничек аңларга һәм ничек бәяләргә аның мондый гамәлен? Илдә-көндә күрелмәгән яшәү рәвеше түгелме соң бу?
Матур гына яшәп яткан көннәрнең берсендә әзмәвердәй егетләр килеп: “Абзый, безгә дә өлеш чыгарырга тиешсең, – дип шарт куялар. – Шулай иткәндә генә алдагы көнең матур булыр. Югыйсә...” Абзый хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә һәм яклау таба. Ярты ел дәвамында милиция көн-төн уяулык күрсәтә. Бәхеткә, күңелсезлек булмый. Күрәсең “шәп егетләр” дә акчаның бары тик тир түгеп эшләп алынганлыгын аңлыйлар.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев аны: “Ул – Изге җан”, – дип бәяләде. Килешәсездер, бик төгәл һәм мәгънәле әйтелгән. Ул – үзебезнең Татарстанда туган, үскән, хезмәт иткән үзебезнең Изге җан.
“Ватаным Татарстан” газетасы Әсгат абыйның туган көне уңаеннан ел да котлау бастыра иде. Бу инде газета укучыларыбызга бөек милләттәшебезнең исән-сау гомер итүен исләренә төшерү, аңа игътибар юнәлтү ниятеннән дә булды. Нихәл итмәк кирәк, аның бакыйлыкка күчүенә дә ике ай. Бүген аңа 80 яшь тулган булыр иде. Бернинди чагыштыруларга да тиңе булмаган гамәлләр кылып, игелек кылуның беркайчан да соң түгеллеген исбатлап китеп барды ул. Аның үзен дә олыларга һич соң түгел: “Ватаным Татарстан” газетасы киләчәктә игелек иясе Әсгат Галимҗанов турында истәлекләр бастыруны күздә тота. Аны якыннан белгәннәр дә, белмәгәннәр дә кулларына каләм алсын иде. Аның кылган гамәлләре, яшәеше дөрес булганмы? Моңа кадәр “Бөек альтруист”, “Легендар Әсгат Галимҗанов” дип исемләнгән буклет-китаплар нәшер ителгән иде, хәзер менә шуларны баетып, тулыландырып кабаттан нәшер итү мөмкинлеге дә табылыр дип уйланыла. Менә шундый игелекле эшкә бергәләп алыну кирәк.
Бүген “ТНВ”дан аның тормышына мөнәсәбәтле тапшыру да булачак. Аны карау да уйланырга этәрер, дигән фикердә без.
Габделбәр РИЗВАНОВ |
Иң күп укылган
|